Логотип
Бакча

Бакча коралы тәртип ярата

Көрәк-тырма, сәнәк-себеркеләрне ничек саклыйсыз? Бакча коралларын тәртипкә китерү буенча «Сөембикә»дән лайфхак.


Көз – бакчаларның бушап калган чоры. Суганнар күптән алынган, кыяр-помидорлар тозланган. Кишерләр, чөгендерләр, кәбестәләр ныгыр өчен салкын көннәрне көтә торсын, ә без бакча коралларын кайгыртыйк. Көрәк-тырма, сәнәк-себеркеләрне сарайда сакларга гадәтләнсәгез дә, анда да аларны тәртип белән тезеп, һәммәсенә урын билгеләүгә ни җитә?! Беренчедән, аларны рәткә китерү урынны бушата; икенчедән, бер урыннан алып, шунда ук кире куярга гадәтләнәсең. Яз көне яңадан аларның урак өсте башланачак бит. Кыш чыгуларын алдан кайгыртып, сарайны тәртипкә китереп куярга кирәк хәзер. 
Тирә-юньне оештыру остасы Лилия ШӘРӘПОВА – ике кыз әнисе. Белгечлеге буенча инженер-технолог булса да, декрет ялында үзенә иҗади шөгыль тапкан ул. Кием киштәләрен, аш бүлмәсе шкафларын тәртипкә китерергә яратуы әнә шулай яңа һөнәрле итә Лилияне. Аның киңәшләре бакчасы булган һәр кеше өчен файдалы булачак.


  Арбаларны вертикаль рәвештә тоткычлары белән өскә бастырып сакларга киңәш итәм. Болай эшләгәндә арба аз урын ала. Тоткычларын иске резин каеш белән беркетеп куярга, арбаны аскы яктан агач балкага эләктереп куярга була. 


  Вак эш коралларын – кайчылар, җир йомшарта торган әсбапларны элеп сакларга җайлы. Элмәк урынына иске тырма кулланырга да була. Яисә элек өйдә кулланган иске элмәкләрне кадаклап куегыз. Инструментларның элер җире булмаса, аларга элмәк рәвешле баулар беркетеп куярга була. 

  Гадәттә саплы бакча кораллары күп урын ала, терәтеп куйган җирдән авып китә. Аларны йә тегендә, йә монда онытып калдырабыз. Шуңа күрә көрәкләр, сәнәкләр, себеркеләр, тырмалар өчен дивар кырыенда бер урын оештыру уңайлы булыр. Шул рәвешле аларны алырга да, кире элеп куярга да җайлы. Сарайдан чыга торган урынга якынрак урнаштырсагыз, отышлырак та булыр. Мондый җайланма эшләр өчен иске төпсез чиләкләр дә, ПВХ торбалар да, лак, буяудан калган тимер савытлар да ярый. Чиләкне урталай кисеп, буяп, уңайлы җайланма көйләргә мөмкин.

Тагын бер вариант бар: фотода күрсәтелгәнчә, көрәкләрне элеп куяр өчен агач киштә ясарга була. Бакча коралын киштәгә урнаштырыр алдыннан балчыктан чистартып, кайрап куйсагыз, тагын да яхшырак булыр.


  Су шлангыларын җыеп куяр өчен иске көпчәк дисклары – уңайлы вариант. Шлангыны аларның эчкә таба уелып торган ягына чорнап куегыз. Шулай эшләсәгез, шлангылар буталмас та, өзелмәс тә. Диск урынына чиләк, табак та кулланырга була. Аларның эчендә су сибүдә куллана торган вак-төяк кораллар сакларга мөмкин. 

  Вак әйберләр өчен сарайда тартмалар тотарга киңәш итәм. Мәсәлән, перчаткалар, пумалалар, шлангы башларын, орлык савытларын бүлгәләп, кечкенә үтә күренмәле контейнерларга салып куегыз. Һәр тартмага язу беркетсәгез, тагын да уңайлырак булыр. Кайсында нәрсә салынганын бутамассыз. Мондый контейнерларны 49 сумга да алырга була. Сусипкеч, чиләк, гөл савытларын сарайга кертеп куйсагыз, салкынны яхшырак кичерерләр, ярылмаслар. Аларны тезеп куяр өчен иске аяк киеме киштәләрен дә кулланырга була.


  Вак бакча коралларын шулай ук комлы савытта сакларга була. Зур булмаган чиләкләргә, буяу савытларына ком салып куйсагыз, түтәлләр янында эшләгәндә коралларны шунда кадыйсыз да куясыз. Берсе өстенә берсе менеп тормый, таралып та ятмый. Үз яныңда тотарга да, күчереп йөртергә дә җайлы. Комга җитен мае салып куярга кирәк. Шул рәвешле кораллар тупасланмас, пычрак ябышмас, күгәрмәс. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар