Бәйләнгән әйберләр, гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй үзенең матурлыгы, уңайлылыгы өстенә, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да.
Бәйләнгән әйберләр, гадәттә, модадан чыкмыйлар, киресенчә, алар безнең көндәлек тормышыбызда елдан-ел күбрәк урын ала бара. Җылы, йомшак свитер, күлмәк, итәк, башлык, бияләй үзенең матурлыгы, уңайлылыгы өстенә, бәйләүчегә эстетик ләззәт бирүе белән дә куандыра, чөнки бәйләү кеше өчен ял итүнең бик файдалы бер ысулы да. Безнең әни-әбиләребез кышкы озын кичләрдә аулак өйгә җыелышып бәйләм бәйләгәннәр. Шунда берсеннән-берсе матуррак, катлаулырак бизәкләр уйлап тапканнар. Осталыкларын шунда ук бөтерелеп йөргән яшь-җилкенчәк белән теләп уртаклашканнар. Аулак өйләр үзенә күрә кул эше — тегү, чигү, бәйләү мәктәбе булып торган. Аулак өйләр заманы үтте хәзер. Әмма үзең теләгән үрнәкләр буенча бәйләнгән киемне һәркайсыбызның киясе килә. Шуңа күрә без күп санлы укучыларыбызның үтенечен искә алып, журнал аша бәйләргә өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итәргә булдык. Әйдәгез, рәхим итеп, эшкә тотыныйк.
НИЧЕК БАШЛАРГА?
Иң элек күзләр җыярга һәм кайбер төп атамаларны аера белергә өйрәнербез. Инәне күзгә кертү, өстәмә күз алу, күз җыю, бәйләп һәм бәйләми күз алуны төшенгәч сезнең белән кофта, пуловер, күлмәк, костюм, башлык, шарф һәм башка әйберләрне бәйләп карарбыз.
ЭЛМӘК
Элмәк бәйләмнең төп элементы санала. Ул ике инә ярдәмендә ясала. Бәйләмдә күз җыю бик әһәмиятле урын алып тора. Чөнки ул бәйләмнең беренче рәтен тәшкил итә. Ә бәйләү — күзләрне бергә тоташтырып бәйләү, бер күздән берничә күз алу яисә күзне бәйләми генә икенче инәгә күчерү дигән сүз.
КҮЗ ЖЫЮ
Моның берничэ'ысулы бар. Без берсенә генә тукталып ки- тербез. Үзегезгә кирәк күзләр санына җитәрлек итеп йомгактан җеп сүтегез. 100 күзгә, мәсәлән, уртача калынлыктагы 75 см озынлыктагы җеп кирәк. Әгәр башлам ныграк булсын дисәгез, җепне ике катлап та алырга мөмкин. Җепне сул кулның чәнчә һәм исемсез бармаклары арасына кыстырыгыз.. Аннары атсыз һәм урта бармаклар турысына куеп имән бармак артына чыгарыгыз, баш бармакка чорнагыз да имән һәм урта бармак арасыннан кул аркасына таба җибәрегез. Элмәк шулай ясала. Хәзер элмәккә астан ике инәне дә кертегез (1 нче рәсем). Уң кулыгыздагы инәне имән бармакка чорналган җеп өстенә куеп, шул бармак янындагы элмәккә уч төбенә таба өстән тыгып, җепне эләктерегез, аннары баш бармак янында барлыкка килгән элмәк аша тартып чыгарыгыз (2 нче рәсем).
Хәзер баш бармактагы элмәкне ычкындырыгыз, ә инәдә- гесен бераз тартыгыз. Шулай итеп, беренче күз барлыкка килде, инде сез шул ук юл белән күп итеп башка күзләр дә бәйли аласыз (3, 4, 5, 6, 7 нче рәсемнәр).
УҢ КҮЗ
Беренче рәт бәйләнде, дип исәплик. Хәзер бәйләмнең төп өлешенә күчик. Бәйләгәндә иң еш кулланылганы — күзне уңнан чалып алу (8 нче рәсем).
Хәзер күзләр җыелган инәне сул кулыгызның урта һәм баш бармагы белән тотыгыз. Ә җепне имән бармак аша тыштан эчкә таба үткәрегез.
Уң кулыгыздагы инәне алгы яктан сул инәдәге элмәккә кертеп, имән бармактагы җепне эләктерегез дә, уңга таба тартыгыз һәм бәйләнгән
күзне сул инәдән ычкындырыгыз. Башка күзләрне дә шулай бәйләп чыгыгыз.
Сул инәдәге бөтен күзләрне дә бәйләп уң инәгә күчереп бетергәч, инәләрне алыштырып, бәйләмнең сул ягын да шулай ук бәйләгез. «Шәл бәйләме» — уңнан чалып бәйләү — һәр ике яктан да бер төсле башкарыла.
РӘТНЕ БЕТЕРҮ
Әгәр рәт кырыйлары матур булсын дисәгез, ахыргы күзне икенче инәгә бәйләми генә алыгыз. Киләсе рәттә ул беренче итеп уңнан чалып алына һәм кырый күз дип атала.
ОЕК БӘЙЛӘМЕ
Иң матур һәм иң еш кулланыла торган бәйләм (9 нчы рәсем). Шәл бәйләме белән бергә ул бәйләүнең нигезен тәшкил итә, ике рәттән тора.
нче рәт: барлык күзләрне дә уңнан чалып кына бәйләгез. Бәйләмле инәне сул кулыгызда тотыгыз. Уң кулдагы инәне сул күзгә кертеп, җепне эләктереп алыгыз да уң инәгә күчерегез.
нче рәт: ул сулдан чалып бәйләнә. Башта кырый күзне уңнан чалып алыгыз, аннары уң инәне сул кулның баш һәм имән бармак арасында тотып, шуның белән имән бармакка уралган җепне чалып уңга таба тартыгыз. Сул инәдәге күзне ычкындырыгыз.
КҮЗЛӘРНЕ БЕТЕРҮ, КИМЕТҮ ҺӘМ ӨСТӘҮ
Соңгы, рәтне бәйләмне дәвам итәргә җыенгандагы кебек итеп тәмамлагыз. Башта беренче, аннары икенче күзне бәйләгез, икесен дә уң инәгә күчергәч, сул инә белән бер күзне икенчесе аша чыгарыгыз да, бераз тартыгыз. Рәт тәмамланганчы шулай бәйләп барыгыз, соңгы күзәнәк аша өзелгән җепне чыгарыгыз (10 нчы рәсем).
Күзләрне киметү дә шул ук юл белән эшләнә. Әгәр алар- ны бәйләү барышында киметергә кирәк булса, ике күзне бергә алу ысулын кулланырга кирәк. Ул уң якта ике күзне бергә уңнан чалып эшләнә (11 нче рәсем).
Күз өстәү берничә юл белән ясала. Без аның икесенә генә тукталып китәрбез:
Күзәнәк өстәүнең иң киң кулланылган төре — уңнан чалып бәйләнгәндә ике күз арасында берәр күз өстәү (12 нче рәсем).
Икенче ысул — бер үк күздән җепне ике тапкыр тартып алу. Күз уң яктан өстәлә. Башта инәне күзгә кертеп бәйләгез дә, шул ук күздән тагын бер күз алыгыз. Шулай итеп, бер күздән ике күз барлыкка килә (13 нче рәсем).
БӘЙЛӘМНЕҢ КЫРЫЕ ЯИСӘ «РЕЗИНКА»
Резинка бәйләме нык та, шул ук вакытта сузылучан да. Шуңа күрә аны свитер, күлмәк, итәк, кофтаның аскы өлешен, җиң очларын, муен уемын һәм якаларны бәйләгәндә кулланалар.
«Резинка» берничә төрле бәйләнә. Иң таралганы — күзләрнең берсен уңнан, берсен сулдан яисә икене уңнан, икене сулдан чалып бәйләү. Бизәк ике рәттән тора:
нче рәт: 1 (2) күзне уңнан һәм 1 (2) күзне сулдан чалып бәйләгез.
нче рәттә киресенчә,
1 (2) күзне сулдан (алдагы рәттәге уң күзгә туры килә),
(2) күзне уңнан (монысына сул күзләр туры килергә тиеш) чалып алалар. 14 нче рәсемдә күзләр бер уңнан, бер сулдан чалып алынган.
Бик еш кына резинканы инглиз бәйләме белән дә бәйлиләр. Ул гадәти «резинка» кебек бәйләнә, ләкин 1 нче һәм
2 нче рәттәге уң.күзләр гадәттәгечә инәне алдан кертеп түгел, ә арттан кертеп бәйләнә.
ТӨЙМӘ ӨЧЕН ЭЛМӘК
Ул ике төрле эшләнә.
Горизонталь элмәк (15 —16 нчы рәсемнәр).
рәт: сул яктан кирәк кадәр күзне бетереп, бәйләүне дәвам итегез.
рәт: уң якта бетерелгән кадәр санда күз өстәп алыгыз.
Әзер элмәкнең кырын нык булсын өчен җеп белән чорнап чыгарга да мөмкин.
2. Вертикаль элмәк (17 нче рәсем).
Элмәк ясыйсы урында бәйләмне икегә бүлегез. Башта бер якта элмәк биеклегендә бәйләп менегез, аннары икенче ягын шулай ук бәйләгез, соңыннан ике кисәкне дә берләштереп, бәйләүне дәвам итегез.
Балалар кофтасы өчен, әйтик, бик кечкенә элмәк кирәк булганда, бер күзне бәйләгәч өстәмә күз алыгыз, икенче рәттә аны бер инәдән икенчесенә бәйләми генә күчерегез.
ӘГӘР КҮЗ ТӨШЕП КАЛСА
Моның белән бигрәк тә башлап бәйләүчеләр интегә. Инде шактый гына бәйләп тә өлгергән булсагыз, нишләргә? Кире сүтәргәме? Бу очракта сезгә ыргак ярдәмгә килер. Төшереп калдырган күзне рәсемдәгечә уң яктан ыргак белән эләктереп алыгыз да, аркылы яткан җепләрнең барысын да бәйләп чыгыгыз. Бәйләп бетергәч иң өстәге күзне инәгә күчерегез (18 нче рәсем).
Алда кулланылган: инәне кертү, өстәмә күз, күз җыю, бәйләү, бәйләми алу һәм башка сүзләр белән бергә без еш кына * билгесе белән дә очрашып торабыз. Ул бизәкнең башында һәм ахырында куелып, аның шуннан алып шунда кадәр кабатлануын күрсәтә.
Инде берничә бизәк бәйләргә өйрәник.
«ҮРМӘ» БӘЙЛӘМ
Күзләр саны 8 һәм ике кырый күздән тора. Бәйләү өчен өстәмә инә кирәк булыр.
1 рәт: уңнан чалып, 2 рәт: сулдан чалып бәйләнә.
3 рәт: 3 уң, * 2 күз өстәмә
инәгә алына, киләсе ике күзне уңнан, ә аннары өстәмә инәдәге ике күзне уңнан чалып бәйләгез *. Рәтне болай бетерегез: 3 уң күз, 4 рәттәге һәм калган барлык җеп рәтләрдәге күзләр сулдан чалып бәйләнә. 5 рәт: кырый күз, 2 кфне өстәмә инәгә алыгыз, 2 күзне уңнан чалып бәйләгез, аннары алда өстәмә инәдә калдырылган күзләрне уңнан чалып алыгыз * Рәтне кырый күз белән тәмамлагыз.
6 рәт 4 нче рәттәгечә бәйләнә.
3 һәм 6 нчы рәтләр гел кабатланып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк