​Flylady системасы

Көндәлек мәшәкатьләрдән йончыган хуҗабикәләр өчен флайледи системасы бар. Аны 1999 елда Марла Силли исемле шундый ук хуҗабикә уйлап чыгарган. Әлеге систе­маның нигезендә авторның шәхси тәҗрибәсе ята. «Белсә­гез иде минем моннан ничек туйганымны!» дигән җан ава­­зы танышмы сезгә? Үзегезне плитә янында, идән чүп­рәге тоткан килеш һәм себеркедән башка күз алдына китерә алмыйсызмы? Әфсенләнгәндәй, әсирлек боҗрасын­да итеп хис итәсезме? Бәлки, хәлләр алай ук аяныч түгелдер? 

Марланың «finally loving уourself» – «үзеңне ярат, ни­һаять» дип аталган системасы хуҗабикәләр арасында интернет аша дөнья буйлап тиз арада тарала бара. Хуҗа­бикәләрнең иҗтимагый оешмасы түгел бу, ә вакытны дөрес оештырырга өйрәнү өчен кулланма, ягъни хуҗаби­кәләр өчен ярдәмлек. 
Теләсә кайсы системадагы кебек флайлединың да үз терминологиясе бар. Төп төшенчәләре өчәү: зоналар, көндәлек мәшәкатьләр һәм контроль кенәгәсе яки көндәлек. 

Зоналар, аңлашылганча, өйдәге яки фатирдагы бүлмә­ләрне, мәйданнарны күз уңында тота: аш бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йокы бүлмәсе, коридор һәм башкалар. Һәр зонага аерым атна багышларга була. 

Көндәлек мәшәкатьләр. Төп бурыч – аларны ялкыткыч эштән яратып башкарыла торган шөгыльгә әйләндерү. Алар иртәнге һәм кичкегә бүленә. Иртәнгесенә теш чистарту, иртәнге аш яки макияж салуны кертергә була. Кичкесенә юыну, йоклар алдыннан китап укудан тыш, иртәгәсен һичшиксез үтәлергә тиешле эшләр дә теркәлеп куелырга тиеш. 

Көндәлек. Ул берничә бүлектән тора. Беренчедән, ат­на­лык план. Һәрбер көннең төп эше аерып билгеләнә: кибет­кә бару, кер юып үтүкләү, тәрәзә челтәрләрен алыштыру һәм башкасы. Шулай ук ваграк эшләр дә планда теркәл­сен. Икенчедән, кенәгәдә кирәге чыгардай телефон номерлары язылган бүлек булырга тиеш. Рецептлар өчен аерым бүлек. Һәм шәхсән үзегез өчен кызыклы идеяләрне, фикер­ләрне теркәп бару өчен аерым бүлек булдырырга кирәк. 



Флайледи өчен кирәк булырга мөмкине:

* таймер (аның өчен вакыт олигархларныкы кебек үк кадерле төшенчә, тигез табанлы аяк киеме кебек үк); 
* чиста раковина (бу теләсә кайсы хуҗабикәнең йөзе!); 
* башмак урынына туфлиләр (монда халат урынына күлмәк яки җыйнак киемне дә өстисе килә, хуҗабикәләр өчен дресс-код юк дигәнгә ышанмагыз, көнчыгыш хатын-кызлары бу җәһәттән безнең өчен үрнәк – алар өйдә дә матур). 

Флайлединың принциплары: 
* өйдә чүп-чар, кирәкмәгән әйбер сакламаска, алардан котыла барырга;
* өйдә «кайнар нокталар» була, ул урыннарда пычрак тизрәк җыела, шуңа күрә андый җирләрне күз уңыннан ычкындырмагыз; 
* колач җитмәстәй эшкә берьюлы алынмагыз, флайледи системасына да кинәт кенә күчмәгез, беренче итеп чиста раковинадан башлагыз, калганы үзеннән-үзе киләчәк. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4030
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3978
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3355
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6028
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4700
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек