Әле петунияләрегезне бакчага чыгарып утыртырга өлгермәгәнсездер? Быелгы май барлык срокларны да кичектерде бит. Менә хәзер бу эш белән шөгыльләнсәң дә була, көннәр җылыта бугай. Петунияләр кырауларга чыдаса да, аларны бакчага төнге температура 10 градустан да түбән төшми башлагач кына утырталар.
Петунияләрегез бөтен бакчагызның күрке булып, чәчәкләрдән генә торган шарга әверелсен өчен, аның өч шартын үтәргә кирәк.
Беренче шарт
Бу гөл ашлы, көпшәк туфракны һәм кояшлы урынны ярата. Күптән ашланмаган ярлы туфракта ул бик начар гына чәчәк ата. 1 квадрат метр түтәлгә 1 чиләк черемә керткәндә генә ул купшы шарны хәтерләтәчәк.
Асылмалы савытларда яки вазоннарда үстерәсе булсагыз, туфракка торф та кушыгыз. Торф белән бакча туфрагы бергә-бер алынырга тиеш. Торф туфракны көпшәкләндерә, андый туфракта кислород күп була. Тагын бер сере: торф кушылган туфрак җиңелрәк тә. Әгәр гөл үскән савытны бер урыннан икенче урынга күчерәсе булса, җиңелен күчерүе җайлырак бит. Асылмалы чүлмәкләргә дә кагыла бу.
Утыртасы чокырларга башта күп итеп су салыгыз. Утыртканнан соң тамыр бикләгәнче гөлгә бу кадәр су сибеп булмаячак. Суны аз сипсәң, туфрак тиешенчә чыланмый.
Петунияне беренче яфракларына кадәр күмдереп утырталар.
Икенче шарт
Бу шарт бер петуния өчен генә түгел, җәй дәвамында чәчәк ата торган башка гөлләргә дә кагыла. Чәчәк бөреләре гел яралып торсын өчен, петунияне даими ашларга кирәк. Иң яхшысы комплекслы ашлама: азот, фосфор һәм калий тигез күләмдә булганы. Ашламаны һәр ике атна саен кулланалар.
Комплекслы ашламадан тәнәфес ясап торган арада яфракларына калий монофосфаты да сиптерсәгез, чәчәкләре җете, зур булачак, озак коелмыйча торачак.
Петуния туфракның кипкәнен дә, артык чыланганын да яратмый. Суны еш сибеп торырга кирәк. Кашпода үскән гөлләргә суны һәр көнне сибәләр.
Өченче шарт
Петуния чәчәктән генә торган шарга әверелсен өчен, аның ботак очларын кисеп, формалаштыралар. Моны әле рассада этабында ук башлыйлар, бакчага чыгарып утыртканнан соң дәвам итәләр. Ләкин шуны онытмагыз: кискәннән соң, хәл алыр өчен, петуниягә вакыт кирәк. Бу вакытта ул чәчәк атмый. Тәҗрибәле бакчачылар формалаштыруны бакчага чыгарып утыртканчы ук тәмамлый.
Петуниянең кайбер сортлары җәй уртасына таба «пеләшләнә» башлый. Андый куакны кыскартып кисеп, азотлы ашлама белән ашлыйлар. Бераздан ул яңа яфраклар, яңа сабаклар, яңа бөреләр чыгарачак һәм тагын шау чәчәккә күмеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк