Логотип
Белмәсәң бел

Теләсә кайсы өйдән бер кызганусыз чыгарып ташлардай 10 әйбер

Замандашыбыз Рания фикерләре белән танышыгыз әле. Бәлки, сез дә килешерсез

0. Гафу, ләкин телевизор
Ни өчен нольме? Минем аны беркайчан да чыгарып ташлаганым юк. Чөнки сатып алганым да булмады. Әти-әнидән башка үзем генә яши башлаганнан бирле зомби-тартманың кирәге чыкмады. Хәзер берәрсендә телевизордагы мәгънәсез ток-шоуларга күзем төшә дә, ярый әле миндә юк, дип сөенәм. 

1. Ябыккач кияргә җыенган киемнәр
Сез ябыкканчы яңа модалар чыгачак инде! Бу – бердән. Икенчедән, 10 килога ябыгып, сез эйфория кичерәчәксез. Кичекмәстән шопинг ясыйсыгыз килә башлый.

2. Магнитиклар
Визуаль тавыш чыганагы. Аерым бер кухнядагы колхоз филиалы. Ташлау мәҗбүри түгел. Мин аларны пакетта саклыйм, кайчак шуларга карап күңелле сәяхәтләр искә төшә.

3. Тезе чыккан триколар, ертык футболкалар

Киңәш: көн саен кияр өчен өйдә матур киемегез булсын. Тәнгә уңайлы халат, кыш өчен җылы тукымадан, җәйгә ефәктән пижама алыгыз. Айга берәр кием алсагыз да, гардеробыгыз уңайлы, кирәкле киемнәргә баер.

4. Таплы тузган сөлгеләр
Ник кирәк алар? «Пыяла» мунча сөлгеләре корытмый да, тәнне генә кыра, җитмәсә! Тизрәк котылу ягын карагыз.

5. 2-3 еллык чеклар
Товарларны барыбер гарантия буенча алыштырып булмый – срогы чыккан. Уралып йөргән төрле инструкцияләрне дә юк итегез – интернетта бөтен мәгълүмат бар.

6. Бүләк итүчесен үпкәләтмәс өчен генә ташланмаган котсыз сувенирлар
Аларны кулга тотып рәхәтлек аламмы соң?! Мине шатландырамы алар?! Шуларны чыгарып ташласаң, өй иркенәеп кала.  

7. Капкачсыз контейнерлар, парсыз оекбашлар һәм хәтта комплекты булмаган урын-җир әйберләре
Өйгә кергәнче, теләсә кайсы әйбер кастинг узсын:

а) бу матурмы?
б) мине сөендерәме, рәхәтлек бирәме?
в) үз функцияләрен үтиме?
г) ташларга уңайсыз булганы өчен генә өйдә тотаммы?

8. Китаплар
Бер кат укып, инде башка беркайчан укылмый торган китаплар тузан җыеп кына торачак. Китапны китап булганы өчен генә хөрмәт итү дөресме соң? Әби-бабайлардан калган иске китапларга табыну кирәкми. Өйдә яраткан романнарны, гаилә өчен кадерле булган китапларны, эш өчен кирәкле китапларны гына сакларга була. Калганнарын бүләк итегез, сатып җибәрегез, һичьюгы макулатурага тапшырыгыз.

9. Иске ноутбук һәм смартфоннар
Әбиегезгә бүләк итегез яки запчастька сатыгыз. Ташлый гына күрмәгез: йөзләгән кеше шул иске техниканы хәзер үк акчага да алырга әзер.

10. Яратмаган савыт-саба
Иртәне яраткан чынаяктан чәй эчеп башлау бик мөһим. Ләкин ул көн буена җитәрлек кәеф бирергә тиеш! Хыялда йөрткән чынаякка акча жәлләмәгез!

Фото: Изображение от prostooleh на Freepik">Изображение от prostooleh на Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар