Логотип
Белмәсәң бел

Өйгә кунаклар килер алдыннан менә нәрсәләрне ераккарак алып куярга кирәк

Кунаклар күзенә өегездәге нәрсәләр чалынмаса хәерлерәк булыр?

Кунаклар килер алдыннан өйне бер кат җыештырып, тәртипкә салып чыгу – гадәти күренеш бит инде ул. Өйдә тәртип булса, үзегезгә дә күңелле, килгән кешегә дә. 
Әмма өйне җыештырганда без кайбер нәрсәләргә игътибар итмәскә мөмкин. Чөнки өйдәге күп әйберләр безгә аларны кулланырга ничек җайлы, шул урында – кул астында, күз уңында гына яталар. Өстәл өстендә, бөтен кеше күзе төшәрлек урында гына торган кайбер документлар, шәхси әйберләр кунакларга  хуҗалар турында кирәгеннән артыгын да сөйләргә мөмкин. Бу кирәкме сезгә? Мөгаен, юктыр.  
Шулай булгач, әйдәгез, кунаклар күзенә нәрсәләр чалынмаса дөресрәк буласын тагын бер кат искә төшерик әле. 
 
Ванна бүлмәсендәге шәхси гигиена әйберләре
Кунаклар килер алдыннан ашыгып кына өйне тәртипкә салганда ванна бүлмәсендәге көн саен куллана  торган шәхси гигиена әйберләрен һәм аксессуарларны ераккарак алып куярга онытмагыз. Раковинаны, ваннаны сөртеп алганнан соң, чыгып киткәнче, туктап, тагын бер кат күз салыгыз әле: маникюр наборы, тараклар, кырыну станогы күренә торган урында тормыймы? Әгәр шулай икән, аларны шкаф эченә тыксагыз дөресрәк булыр.  

Сөлгеләр
Кунакларга эшне җиңеләйтегез: «Сөлгеләрнең кайсысына сөртенсәм була?» – дигән сорау бирергә урын калмассын. Алар килер алдыннан, ванна бүлмәсендәге үзегез куллана торган сөлгеләрнең барысын да җыеп алыгыз – алар өчен дип яңаны, чистаны куегыз. Бик якын кешеләрегез килсә дә, шәхси гигиена кагыйдәләре дигән әйбер дә бар бит әле. Кухнядагы сөлгеләрне дә алыштырырга онытмагыз: бәлки кунакларның берәрсе иртәрәк килер дә сезгә булыша башлар  – ул очракта сөлгегә һичшиксез тотыначак. 

Мөһим документлар
Ниндидер документлар, договорлар һәм исәп-хисап счетлары кеше күрерлек урында ятмасын. Үзегезгә кунакка килергә тиешле кешеләргә ышанмаганга түгел. Беренчедән, өйдә кеше күп булганда, ыгы-зыгыда алар югалырга – каядыр керергә мөмкиннәр (Ашыгып алып куярсыз да, аннары кая куйганны онытырсыз.) Гомумән, аларның барысын бер папкага тутырып, шкафның яки өстәлнең билгеле бер тартмасына куярга өйрәнегез. («Еракка алып куйсаң, якыннан табарсың» диләрме әле?) Икенчедән, ул документлар кул астында гына ятсалар, килгән кунаклар, теләсәләр-теләмәсәләр дә, сезнең хактагы артык мәгълүматны белерләр. Бу исә аларга да, сезгә дә кирәкми. 

Бер-берегезгә язган теләкләр, запискалар
Без хәзер барыбыз да ашыгып яшибез, кайчак өйдәге гаилә әгъзалары белән дә  тәүлекләр буе очрашмыйбыз: беребез юлдан кайта, икенчебез чыгып китә... Әмма элеккечә, әйтәсе сүзне, кәгазьгә язып, суыткычка ябыштыру гадәте дә саклана: кибеттән шуны алырга онытма, суыткычтан итне чыгарып куй... Кемдер ул кыска хатларның ахырына «үбәм», «сагындым» кебек сүзләр дә өсти... Якын кешеләр өчен кадерле юллар... Бер карасаң, вак-төяк инде, әмма очраклы рәвештә булса да аларны чит күзләр күрмәве хәерлерәк. 

Ишек янындагы кирәкмәгән әйберләр
Прихожаяда, көзге янындагы кечкенә тумбочка өстенә иртәгә чыгып киткәндә онытмаска дигән әйберләрне кичтән үк шунда кую яки инде ишектән чыгып китеп барганда сумкада артык тоелган әйберләрне шул тумбочка өстенә алып кую гадәте күпләрдә бардыр. Күп әйбер дә булмый инде анда, әмма ят кеше күзе белән карасаң, аларның берсе дә анда ятарга тиеш түгел. Урыннары бу түгел. Әйе, килгән кунак моңа шундук игътибар итәчәк. 

Дарулар
Витаминнар,  таблеткалар, башка төрле ниндидер дарулар күп вакыт кухняда – кул астында гына торалар. Өстәлгә без аларны махсус куябыз – күз алдында булгач эчәргә онытылмый бит. Әмма кунаклар килер алдыннан аларны шкаф эченә алып куйсак дөресрәк булыр: сәламәтлегегезне саклау өчен сезнең көн саен нинди дарулар кабул итүегезне бөтен кеше белеп тормаса да ярар. 

Кыйммәтле техника 
Әгәр кунаклар бер-ике генә түгел, ә берничә икән, кыйммәтле техникагыз иң күренеп торган урында ятмасын. Бигрәк тә кунаклар балалар белән килгән очракта. Ялгыш кагылып, идәнгә төшереп  җибәрүләре бар. Бала-чаганың уенчык дип кенә аңлавы да мөмкин. Бәласеннән баш-аяк, диләр – үзегезне дә, нервларыгызны да, техникагызны да мондый күңелсез хәлләрдән саклагыз. 

Бизәнү әйберләре
Бизәнү әйбреләре булмаган хатын-кыз юк инде ул. Бу аксессуарларны саклау (бигрәк тә алар күп булган очракта) – аерым сәнгать. Әгәр алар сезнең йокы бүлмәсендә дә, прихожаяда бик матур итеп тезеп куелса да, кунаклар килер алдыннан барысын да җыеп, аерым бер шкатулкага тутырыгыз: бу очракта алар берничек тә югалмаячаклар. Беркемнең игътибарын да җәлеп итмәячәкләр: кемдер аларны киеп карарга теләсә,  бу сезгә бик ошап бетмәс бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар