Сарымсакларны да алырга вакыт җитте. Аларны үстерүе бер хәл, кышын бозмыйча сакларга да кирәк. Бәлки, кемгәдер безнең киңәшләр ярап куяр.
Сарымсакны кайчан алырга. Бу сорауны тәҗрибәсез бакчачылар гына түгел, тәҗрибәле бакчачылар да бирә әле. Иртәрәк алсаң, сарымсаклар үсеп өлгерми кала. Соңга калсаң, начар саклана торган була.
Гадәттә сарымсакның өлгереп җитүен кыякларына карап билгелиләр. Аларның 50 проценты инде саргайса, алырга була, димәк. Ләкин быелгы кебек коры елны сарымсак иртәрәк тә саргаерга мөмкин. Бик иртә алган сарымсак шулай ук начар саклана. Аның әле кабыгы ныгып җитмәгән була.
Сарымсак өлгереп җитүнең тагын бер билгесе – орлык тартмасының сабагы тураеп басу һәм орлык тартмасының тышы ярылу. Шуның өчен орлык сабагының берәрсен өзми калдырырга кирәк. Алар – маяк вазыйфасын үти. Ләкин бу да 100 процент ышанычлы билге түгел. Кайбер сорт сарымсакларның орлык сабагы бөтенләй дә тураймаска мөмкин.
Иң ышанычлысы – бер-ике сарымсакны алып карау. Әгәр кабыгы сортына ярашлы төс алса, димәк, сарымсак әзер. Ләкин монда да бер «ләкин» бар. Кайбер сортлар үз төсен кипкәч кенә ала.
Сабагының муентыгы йомшару – шулай ук ышанычлы билге. Сабагының җирдән чыккан өлешенә – муентыгына басып караганда ул әле каты булса, сарымсакны казып алырга иртәрәк.
Борынгылар сарымсакны Питрау узып бер атна үткәч ала башлаган. Питрау 12 июльдә билгеләп үтелә, димәк, 19–20 июльдә бу эшкә керешсәң була.
Суганнан аермалы буларак, сарымсакны сабагыннан тотып кына җирдән тартып чыгарып булмый. Аны йә көрәк, йә сәнәк белән казып алырга кирәк.
Сарымсакны алганнан соң, күпләр бер хата ясый – шунда ук сабакларын һәм тамырларын кисеп ташлый. Сабакларның тулысынча кипкәнен көтү отышлырак. Алардагы туклыклы матдәләр, дым тулысынча сарымсакның башына күчеп бетәчәк.
Күпләр ясый торган тагын бер хата – сарымсакларны бер-берсенә бәреп, туфрагын кою. Бер-берсенә бәргәндә сарымсак имгәнә, шул урыннан чери башлый. Кипкәч, туфрак үзеннән-үзе коелачак. Тамырларын кискәч, сарымсак башлары чип-чиста булып калыр.
Күп кенә тәҗрибәле бакчачылар сарымсакны кояшта киптермәскә киңәш итә. Кояштан пешә башларга мөмкин, диләр.
Сарымсакны сабагы-тамыры киселмәгән килеш зур булмаган бәйләмнәргә бәйләп, караңгы җиләс урында киптерүе яхшырак.
Алу белән сарымсакны юабыз, аннары киптерәбез, диючеләр дә бар. Болай эшләргә киңәш ителми. Дым сарымсакның эчке кабыгына кереп, аны тулысынча бозарга мөмкин.
Көздән утыртылган сарымсак әллә ни озак саклана алмый. Февраль аена ул инде кибә, бозыла. Кышка саклау өчен аның җәйге сортлары кулайрак. Андый төрен русча «яровой» дип атыйлар.
Сарымсак кышын салкынча һәм артык коры булмаган урында сакланырга тиеш. Ачык савытта ул тиз кибә, өстен капларга кирәк. Калын кәгазь капка салып, идән астында, базда, суыткычның аскы киштәсендә сакларга була. Өч литрлы банкага тутырып куеп та саклаучылар бар.
Бәлки, тәҗрибәле бакчачылар үз белемнәре белән уртаклашыр. Сез сарымсакны кайчан казып аласыз, аннары аны ничек саклыйсыз? Уртаклашыгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк