Логотип
Бакча

Помидорга су сибүнең дүрт кагыйдәсе

Яхшы уңыш алу өчен помидорга суны вакытында сибү генә җитми, суны сибә белеп тә сибәргә кирәк. Бу язмада әнә шушы гади генә эшнең дүрт кагыйдәсе турында сөйләшербез. Помидорларыгыз фитофтора һәм башка чирләр белән чирләмәсен өчен, бу киңәшләребез бик тә ярап куяр. 

Яхшы уңыш алу өчен помидорга суны вакытында сибү генә җитми, суны сибә белеп тә сибәргә кирәк. Бу язмада әнә шушы гади генә эшнең дүрт кагыйдәсе турында сөйләшербез. Помидорларыгыз фитофтора һәм башка чирләр белән чирләмәсен өчен, бу киңәшләребез бик тә ярап куяр. 

Беренче кагыйдә – вакыт. Без бакчага суны кайчан сибәбез? Бик дөрес: кичке якта, кояш баер алдыннан. Менә бу беренче хата. Помидорларга суны кояш баегач сибәргә ярамый: дым һәм төнге салкын – фитофтора үрчесен өчен иң кулай шарт. Помидорларны кояш баерга кимендә ике сәгать кала сугарырга кирәк. Әгәр кояш бакчадан иртәрәк китә икән, димәк, кояш киткәнче кимендә 2 сәгать вакыт булырга тиеш. Ә иртәнге якта кояш чыгып, ике сәгать узганнан соң гына сугаралар. 

Кояш баегач сугару фитофтора белән генә янамый. Төнгә каршы су сипкән очракта помидорлар ярыла. Төнге салкынча һавада үсемлекләрнең тукымаларындагы температура кими, су йөри торган тамырлар кысыла. Яфракларның суны парга әйләндерүе төнлә тукталып тора. Тамырлардан менгән басым аркасында үсемлекнең җимешләре ярыла. 

Икенче кагыйдә – температура. Җәйге челләдә без үсемлекләребезгә салкынча  су бөркеп, аларны кызудан сакларга тырышабыз. Шул рәвешле үз кулыбыз белән аларга үзебез үк зыян китерәбез. Игътибар иткән булсагыз, эсседә помидорларның яфраклары эчкә таба бөгәрләнә, үсемлек суның парга әйләнүен тоткарлый. Помидор куагы законы буенча – яфраклар дымны парга әйләндерми икән, тамырлар җирдәге дымны суырмый. Эсседән интеккән помидорларны без су белән дә сыныйбыз булып чыга. Помидорларыгызны көндезге челләдә сугарырга уйласагыз, су һава температурасы белән тигез булырга тиеш, ул чагында сугарудан файда бар. 

Өченче кагыйдә – сугару ешлыгы. Бакчачылар белә – үсемлекнең тамыры никадәр тирәнрәк китсә, ул шулкадәр чыдамрак һәм көчлерәк була. Помидорның да тамыры бик тирәнгә китеп үсә ала. Тик без моңа үзебез үк комачаулыйбыз. Ничекме? Суны аз-азлап гел дә сибеп торып. Болай эшләгәндә тамырлар туфрак өслегендә генә формалаша, тирәнгә китми. Гел су сибеп тору туфракны да тыгызлый, аның әчелеген арттыра. Шуның аркасында үсемлекләр үзләренең бар потенциалын файдалана алмый кала. 

Помидорга суны сезонга дүрт тапкыр мул итеп сибү дә җитә. Берсе – утыртып, тамыр җибәргәч. Икенчесе – чәчәк атканда. Өченче тапкыр – җимешләр яралганда. Дүртенчесе – җимешләр пешкәндә. Әлбәттә, җәй бик коры һәм эссе килсә, суны ешрак сибәргә туры килә. 

Дүртенче кагыйдә – калий һәм кальций нисбәтен саклау. Помидорлар әчелеге ким булган туфракны ярата. Туфракның әчелеген киметү өчен, без, бакчачылар, күп очракта утын көле кулланабыз. Утын көле калий чыганагы да. Калийның күплеге туфракта кальцийның  микъдарын да арттыра. Бу исә җимешләрнең ярылуына китерә. Калий күп булса, үсемлекнең тамырлары буйлап су йөреше тизләнә, җимешләрдә артык су туплана һәм нәтиҗәдә, ярыла. Болай да нейтраль туфракта күп күләмдә утын көлен куллану помидорлар өчен зыянга булырга мөмкин. Барысында да чама кирәк шул. 

Теги: Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар