Көзен бакчада ниләр утырталар?

Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә?
Беренче чиратта:
- Җимеш агачлары һәм куакларының ботакларын кисәргә кирәк;
- Туфракка ашлама кертеп, кирәк булса, “дәвалап” алалар;
- Җирне казып чыгарга кирәк;
- Җылытылган түтәлләр ясарга;
- Җир кишәрлеген җыештырырга.
Боларны эшләү шактый көч сорый, шуңа һәр төр эшне берничә көнгә бүлеп, урамда яхшы һава торышы сакланган чорда эшләнеп бетәрлек итеп бер тәртипкә салырга кирәк. Кояшлы җылы көннәр әле күпме булыр? Монда халык сынамышларына таянырга да була. Сынамышлар календарендә бакча эшләре өчен уңай булган көннәр дә күрсәтелә. Мәсәлән, кайбер дини бәйрәмнәр вакытында эш башларга кирәкми, алар баребер уңышлы булмас.
Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Кышка кадәр алар үсеп кала, ә инде язын беренче уңышны да җыеп алырга була. Көзен бакчада ниләр утыртырга мөмкин икәнлеген күп кеше белми. Ә бит сентябрьдә һәм хәтта октябрь башында да көннәр шактый җылы була, һәм бу вакыт эчендә үсемлекләр тамыр җибәреп бераз ныгып та кала ала.
Көздән чәчүнең үз өстенлекләре бар:
- Язын бакча утыртыр өчен азрак вакыт таләп ителә;
- Язгы уңышны бер-ике атнага иртәрәк җыеп алып була.
Кимчелекләре дә бар:
- Үсентеләр шытып чыгып, һәлак булырга мөмкин;
- Яхшы тәрбияләнгән, җиңел туфраккка гына утыртырга була;
- Язын явым-төшем күп булып, су басса, чыккан үсентеләр һәлак булырга мөмкин;
- Салкыннарга чыдам үсемлек төрләрен генә көздән чәчеп калдырып була.
Көздән ниләр чәчәбез һәм бу эш ничек башкарыла?
Кышка чәчеп калдыра торган тәмләткечләр һәм яшелчәләр:
- сарымсак,
- кара суган,
- кузгалак,
- яфраклы петрушка,
- укроп,
- кишер,
- чөгендер,
- гәзнич (пастернак).
Халык сынамышлары буенча, сарымсакны Покрау бйрәменәчә, ягъни 14 нче октябрьгә кадәр утыртырга кирәк.
Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә куркырга кирәкми. Киресенчә, салкында шытымнар чыныгып кала, беренче кыраулар төшә башлаган чорга алар инде шактый ныгый. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – нульдән 2-3 градус югарырак җылылык санала.
Чәчү өчен иң яхшы урыннар:
Көзге үсемлекләр өчен урынны белеп сайлау зарур. Язын су җыелып тормасын, ә кышын ул җирне калын гына кар капласын, карны җил очыртып торырлык булмасын.
Буразналарны бик тирән итмиләр. Чәчүлек орлыгы гадәттәгедән 20-25 процентка эрерәк булсын. Орлыклар өстенә торф яисә черемәле туфрак сибәләр, аннары чыршы ботаклары йә салам белән каплыйлар.
Көздән утыртыла торган чәчәкләр
Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта.
Сары төстәге нәркис чәчәкләре
Крокус чәчәкләре
Флокс чәчәкләре
Чалма чәчәк
Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Утыртканда вакытын дөрес сайларга кирәк: туфракка кырау төшкәнче бер ай кала, соңгарак калсаң, чәчәкләр һәлак булу ихтималы зур. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр вакыт моның өчен иң яхшысы санала.
Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм гвоздика да килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый.
Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.
Көзен утырта торган агачлар
Җимеш агачларының кайбер төрләрен көздән утыртып була. Шундыйларның берсе – груша. Көз көне утыртканда бу агач урынына яхшы гына ияләшә, күп итеп су сибүне яки тәрбияләүне таләп итми. Бары гадәттән тыш кызу көннәр торса яки корткыч бөҗәкләрне агуларга кирәк булганда гына күпмедер хезмәт кую кирәк булачак.
Җиләк-җимеш агачлары
Грушаның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Безнең бакчаларда яратып үстерелә торган алмагач та шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге – алар язга кадәр җиргә ияләшеп, тамыр системасын ныгытып кала.
Груша агачы
Слива агачлары да көз көннәрендә утыртыла. Җимеш агачларын алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашлама керткәндә аны алдагы җиде елга исәпләп салалар. Туклыклы матдәләр җитмәсә, агач һәлак булырга мөмкин, яисә җимешләрен саран бирер.
Көзен утыртыла торган киң таралган яшелчәләр
Алда санап үтеләчәк яшелчәләр һәр бакчада диярлек үстерелә. Күпләре утыртырга да җайлы, артык тәрбия дә сорамый.
Башлы суган алыр өчен вак суган чәчү
Бу суганның диаметры якынча 1-2 см, ләкин көздән чәчәр өчен иң вагын – 0,8 – 10 миллиметрлысын алырга кирәк. Көзен мондый орлыкны теләсә-кайсы базарда табып була, бәясе дә кыймәт түгел. Нигә иң вак суганны сайларга кирәк дигәндә, вак орлыкның чәчәк “уклары” юк, ә сабаклары кечкенә һәм зәгыйфь була. Ләкин июнь башында ук сез өлгергән башлы суган җыеп алырсыз.
Суганны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар.
Башлы суган
Чәчү вакыты – сентябрь ахыры яисә октябрь башы. Көньяк төбәкләрдә моны ноябрь башына кадәр дә эшләргә була.
Тәҗрибәле бакчачылар вак суганның Кармен яки Стурон дигән сортларын утыртырга киңәш итә, чөнки алар чәчәккә үсмиләр.
Яшел суган алу өчен башлы суган
Җәен суган кыягы алыр өчен ваграк башлы суган яки сеенчикның эресен утырталар. Күп яралгылы эре башлы суганның кыягы да куе була. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак.
Бу төр суганны иртә көздән утыртмыйлар, иң әйбәте – салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту. Бу вакыт эчендә үсемлекнең тамыры ныгып калсын, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсен.
Кыяклы суган
Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары торф яки черемәдән торган катлам, ул 10 см калынлыкта салына. Болай чәчелгән вак суганга су сибеп торасы булмый.
Сарымсак
Сарымсакның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында - салкыннар башланырга ай ярым кала утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.
Утыртасы көнне сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар – ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин.
Сарымсак тырнакларын утырту
Орлыкны араларында 15-20 см калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см урын кала. Утырту тирәнлеге якынча 4-5 см.
Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишер
Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешеннән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин.
Кишер орлыгын кышлыкка чәчеп калдыру
Кишерне орлыклар арасында 2-3 см, рәтләр арасында 20 см калдырып чәчәләр, тирәнлеге – 2-3 см.
Чөгендер
Кишер кебек үк, бу яшелчәне дә салкыннар башланыр алдыннан, ноябрь аенда чәчәргә кирәк. Чөгендернең утыртырга киңәш ителгән сортлары күп түгел – Холодостойкая 19, Подзимняя 474 яки Бордо дигәннәре иң яхшысы. Калган төрләре салкыннан “уклар” җибәрәчәк.
Чөгендер
Чөгендерне орлык араларында 10 см һәм рәт араларында 20 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге 2-3 см, моңа өстәп 3-4 см калынлыкта торф яки черемә катламы салалар.
Редис
Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт – ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк.
Редис
Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында 3 см, рәт арасында 10 см калдырып чәчәләр. Тирәнлеге – 2-3 см, өстенә 2-3 см калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар.
Көздән утыртканда редис шулай ук “уклар” атарга мөмкин. Сортларына килгәндә, Софит, Красный великан, Моховский, Дунганский, Вариант, Вюрцбургский кебекләре яхшы.
Яфрак-петрушка
Петрушканы октябрь яки ноябрь айларында, салкыннар якынлашкач чәчәләр. Яфрак петрушкасы салкынга шактый чыдам саналса да, 2-3 градус җылыда ул шытып чыга да башлый. Шуңа күрә аны язга кадәр үсеп китмәслек итеп, вакытын дөрес сайлап чәчәләр.
Яфрак-петрушка
Орлыклар арасында 2-3 см калдырыла, рәт арасында - 15 см тирәсе. Якынча 1,5 см тирәнлеккә чәчелә.
Йомгаклап шуны әйтергә була – көзен бакчагызда төрле яшелчәләр, чәчәкләр һәм агачларутыртып калдырырга була. Алар барысы да үзләрен яхшы хис итсен өчен түтәлләргә урынны дөрес бүлеп, орлык чәчү һәм утырту вакытын дөрес сайларга кирәк.
сылтама: Интертат
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.