Логотип
Мөнәсәбәтләр

Казанның Бауман урамы: Хәзерге Матбугат йорты урынында элек икмәк базары булган

Укучыларыбызны борынгы Казан белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез - Бауман урамы хакында.


Бауман урамын Казанның яшьтәше дип тә әйтергә мөмкин, ул чама белән 1103 елда барлыкка килгән. Ул чагындагы урамны хәзергесе белән чагыштырып та булмый. Ул, урамнан бигрәк, шәһәргә керү юлы булган һәм Нугай юлы дип аталган.

Аның буенча шәһәргә йөк төялгән кәрваннар кергән. Товар таможняны үткәч, кәрван юлын алга таба дәвам иткән, ә сәүдәгәрләр олы юл буендагы кәрван-сарайларда урнашкан. Нәтиҗәдә, Нугай юлы сәүдә-хезмәт күрсәтү юнәлешендә үсеп киткән – биредә туктап ял итү, тамак ялгап чыгу өчен урыннар шактый булган.


photo 2017-04-04 21-12-27


1552 елда Казанны яулап алган вакытта Явыз Иван гаскәрләре, нәкъ хәзерге Бауман урамы каршында, шәһәр Кремленең көньяк диварын җимерә. Әлеге урында яңа капка куялар һәм аңа «Проломный» дигән исем бирәләр. Тора-бара урамны да шул исем белән атап йөртә башлыйлар, соңрак ул Зур Проломный урамына әверелә.  

XVI йөз ахырында урамның көньяк очындагы мәйданда (бүгенге көндә анда Университет урамы һәм «Свита-Холл» сәүдә үзәге урнашкан) Богоявление чиркәве төзиләр. Башта бу урында агач чиркәү торган, без бүген дә күреп белгән бина исә 1731 һәм 1756 еллар аралыгында сафка баса.

Биредә чын мәгънәсендә архитектура комплексы булган, хәзер  аннан собор һәм чиркәү каланчасы гына утырып калган. Революциягә кадәр Богоявление чиркәве мәхәлләсе шәһәрдә иң зурлардан саналган. Мәхәллә кешеләре арасында аристократлар да, эре сәүдәгәрләр дә, гади шәһәр кешеләре дә булган. 1873 елның 2 февралендә чиркәүдә Федор Шаляпинны чукындырганнар, берничә ел узгач булачак опера йолдызы җирле чиркәү хорында җырлаган. 1998 елда собор янәшәсендә Федор Шаляпинга һәйкәл куелды. Совет заманында Андрей Первозванный чиркәвен, Островский урамыннан ерак түгел урнашкан ике катлы чиркәү каланчасын һәм гыйбадәтханә карамагындагы ике йортны сүтәләр.


photo 2017-04-04 21-10-01


Урамның икенче башында 1564-1568 елларда нигез салынган Иоанн-Предтеченский монастыре урнашкан. Аны 1929 елда ябалар һәм бары тик 1992 елда гына кабат Казан епархиясенә кайтаралар.

Урам «Зур Проломный» исемен 1930 елга кадәр саклый. Ул чагында Казан хезмәт ияләре депутатлары шәһәр советы комиссиясе борынгы шәһәр урамына «революцион» исем кушарга, әйтик, Бауман дип атарга карар кыла.

Николай Эрнестовичның шәһәребезгә турыдан-туры катнашы булуын да искәртик. Ул хәзерге Профсоюз урамындагы бер йортта агач остасы гаиләсендә дөньяга килә. Казанның икенче  гимназиясендә белем ала. Бүген биредә (Сул Болак урамы, 48) Вахитов районы балалар иҗат үзәге урнашкан. Әмма VII сыйныфта булачак революционерга, укытучылары белән тыныша алмаганлыктан, мәктәпне ташларга туры килә. Шуннан соң ул Казан ветеринария институтына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Димәк, шәһәрнең үзәк урамы революция эшлеклесе генә түгел, дипломлы ветеринар исемен дә йөртә булып чыга.

Урамда йортлар исәбе Кремль ягыннан башланса да, казанлыларның күбесе өчен Бауман урамының башы - ГУМ сәүдә үзәге каршындагы сәгать.


photo 2017-04-04 21-09-48


- Бу – очрашулар урыны да. Казанлылар һәм шәһәр кунакларының күбесе, гәрчә  бик азлары гына аңа игътибар итсә дә, сәгатьнең кайда икәнлеген белә. Сәгатьнең циферблатында гарәп хәрефләре белән саннар язылган, ә әйләнә-тирәсендә мәшһүр татар шагыйре Тукайның «Фатыйма белән сандугач», «Кечкенә музыкант», «Пар ат» шигырьләреннән өзек урнаштырылган, - ди Казан Кремленең штаттан тыш экскурсоводы Ирина Гүзәлбаева.

Бауман – күп яктан уникаль урам. 1986 елда шәһәрдә беренчеләрдән булып аның җәяүлеләр урамына әверелүен искә төшерсәк тә, моның шулай икәнлегенә инанырбыз. 1899 елга кадәр биредә атлы трамвай йөргән, шуннан соң трамвай юлы салганнар. Ул шәһәр халкына 1935 елга кадәр хезмәт күрсәткән. 1948 елда троллейбус линиясе үткәрәләр.

Бауман урамындагы күп кенә биналарга танылган сәүдәгәрләр хуҗа булган, алар бүгенге көндә дә сакланып калган. Шулай да «Казан» кунакханәсенең төзекләндерелгән бинасын (үз вакытында ул шәһәрдә иң зурлардан саналган) һәм 1935 елда төзелгән Матбугат йортын иң мәшһүр күчемсез милек объектлары дип атарга мөмкин. Хәзерге Матбугат йорты урынында элек икмәк базары булган, биредә шулай ук ул заманның үзенчәлекле транспорты – сиртмәле арбалар куеп торганнар. 1914-1915 елларда җиһазланышы ягыннан үз заманының иң яхшы финанс учреждениесе - Милли банк бинасы сафка баса. Гражданнар сугышы елларында аның подвалларында Россиянең алтын запасын саклыйлар. Аны адмирал Колчак кулга төшерә һәм яшерен юллар белән Казаннан Омскига алып китә. Алтыннарның шуннан соңгы язмышы билгесез.  

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар