Логотип
Арабыздан беребез

«Мин гаилә династиясе эшен дәвам итәм»

Әни­нең мине бик энергетик итәсе килгәндер. Югыйсә беренче баланы ни йөрәгең белән башка шәһәргә җибәреп була?! Кызым Камилә тугач, гел шулай уйлыйм.

Фикер сәнәгатьтә – хатын-кыз
«Казан ТЭЦ-3» «ТГК-16» акционерлар җәмгыяте филиалы
Алинә ФАТЫХОВА, икенче категорияле инженер


Безнең шәһәрдә дә уку йортлары бар үзе. Әмма югары белемле энергетикларны Казанда әзерлиләр. Хатын-кыз башың белән бу өлкәгә, производствога ничек килеп эләктең, дип сораучылар бар. «Мин гаилә династиясе эшен дәвам итәм», – дим. Әниемнең әтисе – бабам Түбән Камадагы ТЭЦ-1 нең чишмә башында торган. Иң кечкенә вазыйфадан цех начальнигына кадәр күтәрелгән. Әнием Елена Васильевна бабам йогынтысында энергетик бул­гандыр. ТЭЦта әйдәп баручы инженер булып эшли ул. Мәк­тәптә укыганда профориентация кысаларында энергетика буенча олимпиада узды. Математика, телләр буенча олимпиада бар, ә монда энергетика... Яңалык булды ул. Кызыксынып, мин дә катнашырга булдым. Әни миңа мәгълүматлар табарга тырышты. Хәтерлим, әзерләгән проектымны ТЭЦ җитәкчелеге каршында якладым. Шулай итеп, әни «акыл өйрәтмичә» генә мине энергетикага кертеп җибәрде. Казан дәүләт энергетика университетында укыганда төркемдә бары биш кыз идек, калганнары – егетләр. Ир-атлар күбрәк эшли торган һөнәр сайлаганымны шунда гына аңладым.

Баштагы мәлне нәрсә укыганыбызны да аңламый идек. КТЭЦ-3 кә экскурсиягә алып бардылар. Без шунда гына производствоның үзенчәлеген аңладык. Турбиналар, зур-зур казаннар, торбалар... «Ничек инде шушында хатын-кызлар эшләсен?!» – дип, кызлар белән көлешкәнебезне әле дә хәтерлим. Эшлисең икән. Шушы торбалар арасында «хатын-кызлар цехы» бар. Булдыра алам микән дигән зур кызыксыну алып килде мине энергетика өлкәсенә. 
Мин эшләгән химик цех – җылылык-электр энергетикасын эш ләп чыгару чылбырындагы иң мөһим тармакларның берсе. Производствога китәчәк суны әзерләү процессын контрольдә тотабыз. Суның сыйфаты һәм аның нормаларга туры килүе нәти­җәлелеккә һәм җылылык җиһазларының өзлексез эш­лә­венә бәйле. Мин эшкә килгәч, зурдан кубып, ТЭЦны модер­ни-за­цияләделәр. Әледән-әле яңа технологияләр кертелә. Без­нең өлкәдә әйләнә-тирә мохитне саклау мөһим. Бу җәһәттән кануннар да катгый. Әйләнә-тирәне саклау максатларында производствога яңа технологияләр кертү процессында да катнаштым. Ул вакытта эшкә аеруча зур кызыксыну белән йөрдем. Ниндидер яңалык буласын белеп киләсең бит эшкә! Аның төп максаты – кулланылган суларны чистартуның тирәнлеген арттыру иде. Без бу проект белән «Энергонәтиҗәлелек һәм экология өлкәсендә иң яхшы техник карар/проект» номина­циясендә икенче дәрәҗәле диплом белән бүләкләндек.


Мин бик актив кеше. Бөтенроссия яшь белгечләр форумында да, производствобызда узган һөнәр бәйгеләрендә дә катнашам. Энергетиклар профсоюзы эштән тыш төрле ярышлар, чаралар үткәрә. Спартакиадаларда өстәл теннисы буенча беренчелекне беркем­гә биргәнем юк әле. Мәктәптә укыганда сигез ел әлеге спорт төре белән шөгыльләндем. Зурлар разряды буенча нормативлар тапшырдым. Үзем эшләгән производ­ствоның данын яклар өчен кирәк булды бу хоббием. 


Хәзер шундый тенденция бара: яшьләрнең җиңел генә акчалы буласы килә. Әмма ул акчалар бүген – бар, иртәгә – юк.Ә производствода – стабильлек! Бигрәк тә энергетикада! Өйләргә яктылык һәм җылылык һәрвакыт кирәк. Престижлы өлкә ул. Әйе, монда беркем дә институт тәмамлап җитәкче урынга килеп утырмый. Эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, беренче класслы белгеч булыр өчен иң түбән баскычлардан күтәре­лер­гә кирәк. Мин дә моннан ун ел элек гап-гади аппаратчы бу­лып эшли башлаган идем, хәзер инде икенче категорияле инженер! Бертуган сеңлем дә энергетика университетында магистратурада укый. Аңа да һәрвакыт безнең өлкәне мактап торам. Ишетер дип уйлыйм. Ирем Азат – студент елларындагы мәхәб­бә­тем. Университетта бергә укыдык. Диплом алуга өйләнештек, ул башка өлкәгә киткән иде, аны да энергетикага кайтырга күндердем. Мин җылылык эшләп чыгаруда катнашам, ул аны өйләргә тарата. «Казан җылылык челтәре» ком­па­ниясендә эш­ли ул. Өйдә эш, энергетика турында сөйлә­ш­мибез үзе, аннан башка да сөйләшер сүзләребез җитәрлек. Шәһәр чи­тендә үз йортыбыз белән яшибез. Мин – «бетон баласы», Азатларның исә үз йортлары, үз эте булган. Хәзер менә үзе­без­некен төзедек. Этебез дә бар, әлбәттә. Йорт булгач, янында бакчасы булмый калмый. Ул миндә яңа сәләт ачты. Ландшафт дизайны белән кызыксынам. Бакчада экспериментлар өчен түтәлем бар. Утыздан соң үсентеләр дөнья­сына кереп чума­сың, диләр бит. Мин шул чорга кердем, ахры.

 
Аңлагансыздыр, эшемне бик яратам, хәтта эштә киеп йөргән махсус киемнәрне дә. Әйе, кайчак миндәге «кызчык» уяна: эшкә күлмәк-туфлиләр киеп барасы килә. Әмма «спецовка»ның зур бер өстенлеге бар: һәр иртә нәрсә киим икән дип аптыра­мыйсың. Хәзер производство өчен тегелгән костюм­нарның өлгеләре башкачарак. Капчык кебек түгел – бил ясап була. (Көлә.) Бөтенебез бертөрле киенеп йөрү күпкә кулайрактыр ул. Өйдә балкып торган лампочкаларга сез игътибар да итмисездер. Ә минем өчен ул бик кадерле. Һәр фатирда яктылык булсын өчен күпме кеше хезмәт куйганын бик яхшы аңлыйм мин. 


 Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар