Логотип
Бакча

Розаларны ничек кышлатырга?

Розаларның кайбер сортларын кышка ныгытып капламыйча гына кышлатып булмый.  Аларны каплар өчен әлегә иртәрәк, моны октябрь ахыры, ноябрь башларында башкарырга кирәк. Иң яхшысы – ашыкмау. Җылыда каплап куеп, розаларны бөтенләй харап итәргә мөмкин.


Розаларның кайбер сортларын кышка ныгытып капламыйча гына кышлатып булмый. Аларны каплар өчен әлегә иртәрәк, моны октябрь ахыры, ноябрь башларында башкарырга кирәк. Иң яхшысы – ашыкмау. Җылыда каплап куеп, розаларны бөтенләй харап итәргә мөмкин.
Розаларның барлык төрләрен дә капларга кирәкми. Анысын сатып алганда ук ачыкларга кирәк. Мәсәлән «парковые» дип йөртелүче төргә кергән сортларны, кышка чыдам булган Скаброза, Сноу Пейвмент, Йенс Мунк, Джон Дэвис, Ханза дип аталган сортларны кышка каплап калдырмаска да була. 
Иң беренче эш итеп, розаларны башта тукландырабыз. Бу эшне сентябрьдә башкаралар.  Җәйге чордан аермалы буларак, көзен розалар калий, фосфор һәм кальцийга мохтаҗ. 
Ашламаны үзегез дә ясый аласыз: 10 литр суга 16 г калий монофосфаты һәм 15 г суперфосфат салып эретегез дә һәр төпкә 4 литр күләмендә сибеп чыгыгыз. 
Утын көле белән дә ашларга була. Ул 1 квадрат метрга 3 литрлы банка күләмендә кертелә. Кибеттә әзер ашламалар да бар. «Осенний» дип язылганын эзләгез. 
Розалар төрле чирләргә бирешүчән. Сентябрь аенда аларга чирләрдән профилактика үткәрәләр. Моның өчен 3 процентлы бакыр купоросы, «Хом», «Бордос» сыекчасы, марганцовка эремәсе, «Фитоспорин», «Бактофит», «Скор», «Топаз» кебек препаратлар кулланыла. 
Кышка розаларны кисәргәме, кисмәскәме – бәхәсле мәсьәлә. Әлбәттә, корыган, сынган, карт, авыру, артык яшь булып, кышка өлгереп җитмәгән ботакларны кисәргә кирәк. Агачланырга өлгермәгән ботак очларын да кисәбез. Артык биек булып үсеп киткән ботакларны да кышка 40 сантиметр чамасы гына калдырып кыскартсаң яхшы. Каплар алдыннан коелмаган барлык яфракларын, бутоннарны да өзеп аласы. 
Гөлҗимешкә ялганган розаларның тамырлары салкыннарга чыдам, ләкин менә аларны яшь ботаклардан үзегез үрчеткән булсагыз, тамырларын капларга кирәк. Моның өчен пычкы чүбе, салам, черемә, торф, корыган яфраклар кулланыла. Үзенең туфрагын гына куак төбенә өеп куярга ярамый, болай тамырлар ачылып калырга мөмкин. 
Үрелеп үсә торган розаларны кышка каплап калдыру өчен көннәр җылы вакыттан ук ботакларны терәкләреннән алып, җиргә егып куярга кирәк. Салкында ботакларны бөгүе кыен, алар сына башлый. Аскы якка коры такта яки рубероид куеп калдырырга онытмагыз. 
Розаларны көннәр инде суытып, салкын температура урнашкач кына томалыйлар. Төпсез чиләк, әрҗә, тимер дугалар, такталар ише кул астындагы әйберләрдән башта каркас ясарга кирәк. Каркас өстеннән тукылмаган материал каплана. Шикәр-оннан бушаган ак капчыкларны да капларга була, алар артык юешләнми, авыраймый. Дымны сеңдерә торган материаллар бу максат өчен ярышсыз. Салам, ылыс, коры яфраклар белән дә томаларга була, ләкин саламга, яфракларга тычканнар ияләшүчән. 
Розаларга кышкы салкыннар гына түгел, көзге яңгырлар да зыян итә. Артык дымнан саклар өчен, тукылмаган материал өстеннән бер кат полиэтилен пленка да ябалар. Ләкин аның аскы итәгеннән җил йөрергә тиеш. 
Розалар – бакчаның күрке. Киләсе елга да бакчабыз матур булсын дисәк, көзен менә шулай тырышырга туры килә шул. 


 

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар