“Әбү Хөрмә” сөйләгәннәрдән яки Финик агачы җимешенең файдасы нәрсәдә?

Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте
Пәйгамбәребез с.г.в. беркайчан да файдасыз эш эшләргә өндәмәгән. Финик җимеше аның күпсанлы хәдисләрендә телгә алына.
-
Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. “Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән - су эчеп. Чөнки бу – чистарыну” (Әбү Дәүд). Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.
-
“Аджвах сортлы финик – Җәннәт җимеше” дигән сүзләре дә бар (Тирмизи).
-
“Финик җимеше булмаган йортта кешеләр ач кешеләр кебек” (Мөслим). Бу хәдистә аның финикларны төп ризыклар рәтенә куеп каравы чагыла;
-
Абдулла ибн Җәфәр (Аллаһ аннан разый булсын!) әйтә: “Пәйгамбәребез финик җимешен кыяр, карбыз, кавын белән бергә дә ашый иде” (Тирмизи);
-
Пәйгамбәр с.г.в. үзенең сәхәбәләрен, бу татлы җимеш сихердән саклану чарасы, - дип тә өйрәткән;
- Яңа туган баланың аңкавын йомшартылган финик яки бал белән сөртеп алу сөннәт гамәл.
“Әбү хөрмә” ягъни “хөрмә атасы” сөйләгәннәрдән
Истанбул каласында гаҗәеп ачык йөзле, юмарт эшкуар, Коръән хафиз Сами әфәнде белән күрешеп сөйләшү насыйп булды быел. Гарәп илләрендә һәм Туниста үсүче финикларны алып кайтып сату белән шогыльләнә ул. Аны танышлары, дуслары якын итеп “Әбү хөрмә” дип йөртә. Ни өчен диярсез? Чөнки бу кеше финиклар турында көн буе туктамый яратып сөйли ала, ул бу җимешкә гашыйк кеше. Сами әфәндедән ишеткән кайбер кызыклы мәгълүматларны сезгә дә җиткерәм:
“Шундый риваять бар: Аллаһы Тәгалә Адәмне һәм финик җимешен балчыктан бер үк вакытта яралткан. Аларның бу охшашлыгы күп әйберләрдә чагыла: кеше дә, финик җимеше дә бер үк стадиядә үсеш ала. Кеше ана карынында күпме үсә, бу җимешкә дә өлгерү өчен шулкадәр вакыт кирәк. Иң тәмле җимеш – агачында өлгергән финик. Моның өчен кояш офык астында яктыртырга, ә агачның төбе суда, салкында булырга тиеш. Ул йөзем кебек тәлгәшләрдә җитешә. Шуңа күрә табигый шартларда өлгергәндә алар вак була. Ә менә “Патшача” кебек сортларны ясаганда тәлгәштәге финикларны сирәклиләр һәм алар зур, эре булып җитешә. Финик пальмасы үскәндә аның ботагы кибеп җиргә төшә. Шул кипкән ботак “батил” дип атала. Ботак төшкән урыннан тагын финик агачы үсә башлый. Батил сүзе яңа тормыш башлануын аңлата.
Финикларның 90% ы Согуд Гарәбстанында һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә махсус плантацияләрдә үсә. Биредә саф сулы чишмәләр, табигый минералларга бай туфрак бар. Сирәк кенә Калифорниядә үсүен очратабыз. Күп илләрдә, махсус шартлар тудырып, финикларны агачта өлгертергә тырышып карыйлар, барып чыкмый - табигый шартлар кирәк. Күптән түгел Израиль финик үстерә башлады һәм аларны сату өчен бик көчле реклама ысулларын куллана. Дөнья базарында сатуга күбрәк аларның финиклары чыга. Ә Россиягә Ираннан кайткан финиклар күп керә. (Сүз уңаеннан, бездә финик җимешләрен сата торган ике генә кибет бар. Аларның берсе – Казанда, икенчесе – Мәскәүдә).
Бүгенге көндә финикларның 380 төре билгеле. Пәйгамбәребез с.г.в. “Ашва” дигән кара төстәге финикларны яраткан. Ул бары тик Мәдинә каласында гына үсә. Аны үз куллары белән утыртканы мәгълүм. Бу төр финикны көнгә 7 не ашасаң күз тию һәм сихердән сакланырсың, дигән хәдис бар.
Мин нурлы Мәдинә шәһәренә гашыйк кеше. Бу шәһәрдә аэропортта финиклар сата торган кибетем дә бар. Төркиядә мондый сату нокталарым берничә. 1992 елдан бирле финикларны алып кайту һәм сату белән шөгыльләнәм. Без аларны иң элек яхшылап төрәбез, аннан башка урыннарга күчерәбез. Бу бизнесым хәзер инде гаилә бизнесына әйләнде, кызларым да минем юлымнан китте. Аллаһка мең шөкер, эшнең бәрәкәте әйтеп бетергесез. Беләсезме, минем туган җиремдә бары тик булдыксызлар гына институтка укырга керә, ә булдыклы ир-егетләр мәктәпне укып бетерүгә бизнес белән шөгыльләнә башлый.
Татарларда еш кына финикны хөрмә җимеше дип йөртәләр. Бутамагыз! Хөрмә җимеше ул бөтенләй башка җимеш.
Кызганыч, сезнең илгә яңа өлгергән финиклар кертелми, бәлки, ашап та караганыгыз юктыр әле. Сездә бары тик киптерелгән финиклар гына. Чөнки аларның саклану вакыты бик аз. Ә бит аның тәме бөтенләй башка! Пәйгамбәребез с.г.в. финикны шулай яңа өлгергән килеш кулланган”.
Шундый кызыклы сөйләшү ахырында Сами әфәнде һәрберебезгә яңа өлгергән җимешләр өләшеп чыкты. Ә тәме чыннан да үзгә һәм татлы!
Составы һәм файдасы
Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар. Төсләре карадан алып акка кадәр, шулай ук зәңгәр, көрән һәм сары төстәгеләре дә очрый. Төренә карап кайбер саннар үзгәрсә дә, 1 җимешнең уртача составы мондый: 2,2% аксым, 73% - углевод (аны диабетикларга да ашау рөхсәт ителә) 2,3% сүс, селен матдәсе бар. Ахыргы икесе рак авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары куркынычын азайта. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар. Финик җимешендә холестерин юк. Финик аз калорийлы җимеш: бер финикта уртача 23 калорий. Шуңа күрә дә артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы ул. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле. Бу җимеш тагын күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, энергия һәм яхшы кәеф чыганагы булып тора.
Сез беләсезме?
Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча:
-
Олы кешегә организмында тиешле күләмдә витаминнар һәм микроэлементлар саклансын өчен көн саен 1 финик һәм 1 стакан сөт куллану кирәк. Билгеле инде, башка ризыктан да баш тартырга кирәкми. Сәламәт кешенең көндәлек куллану калорийсы уртача 2000-3000 Ккал икәнен онытмыйк.
-
Табиблар бала табар алдыннан авырлы хатыннарга составында фруктоза булган ризыклар кулланырга куша. Бу әни кеше организмында энергия, көч, сөт бизләренең эшли башлавы өчен файдалы. Ә финик - фруктоза чыганагы. Җимешнең тагын бер үзенчәлеге – ул аналык стенасын ныгытуга булыша. Бу кызыклы үзлек нәтиҗәсендә бала табу җиңелрәк һәм күпкә җайлырак башкарыла.
-
Имезү чорында ашалган финиклар әни кешенең сөтен файдалы матдәләр белән баета. Балаларның инфекцияләргә каршы тору көчен арттыра, сәламәтлеген ныгыта;
-
Йокысызлыктан, кәеф юклыктан, депрессиядән интегүчеләргә финик – менә дигән табыш.
Финик җимешенең зарары бармы?
-
Бөерләрендә таш булган кешеләр, баш авыртуы белән интегүчеләргә финик җимешен күп ашамаска кушалар.
-
Ашказаны һәм эчәклектә хроник авырулары булучылар аларны пешкән килеш, мәсәлән, компотка кушып файдаланса яхшы.
-
Финикны ашаганнан соң тешләрдә аның баллы тәме кала, бу кариес китереп чыгарырга мөмкин. Ашаганнан соң тешләрне чистартып кую кирәк.
фото: https://pixabay.com
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.