Дөньяда шундый сәер урыннар бар ки, аларның нигә шулай икәнен хәтта галимнәр дә аңлата алмый. Алар турында төрле легендалар, имеш-мимешләр йөри.Һәм шуның белән туристларны җәлеп итә дә.
Дөньяда шундый сәер урыннар бар ки, аларның нигә шулай икәнен хәтта галимнәр дә аңлата алмый. Алар турында төрле легендалар, имеш-мимешләр йөри.Һәм шуның белән туристларны җәлеп итә дә.
КАЛАЧИ, КАЗАКЪСТАН
Бу зур булмаган авыл бер сәгать эчендә... кинәт йоклап китә!Кешеләр, ничә яшьтә, кайсы җенестән булуга карамастан, йокы басудан, күп әйберне онытудан, хәтер югалудан, галлюцинацияләрдән интегә. Йокыга талалар һәм тоташ 5 тәүлек буе уянмыйча йоклыйлар. Бу хәл 2013 елда башлана. Сәбәбен беркем аңлата алмый. Башта радиациягә бәйләп карыйлар, чөнки ерак та түгел уран ятмалары бар икән. Әмма кан анализы шикләнерлек әйбер күрсәтми. Һавада угар газ күләме югары булганнан радон бүленеп чыга дигән фикерләр дә яңгырый.
ТАОС, АКШ
Әлеге кечерәк шәһәрдә яшәүчеләр чүлдән килеп ишетелгән түбән ешлыктагы шау-шудан зарлана. Галимнәр барып тикшергәннән соң да тавышның каян чыгуы ачыкланмый. Ерак түгел урнашкан оборона министрлыгы ЛЭП, генераторлардан түгел микән дигән фаразларны да ишетергә була. Тик шунысы: бу тавышларны җирле халык кына ишетә икән, ә килгән кешеләр бик сирәк тоя, ди. Монда яшәүчеләр ни өчендер түбән ешлыктагы тавышларга һәм җир эчендәге тибрәлешләргә аеруча сизгер дигән гипотеза яши.
НАМИБИЯ, АФРИКА
Урыны-урыны белән җир өслегендә хасил булган түгәрәкләр каян килеп чыкканын беркем аңлата алмый. Алар төрле диаметрда булып, гадәттә, кинәт барлыкка килә һәм шулай ук кинәт юкка да чыга. Озак вакыт шул урында калырга да мөмкин әле. Түгәрәкләр 75 елга кадәр торган чаклар да күзәтелгән. Ни гаҗәп, ул урында үлән дә үсми ди хәтта. Гәрчә тирә-як ямь-яшел үсемлекләр белән капланса да. Бу феноменны әле беркемнең аңлата алганы юк.
КАЙНАП ТОРГАН ЕЛГА, АМАЗОНИЯ, ПЕРУ
Шанай-тимпишканың су температурасы 90 градус кайнарлыкта! Аңа килеп эләккән хайваннар пешеп чыга! Елганың буеннан-буена шундый температура булу сәбәбен ачыкларга тырышып, галимнәр баш вата. Елганың башланган урыны салкын ди югыйсә. Суны магма белән җылынучы кайнар җир асты чишмәләре туендыра дигән фикерләр бар. Ә җирле индеецлар сәбәбен тикшереп тормый: суны рәхәтләнеп көнкүрештә кулланалар, эчәргә тоталар, шаманнар елганы көч бирә торган изге урынга саный, ритуалларын шунда үткәрә.
ХЕССДАЛЕНА УТЛАРЫ, НОРВЕГИЯ
Үзән өстеннән утлары яктырып күренгән объектларны дистә еллар күзәтәләр инде. Башта НЛО дип уйлыйлар, әмма галимнәр күзәтүеннән соң аның куерып урнашкан энергетик төерләр икәне ачыклана. Хессдаленада килеп чыгуы исә әлеге үзәнлекнең табигате белән аңлатыла: туфрак составында металлар булу аркасында ул табигый батареяга охшаган, ә югары кислоталы су аның ул үзлекләрен көчәйтә генә. Үзәндә электромагнит кыры тәэсирендә шундый плазмалы төер барлыкка килә. Плазмоид бөтен тереклекне юк итә, шуңа күрә бернинди тормыш булмагантаплар барлыкка килә.
КАТАТУМБО ЯШЕННӘРЕ, ВЕНЕСУЭЛЛА
Кататумбо елгасы Маракайбо күле белән кушылган урында сәер күренешләр күзәтелә: елда 260 көн, тәүлегенә 10 сәгать буе күктә 100 дән 1000 гә кадәр яшен камчылары берьюлы ялтырый. Бәхеткә, алар җиргә килеп җитми, атмосферада эреп югала. Галмнәр аптырашта. Йә җылы һәм салкын һава агымы бәрелешә, йә сазлыклы урыннардан һавага күтәрелгән метан гаепле.
МОВИЛЕ МӘГАРӘСЕ, РУМЫНИЯ
Бу урынның үзенчәлеге шунда: 5 миллион ел элек барлыкка килеп, ул тышкы дөнья өчен 500 мең ел инде ябык.Андагы атмосфера һәм микроклимат бөтенләй җирдәге кебек түгел: һавадагы кислород – 10 %, углекислый газ – 3 %, метан –
2 %. Мәгарә эчендә сероводород та бар. Галимнәр анда 33 яңа төр тере җан ияләре тапкан. Андыйлар планетаның бер җирендә дә юк.
ИБЛИС ЧӘЙНЕГЕ ШАРЛАВЫГЫ, АКШ
Шарлавык ике агымга бүленеп, икенчесе... юкка чыга. Ул кыяга агып керә, ләкин кире агып чыкмый. Су кая киткәнен белер өчен төрле предметлар ыргытып карыйлар – файдасыз: әйберләр югала бара. Фаразлауларына караганда, монда ниндидер кара тишек бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк