Логотип
Бакча

Салкын. Үсемлекләргә ничек булышырга?

Атнага сузылган салкын һава бакчачыларның барлык планнарын кырды да салды. Ярар планнарны гына кырса, үсемлекләрне дә кырды. Аларга бу сынауны җиңелрәк кичәргә ничек ярдәм итеп була? Берәр чарасы бармы?

Бакчадагы агач-куаклар, гөлләр салкыннан куырылып, саргаешып утыралар. Яфракларның саргаюына чир дә, начар туфрак та гаепле түгел, салкын гына гаепле. Хәзергә алар үзләренең үсешләрен туктатып тордылар. Стресс вакытында үсемлекләр ачыга. Сез аларны иң уңдырышлы туфракка утырткан булсагыз да, салкында аларның тамырлары үз функцияләрен башкара алмый. Туфрак салкын булганга, тамырлардагы микроорганизмнар (микоризалар) йокы халәтенә күчә, туклыклы матдәләрне үзләштерми башлый. Беренче чиратта үсемлекләр магний кытлыгы кичерә. Ул аларга хлорофилл өчен кирәк. Магний кытлыгы аркасында яфраклар саргая. 
Яфракларның шәмәхә, зәңгәр-кызгылт төскә керүе фосфор һәм калий җитмәгәннән. Әлеге элементлар салкын туфракта үзләштерелми. 
Туклыклы матдәләр җитми икән дип, үсемлекләрне тизрәк ашларга ашыкмагыз. Көн җылынмыйча торып, моның файдасы булмаячак. 

Хәзер нишләргәме? Стресс кичергән үсемлекләргә хәзер үсеш стимуляторлары һәм регуляторлары ярдәм итә ала. Ләкин аларны белеп кулланырга кирәк. Стимуляторлар үсемлекләргә бик көчле тәэсир итә. 
Стимуляторлар-фитогормоннар төп дүрт төркемгә бүленә. 
Беренче төркем – ауксиннар. Алар тамыр системасы һәм камбий күзәнәкләре үсеше, шулай ук файдалы матдәләрнең үсемлек буйлап таралуы өчен җаваплы. Ауксиннардан безнең кибетләрдә күбесенчә «Корневин» дигәне сатыла. «Гетероауксин» дигәне дә бар. 
Гиббереллиннар – чәчәк ату, җимеш яралу, орлык өлгерү, уңышны арттыру, бүлбеләрне һәм суганчаларны йокы хәленнән чыгару өчен җаваплы. Ауксиннардан аермалы буларак, алар файдалы матдәләрнең үсемлек буйлап таралуын түгел, ә аларның туплануын тәэмин итә. Мөгаен, «Завязь», «Бутон» дип аталган препаратларны күбегезнең күргәне һәм бәлки кулланганы да бардыр. 
Цитокининнар – күзәнәкләрнең бүленеше, бөреләрнең уянуы өчен җаваплы. Яфракларның картаю процессында катнаша. Кибеттә «Цитокининовая паста», «Цитодеф» дигән препаратлар сатыла. 
Брассиннар – үсемлекләрнең иммун системалары өчен җаваплы, аларның авыруларга, стресска каршы торучынлыгын арттыра, җимешләрнең һәм орлыкларның өлгерүендә катнаша. Безгә иң танышлары: «Эпин», «Эпин Экстра». 

Табигый стимуляторлардан:
Кычыткан төнәтмәсе үсемлекләрнең тамыр системасын үстерүче буларак кулланыла ала. Ләкин башта аны ике атна әчетергә кирәк. 
Ипи пешерә торган чүпрә шулай ук бик яхшы үсеш стимуляторы. 1 литр суга 100 г чүпрә һәм бал белән ясала. 

Хәзер үсемлекләргә нәрсә сибәргә?
Салкыннарны җиңелрәк кичерер өчен хәзер үсемлекләргә «Эпин», «Эпин Экстра», «Циркон» ярдәм итәчәк. 
Ә менә яңа гына утырткан үсемлекләргә, агач-куакларга «Корневин» препараты сибәргә киңәш ителә. 
Көннәр җылыткач, аларга шулай ук «Эпин» һәм тамырлары ныгып китсен өчен «Корневин» сибәсе булыр. 
Әгәр помидор, борыч үсентеләре өйдә бик биек булып үсеп китсәләр, аларны үсешен туктатып тору өчен «Атлет» препараты куллана аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар