Логотип
Бакча

Кәбестәне ничек сакларга?

Кәбестәне ничек кенеә тырышып үстереп, нинди генә уңыш алсаң да, аны язга кадәр саклап чыгуы бик кыен. Ул бик тиз сусыллыгын югалта, кибә, карала, чери... Кәбестәнең берничә үзлеген истә тотсаң, соң өлгерешле кәбестәләрне чынлап та язга кадәр сакларга була.

Беренчесе – кәбестә бик күп суын парга әйләндерә. Бу яктан ул беренче урында. Мәсәлән, бәрәңге суны кәбестәгә караганда ике тапкырга кимрәк югалта. Белгечләр исәпләп чыгарганнар: саклауга куйган 2 тонна кәбестә суны парга әйләндерү аркасында тәүлегенә 1000 граммга кими.

Җылы идән астында яки базда, тиешенчә җилләтелмәгәндә, температура уйнап торганда кәбестә юешләнә. Юешләнгәч, ул, әлбәттә инде, чери башлый. 

Икенчесе – кәбестә үз-үзен җылыта. Җылылык +8 градус булган базда бер-берсе өстенә өелгән кәбестә күче эчендәге температура һәр көнне 1 градуска арта.

Ә базда температура тагын да җылырак булса? Димәк, кәбестә суны парга әйләндерү аркасында үзеннән-үзе юешләнә, үзен-үзе җылыта ала. Шуның аркасында кәбестә сакланмый, тиз бозыла. 

Кәбестәнең бу үзлеген истә тотып, аны саклауга дөрес итеп әзерләргә кирәк. 

Беренче эш – кәбестәне киптерү. Бакчадан алып керү белән кәбестәне базга төшерергә ярамый. Башка яшелчәләрне киптергән кебек, кәбестәне дә башта җилләтеп киптерергә кирәк. Салкынча, җиләс, күләгәле урында берничә көн ятсын. Ләкин температура 0,+1 градустан да ким булмасын. Җилләткән вакытта кәбестәне бер күчкә тыгызлап өймәгез, алар таралышып ятсалар яхшырак. 

Бары яхшылап җилләткәннән соң гына кәбестәләрне базга төшерәләр. Промышленность масштабларында кәбестә көчле вентиляторлар эшләп торган базларда саклана. Безгә, гадәти бакчачыларга исә, базның ишек-тишекләрен ачып, ешрак җилләтергә генә кала. Үтәли җилдә кәбестә яхшырак саклана. 

Базда саклаганда кәбестәләр бер-берләренә тиеп тормаса яхшы. Бик күп булмасалар, аларны берәм-берәм өрлеккә элеп куярга мөмкин. Андый мөмкинлек булмаса, киштәләргә тезәләр. Әрҗәләрдә сакларга туры килсә, артык тыгыз итеп өймәскә тырышырга кирәк. 

Икенче эш – кәбестәне саклауга әзерләү. Кышка сакларга куя торган кәбестә кибеттәге яки рекламадагы кәбестәгә охшарга тиеш түгел. Сакланасы кәбестәгә пөхтәлек тә, матурлык та кирәкми. Беренчедән, аның күчәнен озынрак калдырыгыз.  Икенчедән, тышкы яфракларын өзмәгез, күчәне дә, тышкы яфраклары да аңа кирәк. Алар кәбестәне артык нык кибүдән саклый. Тышкы яфраклары никадәр күбрәк – кәбестә шулкадәр яхшырак саклана. 

Өченче эш – кәбестәне саклар өчен оптималь шартлар тудыру. 
Идеаль температура – 0,+1 градус җылылык. Дымлылык исә 90–95% булса яхшы. Базда бик салкын булса, әйтик -1, -2 градуста кәбестә эчендә каралҗым таплар барлыкка килә. Шул таплар тора-бара чери башлый. 
Җылылык +2, +4 градус булганда кәбестә күчәнендәге үсә торган бөреләр уяна. Кәбестә тынлык фазасыннан чыга, бар көчен шул бөреләрне үстерү өчен сарыф итә. Алай гына да түгел, җылыда кәбестә ярыла. 

Идеаль шартлар булдырып булмаса, нишләргә?
Базыгыз юешрәк икән – кәбестәләрне бер-берсенә тиеп тормый торган итеп, ераграк куегыз. Элеп куйсагыз, бигрәк тә яхшы. 
Кәбестәне күч итеп кенә саклап булса, бер рәттә күчәннәрен – тышка, икенче рәттә эчкә каратып, пирамида итеп өегез. 
Кәбестәне капчыкта сакларга ярамый, алай тиз бозыла. 
Әрҗәдә сакласагыз, һәр рәт арасына кәгазь салып калдырыгыз. Юешләнгән саен, кәгазьне алыштырыгыз. Әйе, бу ысул мәшәкатьле. 
Базны ешрак җилләтегез, үтәли җил ясагыз.
Кәбестәгә юешләнергә бирмәгез. 
Һава артык корып китмәсен. 
Менә шушыларны истә ттсагыз, кәбестәләрегез яхшы сакланачак. 

Фото: Анна АРАХАМИЯ

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар