Логотип
Белмәсәң бел

Фольганы болай куллана идегезме?

Гап-гади алюмин фольганы сез ничек кулланасыз? Ризык төреп кенә пешерәсезме? Ә бит тормыштагы иң көтелмәгән хәлләрдә ярдәмгә килә ала икән ул.

Гап-гади алюмин фольганы сез ничек кулланасыз? Ризык төреп кенә пешерәсезме? Ә бит тормыштагы иң көтелмәгән хәлләрдә ярдәмгә килә ала икән ул.

 

Мәсәлән, сезнең ниндидер бер сыеклыкны шешәгә агызасыгыз бар, кул астында гына бүрәнкә юк? Нишләргә? Фольганы берничә катлап, бик шәп кенә бүрәнкә ясап була.

Яки менә пультның батарейкалары утырган. Шуның өчен генә төнлә кибеткә чыгып китеп булмый бит. Фольганы йомарлап, кечкенә шарлар ясыйбыз да, батарейкаларның плюсле башына кыстырабыз. Батарейкаларның заряды иртәнгә кадәр җитәчәк.

 

Фольга кер үтүкләгәндә дә алыштыргысыз. Мәсәлән, юрган тышларын үтүкләү күп вакытны ала: башта бер ягын, аннары икенче ягын үтүкләргә кирәк. Ә сез үтүкли торган өстәлгә фольга җәеп, шуның өстендә үтүкләп карагыз әле. Үтүкне бер генә уздырасың, кернең ике ягы берьюлы үтүкләнә. Җайлы бит!

 

Синтетик тукымадан (йон тукымаларда да була ул шундый хәл) тегелгән киемнәр электрлашып, бөтен чүпне, чәчне үзләренә җыючан була. Дөрес, керне чайкаганда суга кондиционер салырга яки киемгә антистатик сиптереп, электрлашуны киметеп була, билгеле. Әгәр дә кондиционер бетеп киткән булса? Машинага кер белән бергә фольгадан йомарланган бер-ике шар салсагыз, киемнәр электрланмаячак. Бу шарларны бер генә түгел, берничә тапкыр кулланып була әле.

Көмеш әйберләрегез каралып, ямьсезләнгәнме? Ничек чистартырга икән, дисезме? Билгеле, фольга белән! Табак төбенә фольга җәегез дә, ярты стакан тоз, ярты стакан аш содасы (суның күләменнән чыгып) һәм табакның яртысыннан кимрәк итеп кайнап торган су агызыгыз. Көмеш әйберләрне 15-20 минутка шушында салып торыгыз. Аннары аларны алып, чайкарга һәм йомшак тастымал белән корытырга гына кирәк була.

Балалар белән тәмле печенье пешерер идегез, матур формалар юкмы? Кибеттән алырга кыйммәт, дисезме? Кул астында фольга барында ник аптырарга. Фольгадан зур гына кисәк кисеп алып, аны буйга кат-кат бөклибез. Каты гына озын тасма барлыкка килдеме? Хәзер шушы тасманы төрле рәвешләргә кертеп бөгеп, үзегез теләгән форманы ясый аласыз.

 

Иртәгә егетегез белән очрашасыгыз бар, ә тешләрегез саргылт кебек тоеламы? Тиз генә ничек итеп агартасы, дип баш ватасызмы? Ничек булсын, билгеле, фольга белән! Фольгадан теш казналыгы зурлыгында бер кисәк кисеп алыгыз да, шуңа чәй содасы кушып болгатылган теш пастасы ягыгыз. Инде бу фольганы тешләргә каплап, кул белән баскалагыз – казналык рәвешен алсын. Бер дигән капа бит!

 

Табагыз ябыштырамы? Берәр нәрсә кыздырсаң, яртысы табага ябышып каламы? Соңыннан таба кырып вакытыгыз үтәме? Нәрсә ярдәм итә инде бу очракта? Фольга, билгеле! Таба төбенә бер-ике кат фольга салып, кырыйларын күтәреп куегыз да, рәхәтләнеп, теләгән әйберегезне кыздырыгыз. Аннары фольгасын алып кына ташлыйсыз, табагыз чип-чиста калачак.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар