Логотип
Мөнәсәбәтләр

Сез карарга тиешле 10 татар фильмы

Ял сәгатьләрен татарча фильмнар карап уздырырга теләүчеләргә бездән ярдәмче исемлек. Биредә фильмның кыскача эчтәлеге, жанры, гамәлгә куючылары һәм кайдан табып карарга икәнлеге күрсәтелгән. Кызганыч, интернетта, аерым алганда, кино турындагы иң зур портал – глобаль КиноПоискта әлеге фильмнарның икесенең генә рейтинглары билгеле, бәяләмә-шәрехләр да юк диярлек. Димәк, татарча фильмнарны караганнан соң бәяләргә һәм соңыннан рейтингын күрсәтергә дә онытмыйбыз – татар фильмнарын интернет киңлегендә танытуда сездән дә ярдәм булыр.
Күңелле ял сәгатьләре сезгә!


1.   “Бибинур”  - 2010 нчы елда төшерелгән драма. Фильм Аяз Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән. Бибинур “яктылык өләшүче” дип тәрҗемә ителә.



Фильмның сюжеты: Бибинур исемле ялгыз татар карчыгы бер көнне сәер төш күрә. Имеш, аның 5 яшьлек вакыты. Ул сукмак буйлап килә. Караса, каршындагы биек агач башына аның бөтен үлгән туганнары менеп утырган – “Бибинур, Бибинур, сиңа безнең янга килер вакыт җитте!” - диләр алар. Йокысыннан уянып киткәч, карчык үзенең 5 көн гомере калганлыгын аңлый. Фильмда шушы көннәр эчендә булган вакыйгалар сурәтләнә.

Драма Мамадыш районы Алгай авылында төшерелгән.

Фильмның казанышлары:
Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Гран-при - 2010 нчы елның иң яхшы фильмы.
Актриса Фирдәвес Әхтәмовага - иң яхшы хатын-кыз роле өчен бүләк (Бибинур роле).
Халыкара Евразия кинофестивалендә (2010 ел) – иң яхшы хатын-кыз роле өчен актриса Резеда Хадиуллинага бүләк (яшь Бибинур роле).
Иң яхшы режиссер хезмәте өчен бүләк (Франция, Онфлер, 2010 ел).
Иң яхшы сценарий өчен бүләк (Франция, Онфлер, 2010 ел)
Фильмда баш рольне Фирдәвес Әхтәмова башкара. Режиссеры Юрий Фетинг. “КиноПоиск”та рейтингы 8 балл.
 
Фильмны биредә карарга була.

2.  “Зөләйха” – татар классигы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” пьесасы буенча 2005 нче елда төшерелгән драма. Фильмда татар мөселман хатынының ачы язмышы сурәтләнә. Ирен, балаларын югалтып  акылдан язар чиккә җиткән Зөләйханы көчләп рус кешесенә кияүгә бирәләр. Тормышының бөтен ямен югалтса да, үз асылын югалтмый, сынмый гади татар хатыны.


 

Фильмның режиссеры: Рамил Төхвәтуллин, сценарий авторлары: Юныс Сафиуллин, Рамил Төхвәтуллин. Рольләрдә: Илсөя Төхвәтуллина, Гафур Каюм, Рамил Төхвәтуллин, Хәлимә Искәндәрова, Феликс Пантюшин, Сергей Смирнов, Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Наил Әюпов, Әзһәр Шакиров, Ирек Баһманов, Николай Дунаев, Хәлим Җәләй, Азат Зарипов, Илдус Әхмәтҗан.

 

“КиноПоиск”та рейтингы 8 балл. Фильмны биредә карарга була.


3.  “Дилемма” – 2007 нче елда татар кинематографистлары тарафыннан төшерелгән беренче рус телле мелодрама.



Фильмда Казан кызы Индираның язмышы сурәтләнә. Кыз кечкенәдән акрофобиядән интегә. Тик элегрәк бу аңа артык комачауламый: аның дәрәҗәле әтисе, акчасы, дуслары, күңел ачулардан торган тормышы бар. 16 яшьлек чагында булган вакыйга тормышын кисәк кенә икенче якка борып куя. Яңа танышы кызга элекке тормышта кем булганын күрсәтә. Хәтер сандыгыннан үткәннәр күренә башлый, алар буыннар чылбыры һәм вакыт белән бәйләнә.

Ни өчен бу рус телле фильмны татар тамашачысына тәкъдим итәбез? Чөнки биредә, тел белән бергә югалучы милли хисләр, халкыбызга хас сыйфатлар баш героиня тормышы аша ачык чагыла. Аның миллилеген генә түгел, ә үзен, күңел тынычлыгын югалтуын күрәбез. Ахыр чиктә, йөрәге кушканча эшләп, кызның тормышы җайланып китә.

Фильмның режиссеры: Рамил Төхвәтуллин. Сценарий авторы – Айсылу Хафизова. Төп героиня ролендә – Рамил Төхвәтуллинның кызы Индира. Рольләрне башкаралар: Руслан Үтаганов, Эмиль Талипов, Ләйсән Файзуллина, Әзһәр Шакиров.

Фильмны биредә карарга була.

4.  “Күктау” – Мансур Гыйләҗев сценарие буенча төшерелгән татарча драма.



Сюжеты тетрәнгеч, кызганыч. Тормыш аларның юлын бергә очраштыра: Булат – кечкенә инвалид, ятим бала. Кәрим – фаҗигале рәвештә улын, хатынын югалтып, 6 ел төрмәдә утырып чыккан ир. Булат Америкага китәргә тиеш. Аны операция һәм яңа гаилә көтә. Тик малайның күңеле әнисен эзли. Аларның беркайчан да очрашканнары юк. Булат белә, ул – исән һәм аны Күктау исемле әкияти серле авылда көтә. Кәрим малайга әнисе белән очрашыра ярдәм итәргә сүз бирә.

Режиссеры: Илдар Ягъфаров. Рольләрдә: Фәрит Бикчәнтәев, Йосыф Бикчәнтәев, Әзһәр Шакиров, Ринат Тәҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров. Фильм экраннарга 2004 нче елда чыкты.

“Күктау” фильмын биредә карарга була.       
                            
5. “Минем заманам” – бүгенге яшьләр тормышы турында татарча фильм. Язмыш сынаулары каршында кеше үзен ничек тота, хәлиткеч сайлаулар каршында дөрес юлны билгели аламы?

Рәссам Динарның энесе милиция кулына эләгә. Егетне наркотиклар сатуда гаеплиләр. Тик бу гына да түгел, ул Шрам кушаматлы криминал бәндәдән зур суммада әҗәткә акча алган була. Бандитлар Динарны сынау алдына куя: яки акчаны кире кайтарырга, яки бу акчаларны алар белән бергә эшләп табарга.

Фильмның режиссеры: Дамир Барышев. Рольләрдә: Әбри Хәбриев, Алмаз Корбанов, Ләйсән Нуруллина, Айрат Ильясов, Алмаз Гыйльметдинов, Илдар Хуҗа. Төшерелү вакыты 2010 нче ел.

Әлеге фильмны биредә карарга була.

6. “Өч аяклы ат” – Айдар Хәлим әсәре буенча төшерелгән татарча фильм.



Монда 1948 нче елгы вакыйга тасвирлана. Авыл малае Кәбир “Бамбук” атлы аксак аты белән авыр һәм куркыныч сәяхәткә чыга: Кәбирнең әнисе, фронтовикның тол калган хатыны Санияне төрмәдән коткарыр өчен алар тиз арада туган авылларына барып җитәргә тиеш. Санияне совет милкенә зарар китерүдә гаеплиләр. Шул рәвешле, авыл бригадиры ялгыз хатыннан җавапсыз хисләре өчен үч ала. Кәбир дөреслекне белә: атка бүреләр һөҗүм иткәннәр, тик ул исән. Димәк, атны эзләп табарга һәм киредән колхозга алып кайтырга кирәк. Бу авырлыкларны узганда ат белән малай бербөтенгә әверелә. Әлеге драма үз таянычын югалткан, кыргый җанварлардан зарар күргән, аксак атка охшый башлаган халык турында...

Фильм 2008 нче елда Алтын Мөнбәр Халыкара бәйгесендә катнашты.

Сценарий авторы һәм режиссеры Нурания Җамали.

Рольләрдә: Илназ Халиуллин, Зөлфия Вәлиева, Олег Фазылҗанов, Флера Хәмитова, Әзһәр Шакиров, Наил Шәйхетдинов.

Фильмны биредә карарга була.

7. “Күк капусы ачылганда”- Габдулла Тукай тормышына багышланган нәфис фильм. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның матди ярдәме белән төшерелгән.

Вакыйгалар бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда бара. Театр артисты Мират Борханывта иҗади кризис. Аңа сәхнәдә эт, куян ише рольләрне генә бирәләр. Миратның күңеле йомшак, ул ярдәмчел. Театрдан китәм дип йөргәндә, режиссер аңа Тукай турындагы яңа спектакльдә төп рольне тапшыра. Хезмәттәшләре, Мират үзе дә бу эшне башкарып чыгасына ышанмый...

Фильмның режиссеры: Фәрит Дәүләтшин. Сценарий авторы: Рабит Батулла.  

Рольләрдә: Илфат Камалов, Алмаз Сабирҗанов, Айгөл Хәйри, Гөлнара Мулланурова. Экраннарга чыгу вакыты: 2012 нче ел.

Фильмны биредә карарга була.

8.  “Кияү Балакай” – 2009 нчы елда экраннарга чыккан татарча комедия.



Сюжеты кызыклы: Англиядә туып үскән татар егете Искәндәр белән гади авыл кызы Рәхсәнә интернет аша таныша. Егет бик теләп татар авылына кунакка кайта. Биредә аны күпсанлы кызыклы вакыйгалар, яңа танышулар, очрашулар көтә. Егет бу хәлләрдән куркып кирегә качмасмы?

Фильмның режиссеры Нурания Җамали.

Рольләрдә: Нәҗибә Ихсанова, Әсхәт Хисмәтов, Әмир Камалиев, Тамчыгөл Тәмаева, Алмаз Гәрәев.

Фильмны биредә карарга була.

9. “Югалту”- 2012 нче елда халыкка тәкъдим ителгән татарча фильм. Шәһәр җирендә яшәп, руслашып баручы татар гаиләләре проблемасы, туганлык хисләрнең кимүе – фильмда күтәрелүче төп проблемалар.



Авылдан хәбәр килә: әтиләре югалган. Аны эзләргә дип шәһәрдән уллары кайта, бертуганнар җыелыша. Ничә еллар күрешеп әйтә алмаган сүзләр әйтелә, серләр чишелә. Карт әтиләре сүзләре белән әйтсәк: “Мин югалмадым. Сез үзегез югалдыгыз. Урманда югалмыйсың ул. Ә менә шәһәрдә югалуың ихтимал”...

Фильм - VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә (2012 ел) катнашып, спонсорның “Туган телне һәм тардицияләрне саклауда керткән өлеше өчен” дигән махсус бүләгенә лаек булды.

Сценарий авторы: Гадел Хаиров, режиссеры: Илдар Ягъфаров.

Рольләрдә: Радик Сәлимов, Ирек Хафизов, Марсель Тимофеев, Равил Шәрәфиев, Елена Сәлимова, Элеонора Портнова.

Фильмны биредә карарга була.

10.  “Ялгыз калган яшьлек”- 2006 нчы елда экраннарга чыккан мелодрама еракта калган яшьлек еллары, мәхәббәт һәм ялгышлар турында.




Авыл егете Зөлкәрнәй кечкенәдән Сандугачка гашыйк. Әмма кыз өчен беренче урында эш һәм карьера. Ахыр чиктә кайсы хис көчлерәк булыр икән: мәхәббәтме әллә аек акылмы?

Фильмның режиссеры: Камил Зәйнулла.

Рольләрдә: Рамил һәм Илсөя Төхвәтуллиннар, Нәҗибә Ихсанова.

Фильмны биредә карарга була.

сылтама: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/65215-sez-kararga-tieshle-10-tatar-filmyi.html
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайда соң сезнең киноларыгыз?

    Хәзер укыйлар