Логотип
Матур булыйк

​ 40 тан соң матур булуның 7 кагыйдәсе

Хисләрегезне күрсәтүдән оялмагыз. Башкаларны мактарга һәм үзегезгә карата әйтелгән матур сүзләрне кабул итүдән тартынмагыз. Күбрәк кочаклашыгыз, үбешергә дә онытмагыз!

Дөрес туклану 

Гадилек, төрлелек, ныклап эшкәртелгән ризык, бик күп яшелчә һәм җиләк-җимеш. Май шулай ук кирәк. Тик сосиска кебек ярымфабрикатларда һәм кибеттә сатылган баллы ризыкларда түгел.  

Төп принцип: ашыйсың килә икән – аша, килми икән – тарелкада калдыр. 

Хәрәкәт 

Буыннар, мускуллар эшләвеннән алган рәхәтлектән баш тартмагыз. Иң файдалысы – тартылу һәм җәяү йөрү. Физик хәрәкәттән тыш һәрвакыт үз өстебездә эшлибез: шигырь өйрәнәбез, яңа шөгыль табабыз, хыялланабыз һәм аларны чынга ашырабыз. Хыяллар бит бик кечкенә дә булырга мөмкин. Мәсәлән, розаның яңа сортын үстерү. 

Зарарлы гадәтләрсез тормыш  

Тәмәке тарту һәм алкоголь эчемлекләр белән мавыгуның яхшыга китермәвен беләбез инде. Алардан башка да зарарлы гадәтләрбезе бар: саклану чарарлары кулланмыйча ультрафиолетта йөрү, аз йоклау. Кәрәзле телефонны ятак янына кую (мендәр астына ук тыгып йоклаучылар да бар!) зыянлы. Йокларга бер сәгать кала гаджетларны алып кую,телевизорны сүндерү мөһим. 

Үзеңне ярату  

 Хатын-кызларга үсмерлек чорыннан ук башкаларга ярдәм итү теләге белән үзеңне карау арасында баланс табарга өйрәнергә кирәк! Очкычлардагы инструкция кебек: башта үзеңә кислород битлеген киясең, соңыннан балага. Башкалар тарафыннан идарә ителүгә дә каршы тора белү мөһим.  

 Инфекцияләрдән саклану 

Авырулардан качып котылып булмый, шулай да аларның хроник формага әйләнүеннән сакланырга кирәк. Сәламәтлекне һәрвакыт контрольдә тоту зарур. Моның өчен кардиолог, невропатолог, теш табибы һәм гинеколог ярдәм итәр. Елга бер тапкыр канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерергә, флюорография үтәргә онытмаска кирәк. Кан басымын тикшереп тору да комачау итмәс.   

Авылда йорт  

Табигать кочагындагы йорт бар яктан да яхшы: саф һава, бакча, анда үскән экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш. Шуларга өстәп: артык тавыштан котылу чарасы. Ул ишетү органыннарын ял иттерә, хроник стресс һәм шәһәр тормышыннан аруны бетерүгә ярдәм итә.  

Яраттыру һәм ярату 

Хисләрегезне күрсәтүдән оялмагыз. Башкаларны мактарга һәм үзегезгә карата әйтелгән матур сүзләрне кабул итүдән тартынмагыз. Күбрәк кочаклашыгыз, үбешергә дә онытмагыз! 

 

Теги: Дөрес туклану Матур булыйк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар