Элек гладиолусларны туй чәчәге дип атыйлар иде бит. Күпләребезнең күңелендә ул әле 1 сентябрь белән дә тәңгәлләшә. Иң уңган, иң булдыклы хуҗабикәләрнең генә бакчаларында үсә иде кебек ул. Хәзер гладиолусларны күпләр үстерә инде. Бу язмабыз, бәлки, аларга кызык та булмас. Ә менә туй чәчәкләрен беренче генә елын үстергән бакчачыларга файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Гладиолусларны ничек дөрес утыртырга?
Иң беренче кагыйдә – утыртыр алдыннан суганчаларны эшкәртү. Марганцовка эремәсеме ул, 1 процентлы бакыр купоросымы, «Фитоспорин» яки «Максим» препаратымы – суганчаларны кимендә 30 минут тотып, чирләрне йогышсызландырырга кирәк.
Эремәгә салыр алдыннан суганчаны «чишендерәбез» – кабыгын салдырабыз.
Эремәдән алып, суганчаларны бер кат чиста су белән чайкап, киптерәбез.
Гладиолуслар утыртасы туфракка органик ашламалар кертергә кирәкми, югыйсә суганчалар чери башларга мөмкин. Тирестә патоген гөмбәләр булучан. Ә менә минераль ашламаларны куллана аласыз. Яз көне яфракларны үстерү өчен бу – азот, чәчәк бөреләре яралганда – калий һәм фосфор.
Озын булып үскәнгә, чәчәкләрне җил сындыра. Шуңа да кояшлы һәм җилдән ышык урын сайларга тырышыгыз. Андый урын бумаса, чәчәк сабакларын казыкка бәйләргә туры киләчәк.
Гладиолус суганчаларын нинди тирәнлектә күмдерү суганчаның зурлыгыннан һәм туфракның структурасыннан тора. Ләкин 7 сантиметрдан да саерак күмдермәскә кирәк, югыйсә үсемлек бик зәгыйфь булып үсәчәк.
Суганчаны күмәсе чокыр төбенә бераз ком яки вак чуерташ салып калдырсаң яхшы. Бу тамырларны артык дымнан саклаячак.
Дым белән аларның дуслыгы бик кызык. Гладиолус дым ярата, ләкин туфрак артык юеш булмаска тиеш.
Гладиолусларның төп дошманы – трипс. Ул үсемлекнең сутын суырып кына калмый, төрле чирләрне һәм вирусларны да үзенә ияртеп йөри. Күзгә күренми дип, тынычланып йөрмәгез, трипслар бик вак, алар күзгә күренмәсәк дә мөмкин. Кибетләрдә бу бөҗәкләрне юк итәргә булышучы препаратлар күп, шуларны алмаш-тилмәш аралаштырып, сезон дәвамында берничә тапкыр сибеп торырга кирәк.
Чәчәк атып бетереп, ай ярым узганнан соң, суганчаларны җирдән казып алалар. Бу якынча сентябрь урталарына туры килә. Көз бик җылы килсә, октябрь башларыннан да калмыйча казырга була. Гладиолус күпьеллык булса да, безнең шартларда суганчалар туфракта өши. Казып алган суганчаларны башта яхшылап юабыз. Аннары аларны чирләрдән арындыру өчен, берәр төрле препарат белән эшкәртәбез. Алар хакында югарыда телгә алган идек. Эшкәрткәч, тагын бер кат юып, суганчаларны ике ай дәвамында бүлмә температурасында киптерәбез.
Аларны 4–6 градус җылыда саклыйлар. Базда, подвалда, идән астында, җылытылган балконда яки җылы верандада сакларга була.
Бу хаталарны кабатламагыз!
Безнең дә бакчада берничә төп туй чәчәге үсә иде. Тора-бара алар беттеләр: тишелеп чыксалар да чәчәк атмадылар, суганчалары череде...
Без аларны ел да бер урынга утырта идек. Болай эшләргә ярамый, туй чәчәкләренең урынын ел саен алмаштырып торырга кирәк икән.
Утыртыр алдыннан суганчаларны чирләргә каршы эшкәртеп тормадык. Үз бакчабызда үскәч, моны артык эш дип санадык. Бу да хата булган.
Чәчәк сабакларын кискәндә секаторны да дезинфекцияләгән булмады.
Менә шушы хаталарны кабатламасагыз һәм киңәшләребезне тотсагыз, гладиолусларыгыз бик матур булып үсеп, гаҗәеп чәчәкләре белән сөендерер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк