Логотип
Арабыздан беребез

​Олимпия чемпионкасы

 Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын озатабыз. Татарстан күгендә кабынган яңа йолдыз Гөлнара Галкина-Сәмитова исемен хәзер бөтен дөнья белә.


Олимпия Һәм Европа чемпионкасы, дүрт мәртәбә Европа кубогы иясе, дөнья рекордсменкасы, безне: «Бераз сырхаулап торам, шуңа гына өйдә әле», – дип, елмаеп каршылый. Шулайдыр, бер җыелулардан икенчесенә яши торган йөгерешчене өендә – Чаллыда чагын туры китерү безнең өчен үзе бер бәхет инде! Зәвык белән эшләнгән ике катлы коттеджның бер бүлмәсе музей шикеллерәк. Анда Олимпия чемпионкасының төрле елларда яулаган медальләре. Кубоклар, ил агалары, күренекле артистлар белән төшкән фоторәсемнәр, хәтта ки Гөлнарага беренче мәртәбә җиңү китергән кроссовка да саклана.



Мәскәүгә күчеп китә, дип сөйлиләр тагы… Сез биредә бик әйбәт урнашкансыз ич, – дим кызыксындырган сорауларыма җавап алырга керешкәнче.
– Юк сүз, – ди әңгәмәдәшем. Һәм үзенең Чаллы шәҺәрендә туып-үсүен, йөгерешче буларак нәкъ менә биредә формалашуын, якын-кадерле кешеләрнең гел янәшәдә булуыннан чиксез бәхетле булуын сөйләп китә. – Бәләкәй идем әле, 3 нче классларда укыган чагым. Физкультура дәресләренең берсенә таныш булмаган бер абый килде. Һәркайсыбызны игътибар белән күзәтеп торды. Соңыннан, әни әйткәч кенә белдем: безнең ише кечкенә балалар белән шөгыльләнә торган тренер Виктор Николаевич Аржевитин икән. Безгә килеп әти-әни белән сөйләште. Шуннан башка мәктәпкә күчерделәр. Мин спорт классында укый башладым. Йөгерергә бик ярата идем. Күнегүләрне тәҗрибәле тренер кул астында ясый башлагач, нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Тора-бара Бөтенроссия ярышларында, ил чемпионатларында катнаша башладым. Тизлек әлләни түгел иде. Шуңа тренерлар мине 1500, 3000, 5000 метр дистанцияләргә әзерләделәр. Аннары инде, 2003 елдан, халыкара ярышларга чыктым.
Беренче мәртәбә Парижга дөнья чемпионатына бардым. Ил данын яклау шулкадәрле зур җаваплылык йөкли икән ул. Мин моны старт алуга аңладым. Һәм бөтен көчемне куйдым. Нәтиҗәдә, 5000 метрга йөгерүдә шәхси рекорд куеп, җиденче урынны яуладым. Минем өчен начар күрсәткеч түгел иде бу. Ни дисәң дә, тәүгесе бит. Шуннан китте инде. Минем өчен иң уңдырышлысы 2004 ел булды, икенче мәртәбә Европа кубогын алуга ирештем. Ул сезонда иң шәп, иң югары күрсәткеч минеке иде. Ябык бинада уздырылган ярышта дөнья чемпионкасы булдым.



Һәм шуннан соң сез ике ел кайдадыр югалып тордыгыз?!
2004 елгы Афинада булып узган Олимпиададан соң (Гөлнара анда каршылык белән 3000 метрга йөгереп дөнья рекорды куйды һәм Гран-при алды) нык арыганлыгымны сиздем. Ял кирәк иде: туйганчы йоклыйсы, ни телисең шуны эшлисе. Һәм мин китеп тордым. Алай дисәң, спортны дүрт мәртәбә ташлап карадым инде, ләкин үземдә көч табып, яңадан әйләнеп кайта идем. Бу юлы да шулай булды. Һәм үзегез күрәсез, юкка түгел. Хәзер минем яңа тренер. Миннән дөньяга танытырлык стайер ясаган, унбер ел дәвамында алыштыргысыз тренер булган Миңнулла Чинкин белән киңәштем дә, түземлелек таләп итүче дистанцияләргә йөгерешчеләр әзерли торган Россия җыелма командасы тренеры Геннадий Суворовка күчәргә карар кылдым. Ул бик тәҗрибәле тренер, аның белән эшләве үзе бер рәхәт. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Ә бу спорт өчен бик мөһим. Пекинда үткәрелгән Олимпиада уеннарында беренче урын яулавым да бары аның ярдәме белән…
 
 Мин җиңүчегә бирелә торган зур акчаларга да, «алтын»га түгел, дөнья рекорды куюыма куандым.

Каршылык белән 3000 метрга йөгерү Олимпия уеннары тарихында моңарчы күрелмәгән хәл. Ә сез әле шул дистанциядә беренче булып дөнья рекорды куюга да ирешә алдыгыз! Старт белән финиш арасында көчне тигез бүлү – уңышның башы…
– Йөгерү тактикасы дигән төшенчә бар. Башың уйламаса, аяклар йөгерүдән әлләни мәгънә юк. Япониянең Осака шәҺәрендәге дөнья чемпионатын гына искә төшерик: көчне исәпләп җиткерә алмаганга күрә, мин анда өч көндәшемне алга чыгарып, чак кына «туктап» калмадым.
Ә бу юлы исә, старт алуга ук, алга ыргылдым. Беренче 1000 метрны 3,028 секундта әйләнергә тиеш идем. Ә мин бу араны 2 минут та 58,63 секундта уздым. Көндәшләрем артымнан калмаска тырышсалар да, икенче әйләнештә мин алган тизлеккә түзмәделәр. Шулай итеп…



Шулай итеп, Олимпиаданың алтын медале белән дөнья рекорды (8 минут 58,81 секунд!) Чаллы кызы кулына күчте.
– Иртәгә финал буласы дигән кичне тренер белән йөреп керергә дип, урамга чыктык. Карыйбыз: каршыбызга 20 чакрым «йөрүдә» Олимпиаданың беренче медален яулаган Валерий Борчин килә. Кулында – аны бүләкләү вакытында тапшырылган чәчәк бәйләме. Килеп җитте дә чәчәген миңа суза. «Юк-юк, кирәкми», – дим. Әллә нишләп, уңайсызланып киттем. Ә тренерым әйтә: «Ал, алтын бит ул! – ди. – Кулдан-кулга күчеп йөри торган чәчәк дип кабул ит», – ди. Кытайлылар яхшы күңелле халык. Мин дистанцияне төгәлләгәндә бөтен стадион гөр килеп торып басты һәм көчле алкышларга күмде. Ә мин исә җиңүчегә бирелә торган зур акчаларга да, «алтын»га түгел, дөнья рекорды куюыма куандым. Безне: «Пекинда бик эссе, йөгерергә авыр булачак», – дип куркытканнар иде, ә һава торышы без көткәннән күпкә яхшырак булып чыкты.

Сез дистанциядә чагында өйдәгеләрнең хәлен күз алдына китерәм…
– Башка вакыт минем белән бөтен ярышларга йөри торган ирем Антон бу юлы өйдә калган иде. Финишка килгәч, иң беренче булып телефоннан ул котлады. Әти-әни дә сөенечләреннән ни эшләргә белмәгәннәр, елашып та алганнар.
 
 Антон җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры. Ул да Афинадагы Олимпия уеннарында катнашты

Татарстан әләмен кулыгызга алгач, без дә елап җибәрдек…
– Әйе, анда бер бик истәлекле мизгел булып алды. Финишка килгәч, җиңүчеләр, гадәттә, кулларына үз илләренең әләмен тотып, тамашачыларның көчле алкышлары астында стадионны бер әйләнеп чыгалар. Без дә шулай эшләдек. Олимпиаданың бронза призеры – Түбән Кама кызы Катя Волкова белән йөгереп барганда, мине үзебезнең «Динамо» җитәкчесе Салават Гайсин белән Татарстанның спорт һәм яшьләр министры Марат Бариев эләктереп алдылар да кулыма Татарстан әләмен тоттырдылар. Россия Һәм Татарстан әләмен иңемә салган килеш 100 метрлар чамасы йөгереп уздым. Шуның өчен чак кына ирешкән күрсәткечемне юкка чыгармадылар.



Ирегезнең йөгерешче икәнен беләбез. Аның хакында берничә сүз әйтегез әле?
– Әйе, йөгерешче, һәм әйтергә кирәк, күренекле йөгерешче. Аның исеме дөньяга таныш. Антон җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры. Ул да Афинадагы XXVIII Олимпия уеннарында һәм Париҗдагы дөнья чемпионатында катнашты. 200 һәм 400 метр дистанциядә Һәм шулай ук, 4х100 һәм 4х400 метрга эстафетада унике мәртәбә (!) Россия чемпионы, 400 метрга йөгерүдә 2004 елда Европа Кубогына көмеш призер булды. Саный китсәң, күп аның бүләкләре. Ул Ленинград шәҺәрендә туып-үскән. 2000 елдан бирле Россиянең җыелма командасында.

Кайда танышты, кайда очрашты инде бу ике бөек спортсмен?
– Спортсменнар кайда очрашсын инде?! Әлбәттә, ярышта. (Ул көлеп җибәрә.) Париҗда, дөнья чемпионаты узган көннәрдә… Бер ел йөрдек тә, аннары өйләнештек. Бергә яши башлавыбызга биш ел хәзер. Икебез бертөрле эш белән мәшгуль булгангамы, бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Ачуланышкан юк. Мин китсәм, Антон сагынып тора, гел телефоннан аралашып торабыз.
Россия җыелма команда составында торгач, өйгә бик сирәк кайтыла шул. Ул Чаллыны бик яратты, «тыныч монда, кешеләренә кадәр икенче», ди. Санкт-Петербургка аның әти-әнисенә кунакка барабыз да Антон шундук өйне юксына башлый. «Әйдә, өйгә кайтыйк!» – ди. «Ә бусы кемнең өе?» – дип көләм. Рәхәт шул биредә. Беркая китәсе килми. Антон бик оста дизайнер булып чыкты. Өйдәге бөтен ремонтны әти белән бергәләшеп ясадылар. Хәзер әнә мунча – саунаны салып бетереп киләләр. Ә мин буш вакытларымда чигәм. Чигәргә бик яратам.



Ике фамилиядә йөрүегезгә сәерсенмиләрме?
– Әйтәләр инде. Бигрәк тә дөнья чемпионатларында… «Ни өчен шундый озын фамилия?» – дип кызыксыналар.
Без өйләнешкәч тә фамилияне алыштырырга керешкән идек тә, бик мәшәкатьле булып чыкты. Аннары уйлаштык та уртак бер фикергә килдек: ике фамилияне дә калдырабыз, дидек. Хәзер ирем – Галкин-Сәмитов, ә мин, белгәнегезчә, Галкина-Сәмитова.

Озын арага йөгерешчеләр «икенче сулыш» дигәнне яхшы белә. Иң катлаулы дистанциягезне исегезгә төшерегез әле?
– Дистанциядә көчне дөрес бүлү өчен, гадәттә, безнең алдан берәр спортсменканы җибәрәләр. Ул берәр чакрым «алып» барганнан соң «төшеп» кала. Аннары үзең чамалыйсың. Халыкара ярышларда катнаша гына башлаган вакыт. Тәҗрибә дә әлләни юк. 2003 елгы Россия чемпионатында «ярдәмче» кызыбыз үзенә тиешле араны тизрәк йөгереп үтте дә калган чакрымнарны көч-хәл белән җиңәргә туры килде. Тамашачылар булышты. Шуңа да карамастан, ул чагында мин дөнья рекорды куйдым.

Спортсменга бер генә көн дә күнегүләрне калдырырга ярамый. Югыйсә, ул «форма»сын югалта. Шулай бит?
– Нәкъ шулай. Күнегүләрне калдыру – ул безнең өчен зур югалтуга тиң. Болай да очсыз-кырыйсыз пресс-конференцияләр, өстәвенә, йә берәр спорт мәктәбенә, йә президентка, йә тагы берәр кая чакыралар. Болар бары да төп эшебездән аера, соңгы чиктә күрсәткечләрдә чагыла. Иртәнге сәгать зарядкадан башлана. Көн дәвамында ике мәртәбә күнегү: «күләм» җыйган чорда 35 әр–40 ар чакрым йөгерәбез. Күнегүләрнең төрле шәҺәрләрдә оештырылуын беләсез инде. Шуңа өйдә сирәк булабыз.

Сез бит әле милиция капитаны, Чаллы шәҺәре буенча Эчке эшләр идарәсе штабы инспекторы да… Киләчәгегезне шул юнәлештә дәвам иттерәсегез килмиме?
– Юк, мөгаен, мин, ирем шикелле, балалар белән эшләрмен, тренерлыкка күчәрмен. Махсус шуңа укыган кеше бит мин. Инде килеп, кайчан да бер үз балаларыбыз да булыр, дип үз-үзеңне тынычландырырга да вакыт аз калып бара. Үзегез беләсез, баласыз гаилә – ятим гаилә ул.
Без Гөлнарага алга таба да яңа дөнья рекордлары куюын, уңышлары белән безне гел шулай куандырып торуын телибез!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар