«Концерт» дүрт сәгать бара, түзәрсең микән, сеңлем? Роза Фатыйховна җавабымны да көтмичә, беренче дискны куеп та җибәрә. Әңгәмәбезне шулай башларга теләде ул. Үзенең 60 яшьлек һәм иҗатының 40 еллык юбилеена багышланган концерт дисклары егерме ел элек яздырылган. Роза ХАЛИТОВАның укучысы, тавыш режиссёры Камил Фәйзрахманов бу дискларны остазына истәлек өчен яздырганда, киләчәктә аларның мөгаллимә өчен нинди кыйммәткә ия булачагын күз алдына да китермәгәндер.
– «Концерт» дүрт сәгать бара, түзәрсең микән, сеңлем?
Роза Фатыйховна җавабымны да көтмичә, беренче дискны куеп та җибәрә. Әңгәмәбезне шулай башларга теләде ул. Үзенең 60 яшьлек һәм иҗатының 40 еллык юбилеена багышланган концерт дисклары егерме ел элек яздырылган. Роза ХАЛИТОВАның укучысы, тавыш режиссёры Камил Фәйзрахманов бу дискларны остазына истәлек өчен яздырганда, киләчәктә аларның мөгаллимә өчен нинди кыйммәткә ия булачагын күз алдына да китермәгәндер.
– Юбилейга әзерләнеп йөргәндә, Татар дәүләт филармониясе директоры ачулана үземне: «Роза Фатыйховна, көне килеп җитә бит инде, афиша да, билетлар да юк. Сатуга кайчан бирергә уйлыйсыз?» – ди. Ә аларның кирәге дә булмады! Сатарлык бер билет та калмады, сүзе чыкканчы ук алып бетерделәр!
...Менә мин тыңларга тиешле «концерт» башлана. Уйнаткыч колонкалары аша Ринат Еникиевның «Һәр кич саен» дип аталган әсәре яңгырый... Домра һәм фортепианога күчерелеш – Роза Халитованың иҗат җимеше! Концертның ялгыз домра тавышыннан башланып китүе дә символик әһәмияткә ия. Өч кыллы инструмент, безгә юбилей иясенең тарихын сөйләгәндәй, күңел кылларына үрелә: «Тыңлагыз, янәсе, бу шәхеснең тәрҗемәи хәлен күңел күперләре аша үткәрегез...» – дия кебек. Бу урында гүя үзеңне дә танылган музыкант, мөгаллимә, дирижер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мандолина һәм домрада уйнаучы Роза Фатый-ховнаның гомер юллары буйлап атлап баргандай хис итәсең. Роза Халитованың яраткан композиторы Ринат Еникиев иҗат иткән көйгә ияреп, балачак елларына, туган ягына «юл тотабыз».
Аның балачагы очсыз-кырыйсыз урманнары, таулары белән дан тоткан Уралда үтә. Чыгышлары белән Чаллы ягыннан булып та, әти-әнисе шушы якларга килеп урнаша, гаиләдә җиде бала аваз сала. Роза – иң төпчекләре. Әниләре колхозда хезмәт куя, әтиләре мәктәптә латин теле дәресләре бирә. Авырлыклар арты куанычлар алышынып торса да, шау-гөр килеп яшәгән җирдән гаиләгә хәсрәт килә – әти кеше хатыны, балаларын ташлап, икенче гаилә кора. Әниләре берсеннән-берсе кечкенә балалар белән кала. Төпчек кызы әтисен хәтерләрлек яшьтә дә түгел, сабыйга 2 генә яшь була. Әнисе белән бергә олы апасы да гаилә тәртәсенә җигелә.
– Апа, мескенкәем, туя торган булгандыр бездән. «Нигә бу кадәр бала таптың, әни?» – дип әйткәннәре хәтеремдә, – дип искә ала Роза ханым ул ачы елларны. Кызга 7 яшь вакытта алар Миасс бистәсенә (соңрак ул шәһәр булып үсә) күче-нәләр. Сугыш елларында Уралга күпсанлы сәнәгать предприятиелә-ре эвакуацияләнә. Шул исәптән, Миасска да Мәскәүдән Лихачёв исемендәге заводны җибәрәләр. Завод каршында мәдәният йорты, концерт мәйданчыклары, парклар төзелә, кайнап торган тормыш башлана.
Розаның апасы Римма мандолинада уйнарга өйрәнә. Җырларга да бик оста була ул. Саный китсәң, гаҗәеп күренеш: гаиләдәге һәрбер бала – үзе бер талант! Кайсы музыка белән шөгыльләнә – гармунда, мандолинада, гитарада уйный, кайсы рәсем ясый. Өйләрендә сатып алынган бер генә йорт җиһазы да юк – барысы да абыйларының кул хезмәте, осталык һәм тырышлык нәтиҗәсе. «Без яшәгән баракның верандасында әсирлеккә төшкән венгрлар гаиләсе яши иде. Гаилә башлыгы мандолинада, уллары гитарада бик матур көйләр башкаралар. Ял көннәрендә барак халкының яртысы төрле уен коралларында уйнап, бергә күңел ача торган идек. Мин менә шул атмосфераны, музыка яңгырашын сеңдереп үстем. «Син зур үстең инде, Роза», – дип, апа мине клубтагы түгәрәккә дә яздырды».
Берничә елдан Роза «УралЗИС» заводы каршындагы халык уен кораллары оркестрында уйный башлый. Менә шул вакытта домрага чын-чынлап күңеле төшә кызның. Завод хезмәткәрләренә ияреп, атнасына өч көн оркестрга йөри. Юрий Александрович Пастухов җитәкчелегендә концертлар, бәйгеләр, җыр бәйрәмнәре оештырып, үзе дә катнашып, зур тәҗрибә туплый ул. Ирекле тыңлаучы буларак, янәшәдәге музыка мәктәбен дә тәмамлый.
...Аудиоязмада концерт дәвам итә. Ринат Еникиевның «Синең эзләр» әсәрен Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова башкара. Еникиевны тыңлаганда, Роза ханым беравык тынлыкка ияреп, уйлары белән әллә кайларга китеп югалгандай була... Хисләр дулкынында вакытны янәдән артка борабыз.
Магнитогорск шәһәре. Роза Халитованың Михаил Глинка исемендәге музыка училищесының халык уен кораллары сыйныфында уку елы башланыр чак. Ләкин кызыксынучан, тынгы белмәс студент үзен уку белән генә чикләми. Төгәл бер елдан Магнитогорск шәһәре мәктәбендә уен кораллары оркест-рын җитәкли башлаячак ул. Менә кайчан кирәк була «УралЗИС» оркестрында туплаган оештыру тәҗрибәсе! Остазларына гомере буе рәхмәтле Роза. Әле дә сүз саен аларны искә ала. Әмма кыз үзе дә бик тырыш, сүз тыңлаучан була. Остазы нәрсә әйтсә, берсүзсез шуны эшли торганнардан, ягъни. Әнә шулай, Леонид Аркадьевич Аншелес киңәше белән, өч ел укыганнан соң, диплом да алмыйча, Мәскәүнең Гнесиннар исемендәге музыкапедагогика институтына юл тота. Соңыннан бик үкенә әле бу киңәше өчен Леонид Аркадьевич. «Эх, юләр булганмын, тагын бер ел укыта ала идем бит әле сине, нигә ашыктым икән?» – ди ул җан ачысы белән. Ләкин Уралда чыныгып үскән кыз авырлыкларга бирешәме соң?! Музыка училищесы дипломы булмаса да, кулында музыка мәктәбе аттестаты бар, музыка тәгълиматын су урынына эчә, домрада шактый күп авторның әсәрен яттан башкара ала!
«Мәскәүгә самолетта очтым. Җемелдәп торган утларга күмелгән шәһәрне күреп шаккаттым. Имтиханнар тапшырганнан соң безне тулай торак төзелешенә калдырдылар. Көзен инде шунда яши дә башладык». Домра сыйныфы буенча укытучы һәм халык уен кораллары оркестры дирижёры белгечлеген яратып үзләштерә булачак сәнгатькәр. Бер эшне генә алып барырга күнекмәгән бит инде ул. Белемнәрен шунда ук гамәлгә күчереп бара – Метрострой сараенда балалар оркестры белән җитәкчелек итә. Дирижер белгечлеген үзләштерү җиңелләрдән бирелми, әмма осталыгын арттыру өчен бик күп дирижерларны тыңлый, дөньякүләм танылган артистлар Мстислав Ростропович, Галина Вишневская концертларын берничә тапкыр тамаша кыла студент кыз.
Роза ханымның остазы Леонид Аншелес шушы елларда Казан шәһәре консерваториясенә домра сыйныфын укытырга чакырыла. Магнитогорск шәһәрендәге өч бүлмәле фатирын Казанның Нефтяниклар бистәсендәге баракка алыштырырга туры килә аңа. Роза ханым Леонид Аркадьевичның яраткан укучысы да бит әле! Остазы аның язмышын хәл итүдә зур тырышлык куя. Күченеп килүгә, Розага да Казанда урын әзерли тора Леонид Аншелес. Казанның музыка училищесы директоры белән сөйләшеп, бик талантлы белгеч үсеп килгәнен, аны, һичшиксез, Казанга кайтарырга кирәклеген әледән-әле дәлилләп тора.
Роза Фатыйх кызыннан бер курс соңрак укыган, киләчәктә Россия һәм Татарстанның халык артисты булачак, әмма ул елларда әле танылып та өлгермәгән егет Шамил Монасыйпов та ярдәм кулы суза. Беренчедән, кызны Казанның матурлыгы белән кызыктыра, күңелендә шәһәргә карата мәхәббәт уята; икенчедән, училище директоры Ильяс Әүһәдиевкә Роза хакында бары тик яхшы бәяләмә генә биреп тора. «Казанда көтәләр сине, Роза!» – ди аңа Шамил. Розаның директор белән беренче очрашуы көтелмәгән борылыш алачак... Ләкин бу хакта соңрак...
...Роза Фатыйх кызы белән әңгәмә корып утырган бүлмәдә оркестр башкаруында Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» музыкаль драмасыннан вальс яңгырый. Дирижеры – Роза Халитова. «Әлеге вальс домрага иң беренче күчерелмәм булгандыр», – дип искә алды Роза ханым. 1965 елда, Казанга килгәч, радиодан ишетә ул аны. Ике елдан кулына диплом алып, Казанга килергә дигән анык карар белән кайтып китә. Әзерлекне көнендә үк башлый: «Мәскәүдә татар композиторларының ноталарын эзли башладым, миңа репертуар әзерли торырга кирәк иде. Диплом эшем дә «Татар композиторлары әсәрләренең домра һәм фортепиано өчен күчерелмәләр җыентыгы» темасына багышланган иде». Роза ханым ул елларда даими рәвештә композиторлар белән очраша, Ленин исемендәге китапханәдә нота җыентыкларында туктаусыз эзләнә, атнага ике тапкыр Зур театрга йөри...
– Роза Фатыйховна, сез бит башка милләттән кергән уен коралы – домраны татар моңына өйрәткән кеше! – дим, соклануымны яшерә алмыйча.
– Әйе, шулай дияргә дә була, – дип елмая ул. Каршысында – халык уен кораллары оркестры өчен төзелгән 200 дән артык партитура, домра һәм фортепиано өчен күчерелмәдә ике ноталар җыентыгы. Роза ханымның дистә еллар буе туплаган тәҗрибәсе, хезмәте!
1967 елда укуын тәмамлап, Роза Казанга килә. Яңа шәһәрдә аны медицина институтының икенче курсында белем алучы ире каршылый. Тиздән аларның беренче балалары туачак... Берничә ел дәвамында түземсезлек белән көткән яшь белгечне авырлы килеш күреп, музыка училищесы директоры исә аны эшкә алудан баш тарта, кире Мәскәүгә китәргә куша. Шул чакта аңа «Кузгалмаска!» дигән боерык килә Мәскәүдән. Бер телефон шалтыратуы барын да хәл итә, икенче көнне үк аны эшкә алалар. Бер ел да үтми, Роза Фатыйх кызы Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлеген җитәкли, җиң сызганып педагогик хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Белем йортының музыкаль оркестры белән җитәкчелек итүе дә татар сәнгать сөючеләре өчен мәгълүм. Бу эшен ул һәр җирдә башкарып килгән иде бит: туган ягы Уралда, Мәскәүдә укыганда, хәзер инде Казанда. «Кая барсам да, гел оркестр оештырырга туры килде миңа», – дип елмая мөгаллимә.
...Алып баручы Казан музыка училищесы халык уен кораллары оркестры өчен күчерелмәдә Ринат Еникиевның «Поэма» вальсын игълан итә. Скрипкада солоны Шамил Монасыйпов башкара. Дирижер – Роза Халитова.
Роза һәм Иттаки Халитовлар, Казан, 1976 ел.
– Әнинең язмышын миңа да кабатларга туры килде. Укуын тәмамлагач та, ирем ике бала белән берүземне калдырып, ташлап китте... Әле дә ярый иҗатым бар иде. Музыка белән яшәү михнәтемне җиңеләйтте. Озак еллар дәвамында Татарстанның әйдәп баручы солистлары белән эшләдем. Оркестр концертлары афишаларын иң яхшы башкаручы вокалистлар исемлеге бизи иде: РСФСРның һәм Татарстанның атказанган артисты Рәхилә Мифтахова, Татарстанның атказанган артистлары Рәйсә Нуриева һәм Зиннур Нурмөхәммәтов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров һәм башкалар... Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Ринат Еникиев, Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин әсәрләрен бик яхшы кабул итә иде тамашачым.
Роза Халитова язучы Гомәр Бәширов белән рәссам Бакый Урманчеда кунакта.
Гаҗәп, әмма кайчак хәсрәтнең хикмәте бәхеткә тоташкан була икән бит. Тәкъдире аңа пар итеп үзе кебек үк музыкантны каршына чыгарып бастыра. «Мине өч виолончелист егет ошатып йөрде. Беренче икесенә күңелем тартмады, гел качу ягын карый идем, – дип көлә хәзер Роза ханым, – өченчесенә насыйп булдым менә». Мәшһүр музыкант, скрипка һәм виолончельләр ясау һәм төзәтү остасы Иттаки Халитов белән тормыш корып җибәргәч, иҗади гаилә җыр-моңга сусаган күңелләре-нә илһам тапкандай була. Алардан кунаклар өзелми дә диярлек – музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар! «Һәр очрашу үзе бер концерт программасына әйләнә иде. Классик әсәрләрне уйнап, аралашып, җырлап ял итә идек без. Дусларымның барысы да диярлек гүр ияләре инде хәзер... Берүзем калдым...» Роза ханымның күңелендә хатирәләр нур булып, яшьлегенең шаһитлары булган чордашларының рухларына ирешкәндәй була.
Укучылары... Монысы инде үзе аерым бер тарих! 60 яше уңаеннан оештырылган юбилей концертында Роза Фатыйх кызының иң талантлы, яраткан укучылары – мәшһүр композиторлар һәм музыкантлар чыгыш ясый. Илдәге вазгыять, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында мөгаллимәнең 80 яшьлек юбилеен үткәрергә мөмкинлек булмый. Шулай да 60 яшьлек юбилей кичә-сенең дискка яздырылып, аудио-форматка күчерелеп калуы – Роза ханым өчен бик зур бүләк. Баксаң, Татарстан композиторлар берлегенең яртысы диярлек Роза Фатыйховна укучылары икән бит! «Термоядерлы энергияле, фанатизм белән музыкага бирелгән, ихлас кеше», – дип атый алар остазларын.
Роза Фатыйховна исә чыгыш ясаучы һәрбер укучысы турында үз хатирәләрен яңарта... Иң аянычлысы – аның горурлыгы булган танылган укучыларының күбесе инде бакыйлыкка күчкән... Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Риф Ильясов, танылган композиторлар, Г. Тукай премиясе лауреатлары Шамил Тимербулатов, Шамил Шәрифуллиннар...
Диск аша яңгыраган концерт ахырына якынлаша. Ләкин Роза Фатыйховна бәйрәм тортын көткән кебек, игътибар белән алдагы чыгышны көтә. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты, барлык уен коралларында нотага карамыйча уйный алучы виртуоз музыкант, халыкара бәйгеләрнең күп тапкыр Гран-при иясе Рәфыйк Таҗетдин чакырыла! Яраткан укучысы белән икесе уйнаган әсәрне тыңлаганда Роза ханым тыелып тора алмый, күзеннән яшьләре тама. Ике маэстро – домра һәм балалайка залны сихри авазларга күмә... Иң аянычлы югалтуы ул аның. Бик зур өметләр баглаган, үз эшен курыкмыйча тапшырып калдырырга теләгән укучысы... Ләкин язмыш башка төрле хәл итә. Музыкант 56 яшендә вафат була...
Роза Халитова 80 яшенә кадәр хезмәттә кайный – Казан мәктәпләрендә, 1 нче, 12 нче номерлы гимназияләрдә балаларны домрада уйнау серләренә төшендерә. Шушы олпат елларына якынлашканда гына лаеклы ялга чыга. Хәзер аның тормыш юлын яңадан барлап, искә алып, хатирәләргә бирелеп йөргән матур чоры. Шундый көннәргә дә вакыт калсын икән ул! Кичләрен якын дусты, композитор Ринат Еникиевның сөекле тормыш иптәше, музыка белгече Нәркиз Мөштәри яздырып калдырган аудиоязмаларны тыңларга ярата. Бу язмаларда Нәркиз ханымның сәнгать эшлек-леләре, мәшһүр музыкантлар турында эшләгән радиотапшырулары тупланган. Роза ханым ире Иттаки Халитов турында китап чыгарырга планлаштыра, кулъязмасы күптән әзер инде. Тагын бер юанычы – бакча. 60 ел гомеренең һәр көнен иҗатка багышлаган бу гаҗәеп шәхес кай арада бакчасында кедр һәм әстерхан чикләвеге үстерергә өлгерде икән? Агачлары чәчәк атып кына утырмый, чып-чын җимеш тә бирә... Нәкъ иҗатындагыча.
Таш өстендә гөлләр үстерергә сәләтле Роза Халитова куйган хезмәтне беркемнеке белән дә чагыштырып булмый хәзер. Аның башлангычын дәвам итәргә, алга таба да үстерергә, бөртекләп җыйган тәҗрибәне югалтмаска гына кирәк. Домра өчен татар һәм рус көйләрен, танылган классикларның әсәрләрен күчергән, татар композиторлары исемен танытуда зур хезмәт куйган мөгаллимә кебек дәвамчылар кирәк татар сәнгате дөньясына.
Фотолар: Роза Халитованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк