Аралия гөле

Аралия — биеклеге 1,4 метрга җиткән искиткеч матур гөл. Ул салкынча саф һаваны һәм яктылыкны ярата. Гомумән алганда, чыдам, төрле шартларга яраклашучан үсемлек.
Аралия тиз үсүчән гөл, шуңа күрә артык чыгымланмас өчен кечкенә үсемлек сатып алырга киңәш ителә. Аны даими ашлаганда һәм ел саен күчереп утыртканда ул бигрәк тә яхшы үсә. Ике ел эчендә аның биеклеге бер метрга җитәчәк.
Аралия матур яфраклы декоратив гөл буларак, XIX гасырда ук киң таралган була. Бик сирәк кенә чәчәк ата. Ботаклары көчле булып үссен өчен, һәр яз яшь ботак очларын кискәләп торыгыз. Вакыт-вакыт яфракларын юыгыз.
Тәрбияләү кагыйдәләре
Температура: уртача, ә кышын, мөмкинлектән чыгып, чагыштырмача, түбән температурада тотарга кирәк. Аралия 20 градустан югары температураны начар кичерә.Яктылык: көчле яктылык яисә ярым күләгәлек. Кышын аеруча яктылык яратучан.
Су сибү: яздан көзгә чаклы күп итеп, ә кышын уртача су сибәргә кирәк.
Дымлылык: яфракларына еш кына су бөркегез.
Күчереп утырту: һәр яз.
Үрчетү: җәен сабак үсентесеннән яисә язын орлыктан.
Проблемалар: яфраклары саргая һәм коела. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин. әгәр яфраклары йомшарса һәм шиңсә, гөлнең туфрагы артык дымлы дигән сүз. Ә инде яфракның сынуы һаваның коры булуын күрсәтә.җыерчыкланган яфраклар исә бүлмәдә чамадан тыш коры һава яисә кояш артык булуын аңлата. Җәен аралияне күләгәлерәк урында тотарга кирәклеген онытмагыз. Инде яфраклары тапланып агарса, очлары көрәнсу төскә керсә, сәбәбе су җитмәү була. Аеруча зур аралиягә җәен ешрак су сибәргә кирәк.
«Сөембикә», № 11, 2007.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.