Патшалар тукымасы

Бәрхет — затлы тукыма. Заманында бәрхет күлмәкләрне бик сирәкләр генә кия алган. Хәзер инде бәрхетне син дә, мин дә кия алабыз.
Мин бәрхетне үлеп яратам. Патшалар киеме тегелә торган тукыма бит ул! Шулаен шулай. Ә менә минем әби-апаларым, мин үземне белә-белгәннән бирле хәтерлим әле, олы бәйрәмнәрдә, туйларда бәрхет күлмәк кия торганнар иде. Аның да иң шәбен — хан-бәрхет дип йөртелә торганын. Хан-бәрхет күлмәк кигән әбиемнән яки әниемнән аңкып торган «Быть может», «Красная Москва» кебек затлы хушбуй исләре әле бүген дә хәтер күзәнәкләрен рәхәт кытыклый. Бәрхет минем күңелемә ниндидер затлылык, тантаналылык символы булып уелып калган. Әнием ул замандагы көязлеген, затлы тукымаларга, хушбуйларга тугрылыгын әле дә саклый. Әбием дә хан-бәрхеткә ахыргы көннәренә кадәр хыянәт итмәде. Хәер, төрки дөнья бәрхет затын югары бәяләгән. Казан Кремлендәге «Хәзинә» музеенда урын алган Идел буе һәм Кырым татарлары киемнәре күргәзмәсендә бәрхетнең төрлесеннән тегелгән күлмәкләр дәрәҗәле урын алып тора.
Бәрхет тукыманы иң беренчеләр булып кытайлар тукыган дип уйланыла. Әмма, тарихның бер борылышында итальяннар бәрхет тукыма җитештерүдә һәм аннан киемнәр тегүдә үзләренә тиңдәшләр юк дигән фикерне урнаштыра алганнар. Һәм бу алдынгылыкны әлегә кадәр берәүгә дә биргәннәре юк.
Төрле дәверләрдә ефәк тукымалар, алтын яки көмеш җепләр кушып тукылганнары бигрәк тә, байлар, дин әһелләре гардеробындагы иң кыйммәтле киемнәрдән саналган. Хакимлек, байлык, зәвык символы сыйфатында бу тукымадан тегелгән киемнәргә нәсел тугралары, исемнәрнең баш хәрефләре чигелгән. Яңарыш дәверендә дә бәрхет затлылык берәмлеге булудан туктамаган. Хәтта ки, җиһаз тышлыклары, тәрәзә-ишек пәрдәләре тегелеп, бәрхет тукыма интерьерга да үтеп кергән.
Яңарыш чорында бәрхет тукымага ниндирәк символик хасиятләр салынгандыр – бу кадәресе тарихта сакланмаган. Ләкин бер нәрсә бәхәссез – бу затлы тукыма итальян осталары җитештергән товар сыйфатында бөтен Европага, шул исәптән Госманлы төрекләре империясенә таралган.
Бәрхетне шул дәрәҗәдә затлы иткән нәрсә – тукымадагы төсләр байлыгы. Элек заманда бәрхет, нигездә, кара, шәмәхә, кызыл төсләргә манылган. Хәзер исә теләсә нинди төскә маныла ала. Матурлыгы, елкылдап торуы белән бәрхет әллә каян «мин монда!» дип тора. Шулай итеп ул патшалар күзен дә җәлеп итә, гади кешеләрне дә ымсындыра.
Хәзерге мода мөмкин түгел кебекне дә мөмкин итә. Менә, мәсәлән, быелгы сезонда бәрхет, ефәк, жаккард, муслин, гобелен үзара төрле бәйләнешкә керергә мөмкин. Шифоннан тегелгән озын кичке күлмәк өстеннән бәрхеттән тегелгән кыска жакет кигән ханым кичәнең иң зәвыклы, иң серле ханымы булып күренсә, гаҗәп булмас!
Бәрхеттән күлмәк яки пан-бәрхеттән чалбарлы костюм тектереп алуның бер кыенлыгы да юк. Кыенлык – затлы тукымалардан тегә белүче осталар кытлыгында. Әгәренки үзегезгә затлы күлмәк тектерергә ниятләсәгез, тегүчедән андый тукыма белән эшләү тәҗрибәсе булу-булмавын белешегез. Әйтик, Альмира Борһанованың «Шелковая сказка» ательесында бәрхет серен белә торган осталар эшли. Менә андагы осталарга курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бүген бәрхеттән тегелгән киемнәрдән офиста да эшләргә мөмкин дип саныйм. Бәрхет жакетлар һәм чалбарлы костюмнар менә дигән эшлекле кием. Андый костюмнан теләсә нинди чарада үзеңне яхшы хис итәргә була.
Хәзер бәрхетне ефәк җепләрдән тукыйлар. Кайвакыт киҗе-мамык яки ясалма ефәк җепләр өстәлә.Пан-бәрхет дигән тукыманың йоны пар ярдәмендә, гадәттә, бер юнәлештә тарала. Аннары тукыма җылытылган цилиндр белән металл пластина аша уздырыла. Шул рәвешле тукыманың елкылдап торуына ирешелә.
Хәзерге заман бәрхетен чыдамрак итү өчен махсус ысул белән эшкәртәләр. Еш кына тукымага су сеңдермәү үзлеге бирелә. Ләкин аның бу сыйфаты химчисткадан соң югала. Тукыма йомарланмасын өчен дә аңа махсус синтетик состав сеңдерелә. Бәрхет өс киеме генә түгел, бәлки, аяк киемнәре тегү өчен дә файдаланыла. Аңардан тәрәзә пәрдәләре, карават җәймәләре дә тегелә.
Юу
Бәрхет әйберләрне тискәре ягына әйләндереп, җылымса суда кул белән генә юалар. Борып сыкмыйлар. Йонлы һәм сузылучан бәрхетне җәеп киптерәләр.
Үтүкләү
Пан-бәрхет су бөркемичә үтүкләнә. Үтүкне йон уңаена, астына берәр бәрхет кисәген йонлач ягы белән җәеп, артык басмыйча гына йөртегез. Йонлач җәймә дә ярый.
Саклау
Пан-бәрхетне төреп сакларга ярамый. Бөкләнгән эзләрне бетерү бик кыен. Йонлач ягын эчтә калдырып, катыргы уклауга урап саклау дөрес булыр.
Бәрхет тукыманы иң беренчеләр булып кытайлар тукыган дип уйланыла. Әмма, тарихның бер борылышында итальяннар бәрхет тукыма җитештерүдә һәм аннан киемнәр тегүдә үзләренә тиңдәшләр юк дигән фикерне урнаштыра алганнар. Һәм бу алдынгылыкны әлегә кадәр берәүгә дә биргәннәре юк.
Төрле дәверләрдә ефәк тукымалар, алтын яки көмеш җепләр кушып тукылганнары бигрәк тә, байлар, дин әһелләре гардеробындагы иң кыйммәтле киемнәрдән саналган. Хакимлек, байлык, зәвык символы сыйфатында бу тукымадан тегелгән киемнәргә нәсел тугралары, исемнәрнең баш хәрефләре чигелгән. Яңарыш дәверендә дә бәрхет затлылык берәмлеге булудан туктамаган. Хәтта ки, җиһаз тышлыклары, тәрәзә-ишек пәрдәләре тегелеп, бәрхет тукыма интерьерга да
үтеп кергән.
Бәрхет тукыманы иң беренчеләр булып кытайлар тукыган дип уйланыла. Әмма, тарихның бер борылышында итальяннар бәрхет тукыма җитештерүдә һәм аннан киемнәр тегүдә үзләренә тиңдәшләр юк дигән фикерне урнаштыра алганнар. Һәм бу алдынгылыкны әлегә кадәр берәүгә дә биргәннәре юк.
Төрле дәверләрдә ефәк тукымалар, алтын яки көмеш җепләр кушып тукылганнары бигрәк тә, байлар, дин әһелләре гардеробындагы иң кыйммәтле киемнәрдән саналган. Хакимлек, байлык, зәвык символы сыйфатында бу тукымадан тегелгән киемнәргә нәсел тугралары, исемнәрнең баш хәрефләре чигелгән. Яңарыш дәверендә дә бәрхет затлылык берәмлеге булудан туктамаган. Хәтта ки, җиһаз тышлыклары, тәрәзә-ишек пәрдәләре тегелеп, бәрхет тукыма интерьерга да
үтеп кергән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.