Календарьдагы соңгы көннең соңгы сәгатьләре якынлашканда күңелләр ниндидер бер могҗиза көтә. Никтер нәкъ менә шушы көннең актык минутларында теләгән теләкләр, өмет-хыяллар чынга ашар сыман.
Киләсе ел бәхет-шатлык, уңышлар алып килсен өчен төрле юрамыш-сынамышлар бар.
Акча артсын өчен
Ишек төбендәге палас астына бер сумлык, ике, биш һәм ун сумлык вак акчалар салыгыз.
Шундый ук вак акчаларны бәйрәм табыны корылган эскәтер астына да салырга кирәк. Әгәр болай эшләсәң, киләсе елда керемең күп була, имеш.
2025 ел – Яшел елан елы. Өегездәге барлык гөлләрне коендырып, тәртипкә китереп, күренеп тора торган җирләргә тезегез. Имеш, шулай эшләсәгез, Яшел еланның күңеле булачак һәм ул сезгә уңыш бүләк итәчәк.
Өегездәге һәркемнең кесәсенә кыштырдап торган кәгазь акчалар салып чыгыгыз. Акчалар яңа булырга һәм кыштырдап торырга тиеш.
Мәхәббәт юрамышлары
Кияүгә чыкмаган яшь кыз Яңа ел таңында урамга чыга һәм яшь егетне очрата икән, димәк, быел туйга әзерләнәсе.
Яңа ел каршылаганда өстәл астына ипи валчыгы чәчелсә, бу йортта тиздән туй булачак.
Яңа елны юлда каршы алырга туры килсә, киләчәктә романтик очрашу көтелә.
Яңа елда җиде балага бүләк бирсәң, шул елны мәхәббәтеңне очратасың.
Яңа ел каршыларга барганда каршыңа эт очраса – мәхәббәткә.
Гаилә ишәйсен өчен
Яңа елны каршы алганда кунак итеп авырлы ханымны чакырыгыз. Авырлы ханым утырган урындыкка шунда ук башка бер ханым утырса, тиздән ул да авырга узачак.
Яңа ел алдыннан балалар өчен имезлек, шешә һәм биләүсәләр сатып алсагыз, шул ук елны аларның кирәге чыгачак.
Уңыш юрамышлары
Чыршыга яки өйнең түренә алтын төсендәге кечкенә ачкыч элеп куегыз. Ачкыч – яңа мөкинлекләр һәм уңыш символы.
Елан табигый ташлар ярата, нефрит, зөбәрҗәт, яшма яки малахиттан ясалган бизәнү әйберләре тагып йөрсәгез, елыгыз уңышлы булыр.
Яңа елны каршы алганда өегезне яшел, көрән, сары, көмеш, кызыл һәм кызыл-сары төсле уенчыклар, мишуралар белән бизәгез.
Сәгать курантлары төнге 12 не сукканда тәрәзәне киң итеп ачып, «Уңыш, монда кер! Байлык, монда кер! Саулык, монда кер! Бәхет, монда кер! Мәхәббәт, монда кер!» – дип кычкырырга кирәк.
Ишеккә тышкы яктан гирляндалар яки лампочкалар элегез. Ут янып торган йортка явыз көчләр якын килергә курка, ә яхшы көчләр, киресенчә, ут яктысына киләчәк.
Һава торышын белер өчен сынамышлар
Күктәге йолдызлар чекерәеп торса, көн суыта.
Ай болытлар артына керсә, җылы булачак.
Песи, борынын качырып, бөгәрләнеп йокласа – салкынга.
Әгәр песи аркасына ятып, корсагын күрсәтеп йокласа – көн җылыта.
Әтәч-тавыклар, казлар бер генә аякта басып торса – шулай ук салкынга.
Кар аз булган елны җәй яңгырлы була.
Яңа ел төнендә нәрсә эшләргә ярамый
Чүп чыгарып түкмиләр. Югыйсә уңышны качырасыз.
Савыт-саба ватмыйлар. Әгәр ялгышлык белән ватылса, пыяла ватыклары өстенә тастымал капларга һәм икенче көнне генә себереп түгәргә кирәк.
Ә менә бәйрәм төнендә тоз чәчелсә – уңышка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк