Логотип
Бакча

Бер орлыктан – ярты килолы суган

Күпләр сүзнең «Эксибишен» суганы турында барганын белеп алгандыр, мөгаен. Әйе, грамның йөздән бере кадәр дә авырлыгы булмаган бер орлыктан көзгә кадәр яртышар килограммлы суганнар үсә. Ләкин, берничә серен белергә кирәк.

Күпләр сүзнең «Эксибишен» суганы турында барганын белеп алгандыр, мөгаен. Әйе, граммның йөздән бере кадәр дә авырлыгы булмаган бер орлыктан көзгә кадәр яртышар килограммлы суганнар үсә. Ләкин берничә серен белергә кирәк.

Беренче сер – суганның теләсә кайсы сортының орлыгы тишелешен бик тиз югалта. Орлык сатып алганда срогына игътибарлы булыгыз. Бер елдан озаграк сакланса, ул тишелмәячәк. Никадәр яңарак булса, шулкадәр яхшырак.

Икенче сере – суган орлыгы, гомумән дә, бик авырдан тишелә. Аның кабыгы каты. Орлыкларның тишелешен тизләтүнең берничә ысулы бар. Беренчесе – термоска салып, өстеннән 50 градуслы кайнар су кою һәм 20 минут тоту. Су шуннан да кайнаррак булырга тиеш түгел. 
«Эпин» эремәсендә тотарга да була. 1 литр суга 1 тамчы «Эпин» салып, 1 тәүлек тоталар. 
20 минутка 3 процентлы водород перекисе эремәсенә салып тоту да нәтиҗәле. 
Ә менә чынлап та Голландиядән булган орлыкларны чылатырга кирәкми. Алар инде чәчүгә әзер булалар. 

Өченче сере – чәчү вакытын үткәреп җибәрмәү. Бу суганның тишелү чоры да, үсү чоры да бик озын. Орлыкларны февральнең 20 сеннән дә калмый чәчәргә кирәк. Март башы – инде иң актык срок, аннан да соңгарак калырга ярамый.

Дүртенче сере – орлыкларны сирәк, ара калдырып чәчү. Аларны тирән күмдерергә дә ярамый. Оптималь тирәнлек – 3–5 мм. Шуннан да тирән булса, орлыклар тишелмәячәк. 

Бишенче сере – туфрак көпшәк булырга тиеш. Үз бакчагыздан алган туфракка чәчсәгез, аны башта «Фитоспорин» эремәсе сибеп, чирләрдән дәвалагыз. Ничек кулланасы препаратның кабында язылган. «Эксибишен» суганы фузариоз чиренә бирешүчән. Шуңа күрә әлеге пунктка аеруча игътибар итегез. 

Алтынчы сере – суган рассадасы ясалма яктыртуны сорый. Помидор һәм борычтан аермалы буларак, суган үсентеләре 24 сәгать буена яктыртсаң да сүз әйтми.  Тишелеп чыккач, беренче ике атнада лампаны тәүлек буе сүндерми тота аласыз. 

Җиденче сере – суган пикировкалаганны яратмый. Орлыкларны чәчкәндә моны истә тотыгыз. Суган орлыкларын «әкәм-төкәм»гә чәчеп, яхшы гына уңышка ирешергә була. «Әкәм-төкәм» урынны экономияләргә булыша. 

Сигезенче сер – суган үсентеләре суны өстән сипкәнне яратмый. Савыт төбенә тишекләр тишеп, суны астагы тәлинкәгә салу отышлырак. 

Тугызынчы сер – үсентеләр 60–65 көннән түтәлгә чыгарып утыртуга әзер. Бу майның беренче декадасына туры килә. Суган кыраулардан курыкмый. Рәт араларын – 25 см, ә рәттәге үсемлек араларын 15 см итеп калдырыгыз. Үсентеләрне 1-2 см тирәнлегендә күмдерәләр. Тамырлары бөкләнеп калмасын өчен, түтәлгә утыртканда аларны кыскартып кисәргә була. Беренче атнада яшь үсемлекләрнең өстен ак лутрасил белән каплап, кояштан күләгәләсәң яхшы. 

Унынчы сер – азотлы ашламалар белән мавыгырга ярамый. Югыйсә ул кыякка гына үсәчәк. Азот аңа баштагы мәлләрдә генә кирәк. Башы ярала башлагач, суган  фосфорлы, калийлы ашламаларны яратарак төшә.  

Теги: яшелчә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар