«Ике атна күземә дә күренмә, институтны тәмамлагач бераз ял ит», – дип кайтарып җибәрде булачак җитәкчем.
Фикер сәнәгатьтә – хатын-кыз
DANAFLEX компанияләр төркеме
Альбина СОХИНА, инновацияләр һәм эшләнмәләр бүлегенең йомшак төргәк юнәлеше җитәкчесе
Без заводның – флагманы, яңалык алып керүчеләр: яңа технологияләр, яңа материаллар, яңа җиһазлар, яңа продуктлар... Биредә эшләвем белән бик горурланам. Казан химия-технология институтының азык-төлек факультетында укыганда шушы заводка экскурсиягә алып килделәр. Мин аңа гашыйк булдым. Бөтен җирдә чисталык, яңа җиһазлар, яшьләр күп, хезмәткәрләр ягымлы... Шунда практика уздым. Эшкә килер-гә тәкъдим иттеләр. Диплом алуның икенче көнендә үк заводка киттем. «Ике атна күземә дә күренмә, институтны тәмамлагач бераз ял ит», – дип кайтарып җибәрде булачак җитәкчем. Тикшерү-аналитика бүлегенә инженер булып урнаштым. Эшләү дәверендә безнең бүлек тә, вазыйфалар да үзгәрде. Хәзер безне инженерлар дип түгел, ә менеджерлар дип атыйлар. Бәлки, бу дөрестер дә. Төрле проектлар алып барабыз. Мәсәлән, шоколад өчен төргәк ясау заказы килә. Продуктның саклану таләпләрен өйрәнәбез, кирәк икән яңа җиһазлар сатып алабыз, сыйфатламасы туры килгән материаллар эшлибез. Заводтагы барлык технологияләр безнең кул аша үтә. Балалар ризыгы тутыру өчен дой-паклар җитештерү бик кызыклы проект булды. Күз алдыгызга китерәсездер инде, ул өстәлдә басып тора алган сыгылмалы герметик кап.
Элек кая барсак та әйбернең ничек төрелүен карап йөри идек. Шул рәвешле идеяләр эзләдек. Сүз уңаеннан, үзем дә заводта эшли башлаган чакларда кибеткә кереп сәгатьләр буе төргәкләр карап йөри идем. Сатучылар хәтта артымнан шикләнеп йөрде. Хәзер инде тәҗрибә зур. Профессионализм миндә дә, заводта да арта. Производствода булмаган техно-логияләр өстендә эшлиләр инде хәзер бездә. Көндәшләребез безне кабатлый дип куанабыз үзара.
Кибетләрдә безнең төргәкләрне күргәч ниндидер бер горурлык хисе туа иде. Хәзер инде тыныч карыйм, шулай да яңа эшләнгән кап күрсәм, хезмәттәшләремә фотога төшереп җибәрәм. Төргәкләү – ризыкның сыйфатын озынайта.
Әти-әниләр яшь чакта газлы суны да бер стаканнан эчкәннәр, ә хәзер кулланучыга продуктның индивидуаль капта булуы мөһим. Үлчәүле азык-төлек бик алмыйбыз бит инде. Әлбәттә, матур кап – маркетингның бер алымы да ул. Базарда көндәшлек зур булган чорда, без җитештерүчеләр-нең товарларын сатарга ярдәм итәбез. Төбәгенә карап, заказчыларның да таләбе төрле. Мәсәлән, Татарстан һәм башка берничә ил заказчылары ялтырап торган бизәкле төргәкләр ясауны сорый. Кыйммәтле каһвә, чәйләргә аеруча стильле капларга заказ бирәләр. Кулланучылар да таләпчән хәзер. Төрле партияләрдә капларның төсе бераз гына үзгәр-сә дә ялган товар дип уйлыйлар. Шуңа төсләр үзгәреше булмау бик мөһим. Гадәти каплар тиз ясала, ә яңа продукт-ны эшләп чыгару ярты ел һәм аннан да озаккарак сузылырга мөмкин. Кибет киштәләренә җибәргәнче, төргәкләрне заказ бирүчеләр белән җентекләп тикшерәбез. Иң озак гамәлгә ашырылган проектым – конфет кәгазе. Югыйсә гадәти төргәк кебек, ә кирәкле режимга җиткереп ясау өчен биш ел кирәк булды. Көн саен эшкә сөенеп барам. Тәгаен беләм: һөнәрем – язмышым. Беркайчан да эшемне үзгәртү теләге тумады.
Мәктәптә укыганда икътисадчы булырга теләгән идем. Хәтта әзерлек курсларына да йөрдем. Замана шаукымына бирелгән булганмындыр, мөгаен. Ул вакытта юрист, икътисадчы һөнәрен үзләштерү модада иде. Тик документларымны тапшырырга баргач, укырга керергә теләгән факультетта урыннар билгеләнеп беткәнлеге турында ишетеп алдым. Уйладым да, институтта яңа ачылган юнәлешкә укырга керергә булдым. Аллаһ хәерлесен кылган инде. Икътисадчы булып эшләү бик күңелсездер ул. Ә бездә һәр көн яңалык: яңа кешеләр, яңа заказлар, процесслар. Биредә эшләү дәверендә ярты Россияне әйләнеп чыктым, Европаның күп өлешендә булдым. Заводта эшләвем тормыш рәвешемне дә үзгәртте дисәм, алдамам. Менә мин чүпне аерым җыярга өйрәндем. Кулланылган пластик шешәләрне һәм капларны ыргытмыйм, ә махсус җыю пунктларына илтеп тапшырам. Безнең завод экологияне саклау максатыннан бик күп проектларны гамәлгә ашыра. Кулланылган төргәкләрне киредән эшкәртерлек итеп чыгаруга да ирешербез әле.
Белгеч буларак, нинди каплардагы ризыкларны сатып алуым кызыксындырадыр. Каплар продуктның үзлекләрен саклый. Азык-төлек сыйфатына зыян китерми, бернинди ис тә йокмый, төргәк материалындагы компонентлар да күчми. Бу уңайдан җентекле тикшеренүләр узганнарын беләм.
Ә үзем кибеттә азык-төлек алганда кайсы капны кулланганнан соң тапшырырга җиңел, шуңа өстенлек бирәм.
Шул рәвешле табигатьне саклауга үз өлешемне кертәм.
Егерме ел элек утыз кешелек төркемнән бер мин генә белгечлегем буенча эшкә урнашкан идем, хәзер безгә яшьләр күп килә. Алар бик аңлы, таләпчән, мәгънәле. Эшлим дип эшләгәннәрне җитәкчелек күреп үстерергә генә тора. 2014 елдан бирле илдә сәнәгатькә игътибар артты. Әкренләп заводларны торгызалар, яңалары ачыла. Димәк, безнең ил сәнәгате алга китеп, һөнәребез тагын да популярлашачак әле.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк