Чәкчәк рәсми рәвештә сак астына алынды: Россиядә чәкчәккә багышланган беренче ГОСТ расланды.
Чәкчәк – татар халкының кунакчыллык билгесе, туй табыны, балачак тәме. Ул – халык хәтере, гасырлар аша килгән тәм, татар йортының җылысы. Аның алтынсу төсе бәйрәм рухын искә төшерә, бал исе исә балачактан таныш мизгелләргә алып кайта. Чәкчәк табынга куелган мизгелдә, йортка кунакчыллык, муллык һәм ихласлык керә кебек. Ул татлы ризык кына түгел, татар халкының мәдәни мирасының мөһим бер өлеше булып тора.
Чәкчәк рәсми рәвештә сак астына алынды: Россиядә чәкчәккә багышланган беренче ГОСТ расланды.
Әлеге стандарт чәкчәкнең сыйфатын, тышкы кыяфәтен һәм әзерләү үзенчәлекләрен бердәм таләпләр нигезендә билгели. Документ нигезендә, чәкчәк майда кыздырылган вак камыр кисәкләреннән әзерләнергә, бал яки сироп белән капланган, әмма янмаган булырга тиеш. Аның төсе ачык сарыдан алтынсу-көрәнгә кадәр булуы рөхсәт ителә, ә исе бал тәме белән аерылып торырга тиеш.
ГОСТ буенча чын чәкчәк:
– алтынсу төстә, әмма янмаган;
– вак камыр таякчыкларыннан (1 сантиметрдан артмый);
– конус, пирамида яки ярымшар формасында;
– Бал исе ачык сизелергә тиеш.
Шулай итеп, ГОСТ чәкчәкнең формасына да игътибар бирә: ул традицион рәвештә конус, пирамида яки ярымшар итеп әзерләнергә тиеш. Шул ук вакытта заманча үзгәрешләр дә исәпкә алынган – рецептурага шоколад, чикләвек яки киптерелгән җимешләр өстәү мөмкинлеге дә каралган. Кызыгы шул: стандарт шоколад, чикләвек һәм киптерелгән җимешләр кушарга да рөхсәт итә. Димәк, классика да, заманча вариантлар да рөхсәт ителә.
Белгечләр фикеренчә, әлеге таләпләр милли аш-су мирасына карата игътибарны арттыруга, милли ризыкларны җитештерүдә сыйфатны саклауга һәм кулланучылар ышанычын ныгытуга хезмәт итәчәк.
Чәкчәкнең тарихы гасырлар тирәнлегенә барып тоташа. Галимнәр фикеренчә, бу милли татлы ризык Идел буе болгарлары чорыннан ук билгеле булган. Ул заманнарда ук камырны вак итеп турап, кайнар майда кыздырып, табигый бал белән ябыштырып әзерләү ысулы кулланылган. Бал исә очраклы гына сайланмаган: ул татлылык кына түгел, ә ризыкны озак вакыт сакларга мөмкинлек бирә торган табигый консервант та булган.
Элек-электән чәкчәк аеруча әһәмиятле вакыйгалар уңаеннан – беренче чиратта туй табыннары өчен әзерләнгән. Халык ышанулары буенча, килен төшә торган көнне чәкчәк никадәр мул һәм күркәм булса, яшь гаиләнең тормышы да шулкадәр бәрәкәтле һәм имин булыр, дип саналган. Шуңа күрә чәкчәк туй өстәленең бизәге генә түгел, ә муллык, бәхет һәм ныклы гаилә тормышы символы да булып торган.
Бүген дә бу борынгы традиция саклана: чәкчәк татар халкының милли үзенчәлеген, тарихи хәтерен һәм мәдәни дәвамчанлыгын чагылдыра торган ризык буларак, буыннан-буынга күчеп килә.
Өйдә чәкчәк пешерү рецепты
Кирәк булачак:
- 4 йомырка;
-1 аш кашыгы шикәр;
- 1 чеметем тоз
- Он (катырак камыр чыкканчы);
- Кыздыру өчен үсемлек мае.
Бал сиробы өчен:
- 200 г бал
- 2–3 аш кашыгы шикәр (теләк буенча)
Пешерү ысулы:
Йомыркаларны шикәр һәм тоз белән болгатыгыз.
- Он кушып, катырак камыр басыгыз.
- Камырны юка итеп җәеп, вак таякчыклар итеп турагыз.
- Камырны кайнар майда алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз.
- Аерым табада балны (теләсәгез, шикәр белән) җылытыгыз. Кайнатмагыз!
- Кыздырылган камырны бал сиробына салып, яхшылап болгатыгыз.
- Кулларны сулап, чәкчәккә теләгән форма бирегез.
- Суытып алыгыз һәм табынга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк