Логотип
Бакча

Бакчаны салкыннан соң коткарабыз

Узган ике тәүлектә Татарстанга Арктикадан үтеп кергән салкын һава чып-чын кыш алып килде. Казанда кичә хәтта бер-ике тапкыр буран да котырып алды. Инде чәчәк атып утырган җимеш куаклары, гөлләр өчен бу салкыннар, әлбәттә, бер дә файдалы булмады.

Күпләр, быел да җимешсез калырбыз, дип борчыла. Узган ел да май аенда кабатланган салкыннар аркасында күп җирдә карлыган, чия, алма уңмады. Ләкин узган ел салкыннар 15 градуска кадәр җиткән урыннар да булды һәм андый һава озак торды. Быел, Аллага шөкер, температура -5 градустан да төшмәде һәм ул озакка бармады. Тик шулай да, чәчәккә бөреләнеп килгән җимеш куаклары, гортензия, хоста кебек җылы яратучы гөлләр шактый стресс кичерде. Хәзер безнең төп бурыч – аларга бу стрессны җиңәргә булышу. 

«Эпин» препаратын күпләрегез беләдер. Орлык сатыла торган барлык кибетләрдә дә булган бик популяр һәм арзанлы препарат ул. 

«Эпин» – иммуностимулятор һәм иммуномодулятор. Менә хәзер, салкыннардан зыян күргән үсемлекләргә «Эпин» чын мәгънәсендә ашыгыч ярдәм. Аның кабында ничә литр суга салып кулланасы язылган. «Эпин» ампула белән сатыла. Бер ампулада 1 миллилитр. Салкыннардан соң агачларны стресстан арындырыр өчен, гадәттә 5 литр суга 1 миллилитр препарат салына. Әлеге эремәне куакларның өсләреннән бөркиләр. Бер атнадан соң яңадан «Эпин» белән бөркеп чыгарга була. 

Салкыннардан соң үсемлекләрнең иммунитетлары бик нык төшә. «Эпин» иммунитетны күтәрергә булыша. Ләкин зәгыйфьләнгән агачлар төрле чирләргә, гөмбәләргә дә бик тиз бирешә. Стресс кичергән куакларга бу бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә, «Эпин» эремәсенә төрле чирләрдән саклый торган «Хорус» препаратын да куша аласыз. Аны күпме кушарга кирәге кабында язылган. Хорусны куаклар чәчәк атканда да кулланырга була. Тагын бер үзенчәлеге – ул салкында да яхшы «эшли». Хорус – куакларны патоген гөмбәләрдән саклар өчен кирәк, ул бөҗәкләрдән сакламый. 

Бөҗәкләрдән сакларга исә «Алатар» препараты ярдәм итә. Ләкин бу агулы препарат. Бал кортлары өчен ул куркыныч. Шуңа күрә «Алатарны» бары куаклар чәчәк атканчы яки чәчәк атып бетергәннән соң гына сибәргә рөхсәт ителә. 

Менә шушы сыналган препаратлар ярдәмендә сез бакчагызны коткарып кала алырсыз дип ышанабыз. Бәлки, кемнеңдер үзе сынаган чаралары бардыр, бүлешегез әле укучыларыбыз белән.


 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар