Логотип
Бакча

Орлыклар әзерли башларга вакыт

Бакчасы булган кеше белә инде: яз җиткәч, кибеттә йә сиңа кирәкле сорт булмый, йә ул кыйммәт була. Үзеңә кирәкле сортны тапканда да, орлыкларның тишелеше начар булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны үзең әзерләүдән дә яхшысы юк. Хәзер моның өчен бик тә кулай вакыт.

Бакчасы булган кеше белә инде: яз җиткәч, кибеттә йә сиңа кирәкле сорт булмый, йә ул кыйммәт була. Үзеңә кирәкле сортны тапканда да, орлыкларның тишелеше начар булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны үзең әзерләүнең дә яхшысы юк. Хәзер моның өчен бик тә кулай вакыт.

Кыяр орлыгы
Теләсә кайсы яшелчәнең орлыгын алганчы, аның гибрид булу-булмавын ачыкларга кирәк. Бәлки, капларын саклап калгансыздыр, анда гибрид булуы тәгаен языла. Гибрид берничә сортны ясалма кушып ясала. Андый орлыктан үскән яшелчәнең яхшы сыйфатлары киләсе буынга тапшырылмый. Шуңа күрә гибридлардан орлык алмыйлар. Бары сортлы яшелчәләрдән генә орлык алып калып була. 
Орлыкка кыярның үз сортына хас сыйфатлары ярылып яткан экземплярын калдыралар. Ул тапсыз, шома, сәламәт булырга тиеш. Сабагында килеш кыярның тышы көрән төскә кергәнче һәм кабыгы өстенә челтәр бизәк чыкканчы тоталар. Сабагында йомшарганчы тотарга ярамый, югыйсә орлыкларның сыйфаты начарлана. Кыярны берәр атналап җылы урында өлгертеп бетерәләр. Аннары урталай бүлеп, орлыгын алалар. Орлыкларны суга салып, зәгыйфьләреннән аралыйлар. Буш орлыклар өскә калкып чыга. Суын саркытып, орлыкларны таратып киптерәләр. Кыяр орлыгы беренче елны түгел, икенче елны уңышны яхшырак бирә. Аны 6-7 ел сакларга була. 

Помидор орлыгы
Бу эштә иң мөһиме: помидорны вакытыннан алда өзмәү. Сорт билгеләре аерымачык күренеп торган иң матур помидорны тамгалап куегыз. Монысы башкалар белмичә өзмәсен өчен кирәк. Аны биологик өлгергәч кенә, ягъни пешкәч, өзеп, тагын берәр атналап җылы урында өлгертеп бетерәбез. Игътибарлы булыгыз: чери башламасын! Пешеп җиткән һәм йомшарган помидорны урталай ярабыз. Чәй кашыгы белән орлыкларын алабыз. Орлыкларны суыннан арындырмыйча, бергә киптерергә дә була. Бу аның тишелешенә берничек тә йогынты ясамый. 
Әгәр инде кибеттәге кебек, орлыкларның чиста булуын теләсәгез, аларны ачытырга кирәк. Моның өчен орлыкларны суты белән бергә пыяла банкага салып, бераз гына су өстибез. Капкачын ябып, беразга тәрәзә төбенә куеп торабыз. Орлыклар тизрәк чистарсын өчен, көн дә банканы селкетәбез. Өч-дүрт көннән орлыклар банка төбенә төшеп утыра. Суын түгеп, орлыкларны чайкатабыз һәм кәгазькә җәеп, караңгы урында киптерәбез. 

Борыч орлыгы
Борыч орлыгын әзерләүнең кыенлыгы шунда – безнең кыска җәйдә ул өлгереп җитмәскә мөмкин. Алай да сынап карый аласыз. Орлыкка дигән борычларны биологик өлгерү чорына кергәнче (кызарганчы, саргайганчы, әфлисун төсенә кергәнче) куагында калдырабыз. Аскы ботаклардагы борычлар тизрәк өлгерә. 
Борычны өзгәч, өйдә җылыда тагын 4-5 көн тотабыз. Бу арада борычның кабыгы бөрешә башларга тиеш. Стеналары юкарганчы тотарга кирәкми. Озак тотсаң, орлыклар тирән тынлык чорына күчә. Аларны уяту өчен яз көне стимуляторлар кирәк булачак. Гадәттә ачы борычны без бөтен килеш киптерәбез дә, кыш урталарында гына орлыгын алу турында уйлана башлыйбыз. Бу вакытта орлыклар тирән тынлык чорына кергән була. Башка төр яшелчәләрдә күзәтелми ул, нәкъ менә борычта гына. 
Борычның орлыгын алуы кыен түгел. Урталай ярып, орлыкларын алгач, суга салып, тукларын аерырга гына кирәк. Аннары тастымалга таратып, киптерәсе генә кала.

Баклажан орлыгы
Үз бакчаңда үскән баклажанның безнең шартларда орлыгын өлгертүе бераз бәхәслерәк тема булса да, тәвәккәлли аласыз. Бу яшелчәне без гадәттә техник өлгерү чорында өзәбез. Ә орлыгын алыр өчен баклажанның да биологик өлгерү чорын көтәргә кирәк. Бу вакытта аның төсе ачыклана, тыгызлыгы һәм ялтырап торуы бетә. Орлык өчен беренче җимешләрне калдыру яхшы идея түгел, чөнки алар һава торышы бигүк уңай балмаган шартларда ярала. Өлгереп җиткән баклажанны өзеп, өйдә тагын атна-ун көн җылыда тоталар. Беренче карашка гына баклажанның орлыгын йомшагыннан аерып алуы кыендыр шикелле, чынлыкта, баклажанның уртасын орлыгы-ние белән алып, кәгазь өстендә киптерәләр. Ул тиз кибә һәм орлыклары җиңел генә коела. Орлыкларны юмаска кирәк.

Шул рәвешле, теләсә кайсы яшелчәнең: кабак, ташкабак, карбыз, кавын, борчак, фасольнең орлыгын үзегез әзерли аласыз. 

Теләсә кайсы орлыкны караңгы урында киптерәләр. Кипкәч, кәгазьгә төреп, нинди орлык икәнен һәм җыелган елын язып куегыз.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар