Логотип
Арабыздан беребез

Китап акылны тәрбияли

«Китабыгыз тормышымны үзгәртте...» – дип еш язалар аңа. Хәер, китаплары аның үз тормышын да баштанаяк үзгәртте – исемен бөтен татар  дөньясына танытты...

«Китабыгыз тормышымны үзгәртте...» – дип еш язалар аңа. Хәер, китаплары аның үз тормышын да баштанаяк үзгәртте – исемен бөтен татар  дөньясына танытты. Татарстан Милли китапханәсе ел саен китапханәдән иң күп алынган татар китаплары исемлеген игълан итә: соңгы елларда Гөлсинә Галимуллина китаплары анда иң беренчеләрдән булып атала. Китап кибетләре аның әсәрләрен киштәләрнең иң алдына куя: сорау зур! Китапханәчеләр укучыны аның белән очраштыру өчен җай эзли... 
Әдәби китаплары белән танылган журналист Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА белән уңыш серләре турында сөйләшәбез.

Сез үзегезне «язучы» дип әйткәнне яратып бетермисез...
– «Язучы» статусына лаек булу өчен Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз»ы, «Агыла болыт»ы, Гомәр Бәшировның «Намус»ы, Мирсәй Әмирнең «Саф күңел»е кебек романнар язып, милләтеңнең ул һәм кызларын дөнья мәйданында таныта алырлык геройлар тудырырга кирәк. Күптән түгел Журналистлар берлегендә гомер буе «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән Илсөяр Хәйруллина белән очраштык. «Син бит язучы Гөлсинә!» – диде ул миңа. Аңа да шулай дип җавап бирдем: «Чын язучы булыр өчен «Намус» романы югарылыгындагы әсәр язарга кирәк», – дидем. Мин – журналист. XXI гасырның көчле характерлы, язмыш тарафыннан җибәрелгән сынауларны акыл белән җиңеп яшәүче хатын-кызлары тормышын әдәби сюжетка корып язучы журналист. Бу дөньяга һәркем үзенең ипие белән туа. Ипием – каләм булачагын Аллаһ сиздергән. 4 нче класста укыганда газетада мәкаләләрем басыла башлады – хәбәрче булып киттем. «Саба таңнары» газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә эшләдем – шушы темаларга яздым. Ә китапка тотынуым... 2006 елда районда республика күләмендәге бер зур семинар булды. Шунда урыннарыбыз бер ханым белән янәшә туры килде. Сөйләшеп киттек. «Мин үзем Әгерҗе рай-оныннан, әмма язмыш сезнең якларга алып килде. Тормышым турында роман яза алыр идегез», – диде ул шунда. Журналистның берсе дә мондый сүзгә битараф кала алмас иде... Ике атнадан ялга чыгарга тиеш идем. Көчкә көтеп җиткездем – роман язарлык язмышны тизрәк тыңлыйсы килә. Без очраштык. Ул – укытучы, ире башка берәү янына чыгып киткәч, ике бала белән калган. Кеше фатирында, бер тиенсез... Тыңлыйм-тыңлыйм, тик роман язарлык тема күрмим. Мин укыган әдәби китапларның һәрберсенең эчендә төше бар. Монда кайда соң ул? Кинәт әңгәмәдәшемә: «Безнең районнан фатирны ничек алдыгыз соң? Андый зур акчалар керер җирегез булмаган бит», – дигән сорауны бирдем. «Сез миңа иң соңгы сүземне әйттерәсез», – диде дә туктап калды. «Шуны әйтсәгез, мин, бәлки, нидер яза алырмын», – дим. Суррогат әни булган икән ул. «Кайсы районнан телисез, шуннан йорт алып бирәбез», – дигәннәр аңа. «Начар юлга басу түгел бит бу. Мин – сау-сәламәт хатын, балаларымның киләчәге өчен кемнедер бәхетле итәм дип уйладым һәм шушы адымга бардым», – диде ул. «Мәхәббәт аланы» дигән повестем шулай туды. «Идел» журналы аны берничә санга бүлеп бастырды. 
Еллар узды. 2012 ел җитте. Редакциядә соңгы елым – тиздән лаеклы ялга китәргә тиешмен. Кисәк кенә авырый башладым. Аерым чирем дә юк, әмма эчке дөньямда нидер бара... Бер дустым хәл белергә килде. «Безнең күрше Һаҗәр апа турында газетага яз әле. Китап чыгарды, шундый матур шигырьләре бар», – ди. Миңа кинәт көч керде. Һәрбер зур эш алдыннан кешегә шулай көч иңәргә тиеш... Һаҗәр апаның китабын кулыма алгач, соңгы битендәге бер язуга игътибар иттем. Кемнәрнең китап чыгарырга теләге бар, мөрәҗәгать итегез диелгән иде анда. Шуны укыдым да терелдем! Минем дә язган хикәяләрем күп – китап чыгарып карарга кирәк! «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Ильмир Мингалиевка шул ук көнне шалтыраттым. Бер атнадан ул элемтәгә үзе чыкты: «Гөлсинә ханым, туплап җибәргән әйберләрегез арасында «Мәхәббәт аланы» дигән повестегез бар. Хатын да укыды, килен дә... Без бу геройга сокландык. Әйдәгез, аерым китап итеп әзерлик. Әгәр бу китап белән аудитория җыясыз икән, сездән әдәби китаплар язучы көчле язучы чыгачак», – диде. Бу сүзләр минем өчен зур мотивация булды. 
Шул көннәрдә «Кара-каршы» тапшыруын карарга туры килде. Журналист Энҗе Шәйхетдинова алып бара иде аны. Шуннан соң ук «ВКонтакте»да аның бер постына юлыктым: «Бәхетле тормышымның бер генә сәгатен кире кайтарыр идем дә, кабат бәхетле булып яшәп карар идем», дип язган. «Бүгенге бәхетле мизгелләрнең кадерен белергә кирәк, ә үткәннәргә инде кире кайту юлы юк», дигән комментарий калдырдым. Директка хат килеп төште: «Гөлсинә апа, сез мине кем беләндер бутадыгыз ахрысы. Мин бит сезнең авыл Данилның хатыны», – дигән. Чыннан да, журналист Энҗегә язам дип, аның адашына – бөтенләй белмәгән кешегә язганмын! Чибәр ханым, матур киенгән, чит илләргә сәяхәтләрдән кочак-кочак фотолар куйган... Бәхетсезлекнең эзе дә юк! «И-и, Гөлсинә апа, чит илләрдә нишләп йөргәнемне белсәгез?! Килегез, сөйләшеп утырырбыз – китап яза аласыз хәтта», – дип җавап бирде ул. Таңга кадәр тыңладым мин аны. Ире бик иртә мәрхүм булган. Бер хәсрәт икенчесен алып килгән: каратэ белән шөгыльләнгән улының, ялгыш сугудан соң, үпкәсе белән кабыргасы арасында шеш барлыкка килгән. Операцияне бездә ясамаганнар – улын аякка бастыру өчен ул чит илгә йөри башлаган. «Ак бураннар аша» дигән китап шулай туды... Ун елда 14 китап бастырдым. 

Димәк, сездә тарихы булмаган китап юк?
– Реаль тормышта булмаган кеше турында китап язуны кирәк дип тә уйламыйм. Ул бит инде әкият... Мин көчле холыклы хатын-кызның ничек итеп акылын тәрбияләп, тормышта уңышка ирешүе турында язам. Үз гаиләсен, горур исемен саклау өчен батырлык үрнәге күрсәтеп яшәүче хатыннарны әдәбият мәйданына чыгардым. Бүген милли геройларны татарның мең дә бер кешесенә генә туры килә торган бәхетсез җаннар алыштырды. Бомжлар, сихерчеләр, никахсыз тапкан баласын күршесенең ишек төбендә калдырган хатыннар... Болай булырга тиеш түгел бит!

Сезнең укучыгыз кем, Гөлсинә ханым?
– Нигездә, укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр. «ВКонтакте»да миңа күбрәк алар яза – яңа китабым чыгуга, иң беренче булып, үз тәэсирләре белән алар уртаклаша. Әмма укучыларым шушы даирә кешеләре генә дигән сүз түгел бу. Һич юк! Социаль челтәрләрдә фикерен язарга һәркемнең кыюлыгы җитми бит. Ә очрашуларга кемнәр генә килми! Татарстанның 60 процент районын йөреп чыктым – китап укучылар белән очраштым дип әйтә алам. Апас, Буа, Азнакай районнарына инде бишәр тапкыр чакырдылар, күп тапкырлар Әлмәттә булдым. Дәртләнеп, илһамланып, сөенеп кайтам ул очрашулардан. 
Акылны китап белән тәрбияләргә кирәк, дисез. Ә үзегез нинди китаплар укыйсыз? 
– Фикер киңлеген арттыра торган китаплар укырга яратам. Алар, әлбәттә, күбрәк рус телендә. «Уход за мозгом» – бу минем өстәл китабым. Аны бөтен кешегә укырга тәкъдим итәм. Көн дәвамында башыбызга бик күп мәгълүмат керә: кирәге дә, кирәкмәгәне дә. Бөтен күргән, ишеткәнне сеңдереп барасың килә икән, баш мие шартларга да мөмкин бит. Шуңа күрә үзебез өчен мөһим булган мәгълүмат белән генә кызыксынырга кирәк. 
2019 елдан бирле Сөембикә-ханбикә темасын өйрәнәм. Кайсы язучы аның турында нәрсә язган – барысын да укып чыктым. Миңа иң ошаганы Фатих Урманче әсәре булды. Төрек язучысы Илгаз Ваһап Нәүрүзхан да Сөембикәбезне чын милли герой итеп биргән. Рабит Батулланы да укыдым. Китап бик матур башлана, әмма ахырда ханбикәне ничек сурәтләгәнен әйтергә дә телем әйләнми... Кире үз хәлемә кайту өчен бер ай вакыт кирәк булды. Мөсәгыйт Хәбибуллин романын да укыдым. Үзем өчен шулкадәр күп мәгълүмат алдым. Әмма Сөембикәнең ирләре белән интим мөнәсәбәтләрен тәмләп, бизәп бирүен кабул итә алмадым. Кирәкми иде... Кирәкми иде! Гафу итегез, нервлансам тавышым бетә... Сөембикә – дәүләт белән идарә иткән бердәнбер ханбикә. Безнең өчен символик образ. Бүгенге көндә Сөембикә турында нәрсә генә укысак та, аның якты рухы җаныбызга үтеп керергә, калебебезне яктыртырга тиеш. 

Изге гамәл кылуны һәр кеше булдыра алмый, чөнки бу хис бәндәсенә Аллаһ бүләге итеп бирелгән, дип язасыз. Мондый фикергә килергә нәрсә этәрде? 
– «Изгелеккә тартылам» дигән проектым бар. Мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан игълан иткән идем мин аны: төрле кешеләр туган авыллары китапханәләренә, мәктәпләргә китапларымны бүләк итте. Һәм шушы проектта мин көткәннәр катнашмады. Моңарчы бөтенләй аралашмаган, күрмәгән кешеләр кушылды. Шунда уйладым: изге хис – Аллаһ бүләге, телең белән изге булам дип әйтеп кенә күңелең белән изге була алмыйсың. 
Проектлар дигәннән. Алар миндә берничә. Иң беренчесе менә ничек туды. 2016 елда Бельгиядә яшәүче татарлар очрашуга чакырды. Самолетта уйланып кайтам. Туфан Миңнуллинның сүзләре искә төште: «Исемеңне чит илдә белеп тә, әгәр үзеңне туган авылыңда танымасалар, син шәхес түгел», – ди ул. Һавада чакта ук ниятләдем: туган авылымда – Эзмә урта мәктәбендә иң яхшы укучылар өчен үз премиямне булдырам! Китаплар сатам – акча керә бит... Шуннан бирле уку елы дәвамында иң күп «бишле» алган укучыларга премия биреп киләм. Ә соңгы елларда сертификатлар тапшыра башладым. Улым Алим-ның бакча үзәге бар: җиңүче укучылар бездән агач үсен-теләре килеп ала. Утырткач, фотога төшереп җибәрәләр, «Менә сез бүләк иткән алмагач никадәр үсте, инде алмаларын ашыйбыз», – дип язалар... 2017 елда бакчада алмагачлар буяп йөргәндә башыма уй килде: «Гомер буе журналистикада эшләдем – каләм тамагымны туйдырды. Бу өлкәгә дә үз өлешемне кертергә тиешмен», – дим. Университетның журналистика факультетында укыган, газета-журналларда иң күп мәкаләләре чыккан студентларга тапшырам бүләгемне. Моңарчы акчалата премия бирә идем, узган елдан башлап махсус калфак чиктерәм. Инде менә иң актуаль темага материал язган журналистларга да үз бүләгемне бирә башладым. Үзем яза алмаган темаларга тотынган журналистларга соклануым да бу минем. «Китап тәмен белеп укучы» дигән проектым бар. Социаль челтәрләрдә укучылар белән гадәттә турыдан-туры аралашам. Гүзәлия Халикова-Закирова дигән укучым китап-ларыма бик тирән анализ ясый башлады. «Кем булыр икән бу?» – дим. Әдәби әсәрнең җелегенә үтеп укый ала торган укучылар күп түгел. Табибә, медицина фәннәре кандидаты икән Гүзәлия ханым. Мине сөендергән мондый укучыларны үзем дә сөендерергә теләдем – аларга да махсус калфаклар ясатам. Тагын бер бүләгем «Иҗади эшләүче китапханәгә» дип атала. Мәсәлән, Кумбашы авылы (Киров өлкәсе Малмыж районы) китапханәсе – шундыйлардан. Гадәттә китапханәгә очрашуга читтән иҗат әһелләрен чакыралар, ә аларның кунаклары – үз кешеләре: шәфкать туташы, абыстай, ветеринария табибы... Фикерле, гамьле кешеләр! Тормышта үрнәк алырлык авылдашлары. 

Сез беркайчан кагылмаячак темалар бармы?
– Бар! Журналист булып эшләгән чагым. Райондагы бер колхозга командировкага киттем. Ферма мөдире хатын-кыз иде анда. Тәрбиягә бала алган була ул. Үсеп җиткәч, шул бала төрмәгә эләгә. Һәм әнисе хәлен белергә баргач, улы аны көчли... Бер төн эчендә хатынның чәчләре агара. Боларның барысын ул ачыктан-ачык сөйләде. Миңа бу вакытта 40 яшь кенә әле. Ананың кичергәннәрен йөрәгем аша уздыра алмадым, күрәсең... Укучыны шаккаттыру теләге көчле иде: кайтуга мәкаләне язып, редакторга күтәреп тә кердем. Редакторыбыз Тәлгать Нәҗмиев миңа ул чакта болай диде: «Гөлсинә, журналистикада кагылырга ярамаган темалар бар. Әйе, кемдер кагыла... Тик ул кеше син булырга тиеш түгел». Мондый адәм-нәрнең урыны әдәбият мәйданында була алмый. 

Язылмаган тагын ниндидер кагыйдәләрегез бармы?
– Тормышта Аллаһы Тәгалә җибәргән билгеләрне табып, «укып» яшәргә тырышам. Аларны «күрү» кирәкмәгәнгә хафалану, борчылулардан саклый. Әйтик, каядыр барырга җыенам, әмма юлга кузгалмас өчен мең сәбәп чыга. Димәк, бу миңа билге – анда барырга тиеш түгелмен. 
Еш кына артка – үткән юлга борылып карыйм: Аллаһы Тәгалә мин сорамаган бер нәрсәне дә бирмәде. Күзләрем әтинекенә охшаган – кечкенә. «Балаларымның күзләре иремә охшаса икән», – дип теләдем. Икесенең дә күзләре Фәргатьнеке!
Айгөлдән соң туган кызым үлде минем... Егерме көнлек баланың мәетен күтәреп хастаханәдән кайттым. Төн сакларга авылдан әнием килде, күршебез Мәймүнә абыстай керде. Шок хәлендә идем: үземне тынычландырыр өчен укырга бер дога белмим... Шул кичне, әгәр хисләрне контрольдән ычкындырсаң, мизгел эчендә башың китүе мөмкин икәнен аңладым. Төн уртасы. Караватта бер гөнаһсыз балам ята... Кисәк, әллә нәрсә булды: әни белән абыстай күземә дүрт булып күренә башлады... Әни бик курыкты, тиз генә салкын су белән битемне юдырып, урамга алып чыкты. «Кызым, артык тирәнгә кереп уйларга ярамый. Сөяргә Айгөлегез бар, тагын балагыз булыр», – диде. Айнып киттем... Абыстайның: «Гөлназ кызыңны гел дога белән искә алсаң, ул сине җәннәт бакчасы алдында көтеп торыр», – диюе яңадан тормышка кайтырга булышты.
Ана кеше өчен баласын мәңгегә югалтудан да авыр хәсрәт юклыгын аңладым. 1983 елдан башлап, балаларымның исәнлеге, тәүфыйгы өчен дип, елга ике тапкыр Коръән укытуны гадәткә керттем. Хәсрәтне җиңүнең юлы бер генә – Аллаһка якынаю. Аллаһ күктә дә, җирдә дә түгел, ул – безнең йөрәктә. Бала үлеме аша гомерем буена җитәрлек сабак алдым. Әйе, Аллаһ безгә нәрсә сорасак, шуны бирә. Ә мин бер кызым һәм бер улым гына булсын иде дип  теләдем... Уйларың белән бик сак булырга, ялгыш уйлавыңны аңлауга шунда ук тәүбә итәргә кирәк.

Стивен Кинг дигән язучы: «Иң курыкканым – иртән уяну һәм башымның бушлыгын, анда бернинди дә сюжет булмавын аңлау. Бөтен язучыларга да хас фобиядер инде бу», – ди. Сездә дә буламы андый чаклар?
– Юктыр... Китапны язарга утырганчы героем белән күп тапкырлар очрашам, аның тормышын тәмам өйрәнеп бетәм. Диктофоным тула. Диктофон белән бергә башым да тула: ми күзәнәкләренең 80 процентына язылачак китаптагы сюжет линияләре кереп утыра... Кем белән генә сөйләшсәм дә, кая гына барсам да, уемда – язылачак китап юллары. Геройларым белән бергә төрле вакыйгалар эчендә кайныйм, ниндидер матур җирләрдә йөрим... Аннары вакыт булган саен, утырып шуларны бушата башлыйм. Бушаткан саен рәхәт була бара... Утыруга илһам килә – әйтерсең лә яңгыр ява... Китап язмаганда җиңелрәк. 

Сезнең геройлар барысы да көчле хатын-кызлар. Тормышта авырлыкларга очрап та, аягында басып кала алган, егылган җирдән күтәрелгән ханымнар. Укучыларыбыз арасында да тормыш сынаулары белән очрашучылар бардыр, аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Беренче чиратта, китапларымны укырга тәкъдим итәм. «Әдәби марафон»да катнашучы Розалия исемле ханым көтмәгәндә бүләк бирде миңа. «Гөлсинә апа, баламны югалттым... Бик авыр кичердем. Шул көннәрдә китап-ларыгыз дәва булды, рәхмәт», – диде... Теге яки бу героегызга ошыйсым килә дип еш язалар. «Сезнең китабыгызны укып, башкача яши башладык», – диләр. Үзебезнең Саба кызы Лилия Вафина китапханәдә очрашуда: «Ефәк кулъяулык»ны укыгач, Айгүзәл кебек чигү теләге уянды», – дигән иде. Бүген алар бөтен татар дөньясына танылган чигүчеләр... Мин язган ханымнарның барысының да уртак бер сыйфаты бар – алар әхлакларын югалтмаган. Алар Аллаһка якын. Юк, берсе дә дини фанатлар түгел – шөкер итә белүчеләр. Гамәлләре, күңелләре дөрес. Дөньяда шуңа омтылырга кирәк. 

Хатын-кызның кайсысы утызда ук картая, ә кемдер 60–65 тә дә матурлыгын югалтмый. Моның берәр сере бармы икән?
– Миңа менә – 65, үземне яшь калдым, дип әйтә алмыйм. Илледән узгач, һәр ел, синнән сорап тормыйча гына, «үзенеке»н ала инде ул. Битнең дә, чәчнең дә төсе үзгәрә. Бу табигый халәт: аны берәү дә туктата алмый. Дөрес, үзен хөрмәт итәргә гадәтләнгән хатын-кыз йөзен-битен тәрбияли, гәүдә авырлыгын нормада тота. Күпмедер дәрәҗәдә шушы төркемгә керәмдер. Һөнәрем буенча гел халык арасында кайнагач, үземне һәрвакыт конт-рольдә тоту яшәү рәвешемә әйләнде. 
Ниндидер бер шөгыле булган кеше тиз картаймыйдыр дип уйлыйм. Минем өстәлемдә ноутбук, киявем бүләге – «Коръән» китабы, улым бүләк иткән тегү машинасы тора. Тегәргә бик яратам! Тагын – бакчада эшләргә! Анда мин арымыйм да – бакча миңа энергия бирә. Улым Алим бу яктан миңа охшаган... «Коръән»не җырлап укыйм дия алмыйм әлегә: һәр атнаның чәршәмбе көнендә үзебезнең мәхәллә мәчетенә укырга йөрим. Намазга 40 яшемдә баскан идем. Кызым Айгөл миннән бер айга гына соңрак укый башлады. Алимның студент чакта, гариза язып, гаеттә катнашырга дип кайтканын гомердә онытасым юк... Күңеле тулы матур гамәлләр аның. Минем туган авылым Эзмәдә ике ташландык чишмәне яңартты: Иҗат һәм Бәхет чишмәсе дип исем куштык. Зират өе иске иде – яңаны салды. Киленем Эльвира – кызым кебек. Киявемнән дә бик канәгатьмен: акыллы, гыйлемле, галим кеше безнең Фәһим. Бүгенге көндә Риза Фәхретдин китапларын тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Балалары бәхетле булу да яшьрәк күрсәтәдер хатын-кызны. 

Сез әле сәяхәтләр дә яратасыз...
– 2018 елда миңа зур хаҗ кылырга насыйп булды. Җәннәт бакчасына – Мөхәммәд пәйгамбәрнең кабере янына да бардык. Рауда дип атала ул урын. Кеше шулкадәр күп иде – консервадагы балыклар кебек басып тордык. Намаз-ны да шул килеш кенә укыдык... Икенче көнне безне «Коръән» күргәзмәсенә алып киттеләр. Бер Чаллы хатыны: «Без хәзер Раудага барабыз», – ди. «Мин дә яңадан барыр идем», – дим. Пенсиягә чыгуга, курсларга йөреп, үземә кирәк дәрәҗәдә инглиз теле өйрәнгән идем. Гарәп кызына: «Бүген Россиягә кайтып китәбез, кертсәгез иде», – дип аңлата алдым. Унбишләп кенә идек без анда. Мондый мөмкинлек чыгу бөтен дөньямны тетрәндерде. Күңелем бик нечкәрде – гел яшь түктем. Шунда: «И-и Раббым, шушы урынга басып, яңадан Гомрә хаҗы кылырга насыйп ит», – дип дога кылдым. Быел менә көтмәгәндә «Милли китапханә» китапларымны сатып алды. Аллаһы Тәгалә Гомрә хаҗына чакыра дип юрадым моны. Үзем сезнең янда утырсам да, күңелем белән инде күптән Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә, зур мәчетләрдә намаз укыйм. Дөньялар гына тыныч булсын! Анда барып, шушы теләкне теләп дога кыла алачакмын дип сөенәм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏

    Хәзер укыйлар