Анкетамны танышу төркеменә урнаштыргач, миңа бик күп әниләр язды.
Фикер бар. Анкетамны танышу төркеменә урнаштыргач, миңа бик күп әниләр язды. Язучыларның якынча яртысы – кызларын кияүгә бирергә теләгән аналар. Күп кызларга утыз яшьтән узган инде, кырык та ерак түгел.
Һәр ана диярлек кызын мактый: «Тәрбияле, эчми, тартмый, беркая да йөрми. Бик әйбәт кыз!»
Әмма аралашып карагач, кызыклы хәл ачыклана: кыз үзе гаилә корырга бөтенләй теләми. Кайберләре хәтта номерын кем биргән дип ачулана, блокка куя. Ә шул арада аналар кызларына кияү эзләүләрен сер итеп саклавымны үтенәләр.
Кызларның күбесенең профильләренә кереп карасаң, анда сәяхәтләр, дус кызлар, рестораннар, күңел ачулар. Фотоларга карасаң, әйтерсең, география дәресен бик яхшы үзләштергәннәр: Дубаймы, Таиландмы, әллә тагын кайсы ил! Аннары карьера, эш, эш һәм тагын эш!
Егетләр белән йөрмиләр, ышанасы килә. Тик дус кызлары белән рәхәтләнеп йөриләр. Аларның да һәркайсы үзенчә «үрнәк». Берсенең кулы татуировкалар белән тулган, икенчесе иренен инде ничәнче тапкыр үзгәрткән, өченчесенең итәге минем каешымнан да таррак. Шулар арасында анасы кияү эзләгән кыз да бар инде.
Гаилә кору турында сүз чыккач кына кинәт бик мөстәкыйль, бик ирекле булып китәләр. Сорау туа: аларга ир кирәкме, әллә әниләренә кияү кирәкме?
Гаилә – рәхәтлек эзләү генә түгел. Гаилә ул – җаваплылык, бурыч, авырлык килгәндә бер-береңә таяну. Үз рәхәтлегеңне генә түгел, яраткан кешеңне, балаларыңны, нәселеңне дә уйлау. Дин, халык, буыннар дәвамы, ана теле, нәсел турында да әйтер идем, ләкин…
Минем дә, Аллага шөкер, дусларым бар. Күбесе гаиләле, ялгызлары да тормышны аңлаган, җитди кешеләр. Без алар белән тормыш, эш, төрле мәсьәләләр турында сөйләшәбез, проблемаларны хәл итәбез. Ә күңел ачу өчен генә кирәк булган кешеләрне чын дус дип санамыйм. Дуслыкның да үз кыйммәте, үз җаваплылыгы булырга тиеш.
«Миңа егет эзләмә!» Тәрбия бирү вакыты узгач, әни теләге белән генә гаилә корып булмый. Кыз үзе теләмәсә, бөтен туган-тумачаны җыеп, кияү эзләсәң дә файдасы юк. Гаилә корырга теләгән кеше гаилә турында уйлый. Ә гаилә корырга теләмичә, гаилә турында матур сүзләр сөйләү – фасад төзеп, эчендә буш йорт калдыру белән бер.
Акча, сәяхәт, күңел ачу – барысы да вакытлыча. Бүген син дөнья өстендә булырга мөмкинсең, ә иртәгә тормыш бөтенләй башка якка борылуы бар.
Тамыр. Нәсел. Болар – синең каның, синең нигезең. Үзеңнең кем икәнеңне, кайдан килгәнеңне, кемнәрнең дәвамы булуыңны белеп яшәү – менә шул чын кыйммәт. Әниләргә әйтәсем килә: кызыгыз сезнең сүзегезне тыңламаса, тырышлыгыгызны санга сукмаса, минем кебек чит ир-атны хөрмәт итәр дип өметләнәсезме? Башта: «Кызым, йөреп кал, дөнья күр! Кияүгә чыгарга өлгерерсең!» – дисез. Аннары: «Кызым бик әйбәт, тик утырып калды шул... Аралашып кара инде», – дип башкаларга мөрәҗәгать итәсез.
Дөньяны күреп бетергәннәр, ә үз тормышларын корырга өлгермәгәннәр.
Кавказ халыкларының гаилә кыйммәтләренә, гореф-гадәтләренә күбрәк тугры булсак, бәлки, халкыбыз күпкә ишле булыр, аерылышулар да азрак булыр иде.
Әмма иң мөһиме – гаилә кору кемнеңдер теләге яки җәмгыять алдындагы бурыч түгел. Ул – ике кешенең уртак теләге, аңлы карары һәм җаваплылыгы.
Кияү әниләргә түгел, кызларга кирәк булырга тиеш. Әгәр кызның үзенә гаилә кирәк булмаса, аны беркем дә бәхетле итә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк