«Төсем булыр», – дип, кайнанам кайчандыр берничә савыт яран гөл бүләк иткән иде. Кып-кызыл чәчәк атучы бу яраннар бер-ике ел матур гына утырдылар да, соңыннан бөтенләй чәчәк атмас булдылар. Сабаклары озынайды, яфраклары сирәкләнде... Яраннарны кисеп, формалаштырырга кирәген белми идем әле ул вакытта.
«Төсем булыр», – дип, кайнанам кайчандыр берничә савыт яран гөл бүләк иткән иде. Кып-кызыл чәчәк атучы бу яраннар бер-ике ел матур гына утырдылар да, соңыннан бөтенләй диярлек чәчәк атмас булдылар. Сабаклары озынайды, яфраклары сирәкләнде... Яраннарны кисеп, формалаштырырга кирәген белми идем әле ул вакытта. Үсеп утырган гөлне кисәргә кирәктер дип башыма да китермәдем. Тәҗрибә соңрак килде.
Чәчәк бөреләре бары тик яшь тармакларда гына мул булганын истә тотып, яраннарны ел да яшәртеп торырга кирәк. Моның өчен картайган, озын булып үскән тармакларны кисеп, гөлне формалаштыралар.
Бу эшне көз көне, гөлләр чәчәк атып бетергәннән соң башкаралар. Дөрес, язга да калдыра аласыз. Шулай да бик оызн булып үскән гөлләрне көз көне киссәң яхшырак. Караңгы көзләрдә, саран кояшлы кышта озын сабакларга яктылык җитмәячәк, бу сабаклар тамырларның көчен генә алачак.
Кисәр алдыннан бер-ике көн яранга су сипми торырга кирәк. Кискәннән соң, ул туфрактагы дымны тиз генә парга әйләндерә алмаячак. Яранның тамырлары артык дымны яратмый.
Кисү-формалаштыруны сары яфракларны, корыган чәчәк сабакларын өзүдән башлыйлар. Аннары куакның уртасына таба үскән, үсемлекне тыгызлап торган сабакларны юк итәләр. Гөл куагы артык куе булырга тиеш түгел.
Үткен һәм чиста пычак яки кайчы белән һәр сабакны төптән 10 см чамасы калдырып кыскарталар. Яфракның өстеннән үк дип әйтерлек кисәргә кирәк. Яфрактан соң сабакны озын итеп калдырсаң, ул корып, гөлне ямьсезләп торачак.
Ян-якка яшь тармаклар чыгарган булса, ул тармакларның очларын чеметеп, үсешен тоткарлыйлар.
Киселгән урынга зеленка тидереп яки утын көле сибеп куегыз. Шул урыннан чир кереп, череп китмәсен.
Кискәннән соң, гөлләрне кояш күзеннән алырга кирәк. Тагын 10 көннән калийлы-фосфорлы ашлама белән ашлап, аны кышкы тынлык чорына әзерлиләр. Көз көне яраннарга азотлы ашламалар кертмиләр.
Кышны яраннар караңгырак, салкынча урында чыкса яхшы. Кояшлы тәрәзә төбендә ул үсәргә омтылып, җәй көне чәчәк атарга дигән көчен сарыф итә. Элек яраннарны кыш көне идән астына ук төшереп куялар иде. Ул анда яхшы кышлый. Тик айга бер тапкыр җылымса су сибәргә һәм февраль башында якты тәрәзә төбенә чыгарырга гына онытмаска кирәк.
Яраннарыгыз җәй көне бакчада үскән булса, кырау сукканчы аларны да савытка күчереп верандага алып керергә кирәк. Шунда ук җылыга алып керсәгез, алар стресс кичерәчәк. Бер-ике көннән генә өйгә кертергә мөмкин.
Бакчада үскән яраннарны да кышка кергәнче кыскартып кисәләр. Өйдә үскәннәреннән аермалы буларак, бу очракта сабакларны яртылаш кыскарталар.
Әгәр дә яран гөлләрегез артык озынаймаган һәм куермаган булса, аларны кисү эшен февральгә дә калдыра аласыз. Февральдә кисеп тә, ул яшь тармакларын үстереп өлгертә ала. Күп кеше яраннарны көзен кисмичә, ничек бар – шулай гына да кышлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк