Логотип
Арабыздан беребез

«Мин кешеләргә ышанам»

Бу дөньяда иң авыры – үзеңне табу. Аны яшь чакта, бала чакта уйламыйсың әле. Гомер үтә-үтә ниндидер уңышларга ирешкәннән соң, шушы сорауга килеп чыгасың. Хәер, нәрсәгәдер ирешмәсәң дә...

Бу дөньяда иң авыры – үзеңне табу. Аны яшь чакта, бала чакта уйламыйсың әле. Гомер үтә-үтә ниндидер уңышларга ирешкәннән соң, шушы сорауга килеп чыгасың. Хәер, нәрсәгәдер ирешмәсәң дә... Гомумән, кеше гел тыпырчына, гел нидер эзләнә. Нәрсә эзлибез, кая ашыгабыз, соңгы юлыбыз кайда безнең? Адәм баласы һәрвакыт шулай үзен табарга тырышып яши. Үзен тапмыйча бу дөньядан китүчеләр дә бик күп. Мин, Аллага шөкер, үземне тапкан кеше. Кем буласымны кечкенәдән үк белә идем. «Җырчы булам! Җырчы булмасам да, зур кеше булам», – дия идем үз-үземә. 

Җырчы өчен йомшаклык, нечкәлек кирәк, ә инде тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгу өчен барыбер ихтыяр көче, тырышлык сорала. Менә болар барысы да миңа әти-әниемнән күчкән. Әнием бик йомшак холыклы, нечкә күңел-ле иде. Эчтән генә гел җырлый иде ул. Өйдә, нидер эшләгән вакытта, аш-су тирәсендә кайнашканда... Тавышы шулкадәр моңлы! Ә әти көчле холыклы кеше – әнинең киресе. Әллә ничә төрле гармун да уйный: тальянда, хромкада, Саратский гармунда. Әмма елына бер тапкыр капка төбенә чыгып утырып кына уйный. Сабантуй көнне! Моны бөтен авыл кешесе белә: «Әнә Гомәр өздерә!» – диләр... Әтинең гармунга тотынуы бүген безгә кичке уенга барырга рөхсәт дигәнне дә аңлата. Башка чакта бу хакта авыз да ача алмыйбыз. Дөрес, киноларга кача-поса гына бара идек. И-и, киноны ярата идем инде. Әнигә: «Бир инде биш тиен акча! Бөтен эшне эшлим, клубка гына җибәр», – дип ялына идем. Кайчак бирә, кайчак юк... Билетка акча булмаганда, эскәмия астына кереп качып, шуннан карый идем. Киномеханик ерак туганыбыз Харис абый иде. Киносыз яши алмаганымны үземнән дә яхшырак белә... Ул вакыттагы киноларның ниндилеген хәтерләүчеләр бардыр әле – барысы да сугыш һәм мәхәббәт турында. Чып-чын тормыш турында. Һәммәсе дә ихлас, хыялый... Мәхәббәт дигәннән. Безнең әти фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан. Ул озын фронт юллары узып, авылга исән-сау әйләнеп кайткач, 1946 елда мин туганмын. Беренче бала. Чын мәхәббәттән туган бала! Ничә елларга сузылган сагынулардан соң мәхәббәт вулкан булып атылгандыр инде... Әйе, мәхәббәт баласы мин! Шуңа күрә үзем дә бөтен дөньяны, кешеләрне яратам. Ул мәхәббәт, ул ярату чиксез миндә!

Ышануым да зур. Бөтен кешегә дә ышанам. Хәтта хәзер дә, тормыштан йөз түгел, мең кат сабак-лар алгач та. Ышанып алданган чакларым бихисап булды. Алдасыннар – кичерәм. Кичерәм дә, алга таба атлап китәм... Булды, байлыкның ни икәнен татыган вакытларым да булды. Шундый мөмкинчелекләр бирде Аллаһы Тәгалә. Шул вакытта да бер кулым белән алдым, икенчесе белән аны башкаларга суздым – сорап килгән берәүне дә кире борып чыгармадым. Бурычлы булып калган кешеләр дә бар. Онытканга түгел, мөмкинлекләре булмаганга. Инде ул чаклардан соң әллә никадәр вакыт узгач та, килеп әйтәләр: «Мин сезгә бурычлы, кайтарырмын», – диләр. «Ходай насыйп итсә кайтарырсың», – дим. Рәнҗемим дә, көтмим дә. Әйе, ул елларда бик күп кешеләргә ярдәм итәргә туры килде. Тик моны бит мин эшләмәдем, минем кулым белән аларга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен җибәрде. Шундый изге эштә арадашчы булуыма бүгенгәчә бәхетлемен.

Ә үземнең берәү каршына да нидер сорап барганым юк. Минем өчен дөньядагы иң авыр эш бу... Бөтенләй чарасыз калган чакларда да, кешеләрдән түгел, Аллаһы Тәгаләнең үзеннән генә сорыйм. Аның гозеремне ишетмичә, бирмичә калганы юк әле. Дөньяда иң зур таянычым Аллаһы Тәгалә һәм үземнең балаларым. Кызым, өч оныгым...

Бер кешедән берни сорамыйм дидем дә... Соңгы сулышта, мөгаен, су сорармын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар