Яңа ел мифлары
Яңа ел чыршысы турында бик күп риваятьләр йөри. Алар ияләр белән дә Тормыш агачы белән дә бәйле.
Иң киң таралган риваятьнең каһарманы – немец реформаторы Мартин Лютер. Шулай бервакыт ул Раштуа алдыннан урман аша өенә кайтып барганда, аяз күк йөзендәге йолдызларга игътибар итә. Алар чыршы инәләренә кагылып-кагылып ала кебек тоела. Шуннан ул балаларына да чыршы алып кайта һәм ботакларга шәмнәр утырта.
Чыршыны ни өчен көмеш мишура белән бизәү турында аерым риваять яши. Борын-борын заманда күп балалы бер ярлы хатын яшәгән. Ул бик игелекле җанлы булган. Раштуа алдыннан ул балалары белән чыршы бизәгән, ләкин уенчыклары җитми калган. Төнен чыршы ботакларыннан үрмәкүчләр үткән, пәрәвез үргән, ә Гайсә пәйгамбәр хатынның игелеге хакына агачка фатихасын биреп, пәрәвезне көмеш җепкә әйләндергән, имеш.
Кыш Бабайны һуннар уйлап чыгарган дигән версия дә бар. Аларның Йерләү дигән алласы булган. Ул елның беренче көнендә җиргә төшә торган булган. Бу көнне чыршылар куярга тиеш булганнар, чөнки һуннар чыршы агачын изге санаган. Шулай итеп, бу традициянең 5 мең еллык тарихы бар, дияргә дә ярый. Аны Европага да һуннар алып килә. Ләкин ул Бавариядә генә яшәп кала. Соңрак Бавариядән бөтен Европага кабат тарала.
Чыршыны төрле әйберләр белән бизәү гадәте беренче булып Франциянең Эльзас шәһәрендә барлыкка килә. Тарихчылар раславынча, 1605 ел була бу. Елъязмалар болай дип яза: “Раштуага биредә чыршылар бизиләр, чыршы ботакларына төсле кәгазьдән ясалган чәчәкләр, алмалар, тәмле әйберләр, шикәр кисәкләре, мишура эләләр”. Башта чыршыларны бай сәүдәгәр һәм дворян катламнарында гына куя торган булалар.
Россиядә Яңа ел чыршысы Петр Беренче указы белән барлыкка килә. Әлбәттә, башта Петербургта. Татар халкы исә Яңа ел бәйрәменә чыршыны Совет чорында бизи башлый.
http://www.liveinternet.ru/users/irina_bazan/post252373386/мәгълүматлары файдаланылды.
Комментарий юк