ПРОЗА
Флүс Латыйфи «Ишелеп төшкән бәхет»
Бу китапка язучының төрле елларда иҗат ителгән «Ишелеп төшкән бәхет» романы, «Бәйсез этләрне атарга»
роман-нәсере һәм «Ак-карага тимәскә» повесте урнаштырылган. Җыентык «Татар прозасы» сериясендә икенче китап булып нәшер ителгән.
Рабит Батулла «Бию җене кагылган егет»
Аның келәм капланган кабере янында кеше бетеп тормый, ул – һаман шөһрәт иясе, ул – һаман сөекле рух... Бу китап-кыйссада бөтен дөньяда шан-шөһрәт яулаган балет артисты Рудольф Нуриевның тормыш мизгелләре.
Зиннур Хөснияр «Кичү»
Күренекле язучы З. Хөсниярның бу китабына төрле елларда иҗат ителгән хикәя- повестьлары һәм роман-дилогиясе туплап бирелгән. Автор, нинди генә темага алынса да, проблемаларны психологик тирәнлек белән ача һәм аларны бүгенге яшәеш фәлсәфәсенә төреп бирә.
Флера Тарханова «Хисләр дәрьясында»
Китапка кергән бәян һәм хикәяләрнең күбесе мәхәббәт хисләрен үзенчәлек ле итеп тасвирлаудан гыйбарәт. Бу хисләр шулкадәр катлаулы, бер генә язучыга да аларның тулы гармониясен ачып бетерү мөмкин түгелдер. Әмма Ф. Тарханова бәян иткән хисләр ихлас, саф.
Ркаил Зәйдулла «Саташкан сандугач»
Зәйдулланың чирек гасыр дәвамында язылган барлык пьесалары – шушы китапта. Һәр драматургның үзенә генә хас темалары була. Аның драматургиясендә исә хәлиткеч катлаулы дәверләрдә шәхеснең тарихтагы роле беренче планга чыга.
Ләбиб Лерон «Бәхеткә биш минут кала»
Л. Лерон әсәрләрендә заман рухын ачык тоемлаучы, укучы-тамашачының борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән яшәүче тынгысыз җанлы шәхес булып ачыла. Аның иҗатында тормыштагы
матди һәм рухи байлык, аларга караш- мөнәсәбәт мәсьәләсе даими урын ала.
ШИГЪРИЯТ
Лилия Садриева «Күңелләр чәчәк тели»
Лилия Садриева – Ык буе шагыйрәсе. Һәр вакыйга-күренеш уңаеннан, һәр форсатта аның үзенә хас әйтер сүзе бар – ул шигырь теле белән сөйләшә. Шигырь аның барлык күзәнәкләрендә.
БАЛАЛАРГА
Ай юрганы. Дөнья халыклары әкиятләре
Башка халыкларның яшәешен беләсең килсә, аларның әкиятләрен укы.
Бу мөмкинлекне безгә шагыйрь Разил Вәлиев ачты. Дөнья халыклары әкиятләрен укып, алар арасыннан иң кирәклесен сайлап алу һәм ана телебезгә тәрҗемә итү – вакыт, көч, талант таләп итә торган игелекле гамәлдер.
Гөлнур Корбанова «Аю булу кыенмы?»
Улыгыз яки кызыгызның дөнья танып белә торган чагы икән, Г. Корбанованың бу китабы сезнең ярдәмчегезгә әйләнә ала. «Аю булу кыенмы?»га балалар өчен шигъри табышмаклар тупланган. Дөресрәге, китап битенең бер ягында –
табышмак, икенче ягында – табышмакның шигъри җавабы.
Комментарий юк