Иң туклыклы, аксымга бай бу яшелчәне әле сирәк кеше үстерә. Аның нинди генә төрләре юк – агы, кызылы, кузаклы килеш ашый торганы. Аны пешерәләр дә, кыздыралар да, салатларга да кушалар, киптереп тә саклыйлар. Әйдәгез, бүген шушы файдалы ногыт борчагын үстерү турында сөйләшик әле.
Ногыт борчагы тәрбиягә артык таләпчән түгел. Шулай да салкынны яратмый. Шуңа да аны июнь башында, тишелеп чыккан шытымнары кырауларга эләгер дигән куркыныч беткәч кенә чәчәләр. Ул температураның 20-25 градус җылы булганын ярата. Артык эссегә китсә, чәчәкләре коела.
Известь кертелгән җиңел туфракта яхшы үсә. Әче, авыр туфракларга чәчсәң, зәгыйфь кенә булып тишелә, үсә алмый утыра. Комлы туфрак та яхшы аның өчен.
Борчак белән ногыт борчагының тамырында азот туплый торган бүлбеләр бар. Алар бу азотны һавадан ала. Шуңа күрә ногыт борчагы чәчәсе туфракны азотлы ашламалар (тирес, компост, черемә) белән ашламаска кирәк. Артык азот аркасында ул яфракка котырып үсәчәк, ә кузаклары булмаячак. Ә менә фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланырга була.
Ногыт борчагы кыска көн үсемлеге, ләкин кояш ярата. Көндез күләгә төшми торган койма, рәшәткә буйларында да яхшы үсә ул. Рәшәткә буена бер рәт итеп чәчсәң, үрмәләтеп җибәрергә дә бик уңай. Биек булып үсә торган бу культурага терәк кирәк. Тәбәнәк сортлары да бар, алары терәккә мохтаҗ түгел.
Узган ел кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге, салат, томат үскән түтәлләрдә уңышы аеруча яхшы була.
Бакчада урын аз булса, ногыт борчагын кәбестә, кыяр, кабак араларына да чәчеп үстерергә мөмкин. Үрмәләр өчен бау булса, аларга комачауламый ул.
Чәчәр алдыннан орлыкларны чылатсаң, тизрәк тишелә. Марганцовка кушылган суга салып торып, зарарсызландырып алырга да кирәк.
Әйткәнебезчә, ногыт борчагын тар түтәлгә бер генә рәт итеп чәчү отышлы. Икешәр рәт итеп чәчсәгез, рәт арасын 50-60 см итеп калдырасы. Рәттәге орлыклар арасы 25 см тирәсе калдырыла. Күмдерү тирәнлеге 3-4 см.
Ногыт борчагының яшел кузакларын да файдаланырга, кузагының сабакта килеш саргаеп, орлыклар өлгерткәнен дә көтәргә була. Яшел кузакларны июль урталарында ук җыя башларга мөмкин. Бу вакытта кузак эчендәге борчаклар әле формалаша башлаган, тары бөртеге зурлыгында гына була. Соңгарак калсаң, кузаклар картая. Бу очракта инде фасольнең тулысынча өлгереп җиткәнен көтәргә кала.
Көз көне ногыт борчагын (яшел борчакны да) тамыры белән йолкып алмаска кирәк. Тамыры җирдә калсын. Ул череп таркалганда бүлбеләрдәге азот туфракка чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк