Кайбер бакчачылар помидорларның аз яралуынна зарлана. Сабагы юан, яфраклары котырып үсә, ә җимешләре юк, диләр. Күп очракта моны азот күплегенә сылтыйлар. Ялгышалар. Моның өч төрле сәбәбе булырга мөмкин.
Кайбер бакчачылар помидорларның аз яралуыннан зарлана. Сабагы юан, яфраклары котырып үсә, ә җимешләре юк, диләр. Күп очракта моны азот күплегенә сылтыйлар. Ялгышалар. Моның өч төрле сәбәбе булырга мөмкин.
Язын помидор орлыкларын чәчкәндә кабындагы язуларга игътибар иткән булсагыз, анда һәр сортның үзенчәлекләре язылган. Кайбер сортлар бик көчле вегетатив масса үстерүчән, бу – аларның сорт үзенчәлеге. Үзегез беләсез, табигатькә каршы килә алмыйсың һәм азотның монда бернинди катнашы юк.
Помидор куагының көчле булып үсеп китүен, ә помидорларының аз яралуын күп бакчачылар фосфор һәм калий кертеп төзәтмәкче була. Ләкин бу ярдәм итми, чөнки гаеп ничек ашлауда түгел.
Быелгы кебек, төннәр салкын, көндезләрен дә артык эссе булмаган җәйдә помидорлар гадәттә аз яралучын. Сәбәбе – фотосинтез продукты булган асимилятларда. Температура түбән булганлыктан, алар сарыф ителми, үсемлекнең тукымаларында туплана бара. Менә шунлыктан помидорлар яфракка котырыша.
Икенче сәбәп – җәйнең кояшка саран булуы. Көннәр болытлы торса, помидорларга кояш яктысы җитми. Шунлыктан үсемлек күбрәк яфрак массасы үстереп калдырырга тырыша, бар көчен шуңа сарыф итә. Нәтиҗәдә, помидорлар аз ярала. Бу бездән генә тора торган сәбәп түгел, ни хәл итәсең.
Өченче сәбәп – җылылык һәм дымлылык нисбәте. Температура югарырак булган саен, дымлылык та югарырак булырга тиеш. Помидорлар өчен оптималь җылылык һәм дымлылык – 22 градустан 28 градуска кадәр. 30 градус – инде стресс. Ә дымлылык 60–66, 70–75 процент булса яхшы. Дымлылык һәм температура артык булса, помидорларның серкәләнүе туктала. Серкәләнү балмагач, җимеше дә булмый инде.
Чынлап та, кайчагында азот күплеге дә помидорларның аз яралуына китерә. Аны ачыклавы кыен түгел: янсабакларын өзә торасың, алар берничә көн эчендә кабаттан үсеп җитә. Яфраклар да, сабаклар да тиз сынучанга әйләнә, ялгыш кына кагылып киткәннән дә сына. Чәчәк чугыннан да янсабаклар үсеп чыга. Яфрак сабы төбендә кечкенә генә өстәмә яфраклар барлыкка килә.
Мондый очракта үсемлекнең артык сабак һәм яфракларын өзеп, җимешләр яралуны стимуллаштырырга мөмкин.
Монокалий фосфат дигән ашламаны ун көн аралыгы белән ике тапкыр сибү дә помидорларга «монда кемнең хуҗа икәнлеген» исләренә төшерергә булыша. Ничек кулланасы кабында язылган. Гадәттә, 10 литр суга 10 г ашлама алына.
Үсемлекнең яфракка котыруын стресс ярдәмендә дә туктатып була. Мәсәлән, су сибүне туктатып торып.
«Циркон» ише стимулятор сиптереп тә, помидорларның җимеш бирүен тизләтергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк