Помидор-борыч рассадаларын теплицаларга күчереп утырту чоры да җитеп килә. Кемдер аларны инде күчерергә дә өлгерде. Әгәр бу эшкә әле керешергә генә уйласагыз, безнең киңәшләргә дә колак салыгыз.
Үсентеләр стресс кичерми генә тизрәк тамырлансын өчен, берничә мөһим кагыйдәне белергә кирәк.
Беренче кагыйдә: үсентеләрне чыныктыру. Көннәр җылы торганда аларны балконга яки верандага чыгарып куегыз. Башта көндез генә балконда тотсагыз, бераздан төнгә дә шунда калдырырга кирәк. Веранда яки балконыгыз булмаса, тәрәзәне ачык калдырыгыз. Салкынча температура үсентеләр буйга сикереп озынаймасын өчен дә кирәк.
Икенче кагыйдә: үсемлекләргә су сибүне киметү. Утыртырга бер атна кала, суны бөтенләй дә сипмәскә мөмкин (ләкин туфрак бөтенләй корып бетәргә тиеш түгел). Сула төшкән үсентеләрнең сабак-яфраклары йомшак була, алар күчереп йөрткән вакытта сынмый. Үсентеләрегез шәһәр фатирында булып, аларны дачага алып кайтканда да шулай сулдырсагыз, сыну ихтималы бик нык кими.
Өченче кагыйдә: нәкъ утыртыр алдыннан гына үсентеләрне суга туендыру. Бу вакытта суны бик мул итеп сибәргә кирәк. Бер чиләк суга бер чәй кашыгы калий сульфаты да сала аласыз.
Дүртенче кагыйдә: үсентеләрне җиргә туфрак 12–15 градуска кадәр җылынгач кына утыралар. Салкын туфракта үсентеләрнең тамырлары үсә алмый, алар чирләп кенә утыра. Ориентир – бакчадагы үләннәр. Түтәлләргә үләннәр чыгып, җир өсте яшелләнеп, чирәм күтәрелсә, димәк, туфрак инде җылынган.
Бишенче кагыйдә: үсентеләр утыртасы чокырларга башта бер кушуч черемә, аннары чокыр тулып торырлык итеп су салып чыгыгыз. Су сеңгәннән соң, үсентеләрне утырта башларга була. Әгәр бакчагызда аю кырмыска – медведка булса, һәр чокырга берәр уч вакланган йомырка кабыгы да салыгыз.
Алтынчы кагыйдә: артык озын булып үсеп киткән үсентеләрне кыска калдырам дип, бик тирән чокырга утыртырга ярамый. Тирәндә әле җир җылынып бетмәгән була. Бу очракта саерак кына канау казып, үсентене бераз яткырыбрак утыртырга мөмкин. Тагын бер вариант: бик озын булса, помидорның сабагын төбеннән кисеп, яңадан тамырландыру. Ул тиз тамырлана.
Җиденче кагыйдә: үсентеләрегезнең беренче чәчәк бөресе инде ачылган булса, аны өзеп ташларга туры киләчәк. Бу очракта икенче чәчәк бөреләре тизрәк ярала.
Сигезенче кагыйдә: күчереп утыртканнан соң, үсентеләрне җете кояштан бераз күләгәләп торырга һәм суны берничә көннән генә сибәргә кирәк. Күләгәләмәсәң, аларның яфраклары кояшта пешә. Ә су исә туфракны катыра, әлегә аларга чокырга салып калдырган су да җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк