Озын ялдан соң ничек кабат эшкә керешеп китәргә?

Яллар турында онытып, яңадан гадәти тормыш агымына кушылырга вакыт җитә. Атна-ун көн тик ятканнан соң, ничек кабат җир җимертеп эшли башларга – әлеге язмада шул сорауга җавап табарсыз.

Башта озак ял иткәннән соң эшкә керешүнең ни өчен авырдан бирелүен ачыклыйк. Ял вакытында режим бозыла. Нәрсә телибез – шуны ашыйбыз, кайчан һәм күпме телибез – шуның хәтле йоклыйбыз. Төн утырып телевизор карау да гадәти хәлгә әйләнә. Атна-ун көн шул халәттә яшәгәч, организм моңа күнегә. Аңлашыла ки, мондый ялдан соң иртәнге 7дә торып эшкә бару, кичкә кадәр компьютер каршында утыру авыр йөккә әйләнә. Тик, белгечләр фикеренчә, бу халәтне җиңеп була. Кайбер киңәшләргә генә колак салырга кирәк.

Эш урынына килүгә ат кебек җигелеп эшли башларга тырышмагыз. Барыбер килеп чыкмаячак. Беренче эш көнен хезмәттәшләр белән бәйрәмнең ничек үтүе турында сөйләшеп, өстәлегезне тәртипкә китереп, вак-төяк эшләр башкарып, ешрак тәнәфес ясап уздырыгыз. Кыскасы, эшкә кисәк ыргылып түгел, салмак кына кереп китегез. Билгеле инде, җитәкченең хәлгә керүе кирәк.

Эш урынын тәртипкә китерегез. Компьютерда эшлисез икән, монитордагы «эш өстәле»н кирәксез документ һәм папкалардан чистартыгыз. Эш урынында берәр нәрсәне, әйтик, компьютерның «эш өстәле»ндә торган сурәтне алыштыру да файдага гына. Озак ялдан соң кешегә нинди дә булса үзгәреш кирәк.

Күзләрне йомып, хатирәләргә бирелергә, яхшы вакыйгалар турында уйларга курыкмагыз. Психологлар әйтүенчә, никадәр күбрәк яхшы вакыйга исегезгә төшерсәгез, энергиягез шулкадәр артачак кына.

Бәйрәмнәрдән соң туклануга икеләтә зур игътибар бирергә кирәк. Организмны чистарту мәслихәт. Тик эшкә чыкканның беренче көненнән үк кырыс диетага утырырга ашыкмагыз. Белгечләр серотонин бүлеп чыгара торган ризыкларны рационга күбрәк кушарга киңәш итә: шоколад, зефир, креветка һәм башка диңгез ризыклары, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, эремчек һәм кефир. Ә менә кофены сирәгрәк эчәргә кирәк.

Йокыны да көйләү зарур. Иртә тору өчен иртә ятарга кирәк. Ятар алдыннан телевизор карамагыз, аның урынына 10-15 минут урамда йөреп керегез. Яшел чәй яки бер кашык бал болгаткан кайнар сөт эчсәң, аннары җылымса ванна керсәң, изрәп йоклаячаксың, дип ышандыра белгечләр. Ә тизрәк уяныр өчен зарядка ясап алырга һәм контраст душ керергә кирәк.

Каникул вакытында берничә килограммга артканыгызны сизсәгез, артык авырлыктан бер көндә генә котылырга ашыкмагыз. Озак ялдан соң эшкә керешү (ул физик эш булса – бигрәк тә) болай да иммун системасын какшата. Шуңа күрә ялдан чыкканның беренче атнасында көн дә спорт залына барырга тырышмагыз, 2-3 тапкыры да җитеп тора.

Статистика буенча, бер ай ялда булганда баш миенең эшчәнлеге 25 процентка кими. Беренче көннән үк авыр эшкә алынырга димәгән, компьютерда уен уйнап алсагыз да була. Уенның акыл эшчәнлеге таләп ителә торганын сайлагыз. Уйнап утыруыгызны җитәкчегезгә ничек итеп аңлатасын гына алдан уйлап куярга онытмагыз.

Беренче эш көннәрендә эленке-салынкы йөрсәгез, үз-үзегезне «мин начар эшче» дип ачуланырга ашыкмагыз. Җитәкче булсагыз, кул астыгызда эшләүчеләрне беренче көннән үк авыр эшкә җикмәгез. Берничә көн шулай йөргәч, организм кире үз халәтенә кайта. Дөрес, кайчан да бер керешермен әле, дип өстерәлеп кенә йөрергә дә ярамый. Организм шул халәткә ияләшергә, нәтиҗәдә яраткан эшегездән колак кагарга да мөмкинсез.

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    3349
    1
    39
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3457
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3134
    1
    29
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5894
    2
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4553
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек