Логотип
Арабыздан беребез

Хәерле иртә, Балам!

Кем ул, диярсез? Бу «Татарстан–Яңа Гасыр» телевизион каналы тамашачыларына башта «Һава торышы»н, хәзер «Хәерле иртә!» тапшыруын алып баручы, «Тамчы-шоу»ның мөхәррире буларак таныш Роза ӘДИЯТУЛЛИНА. Телеэкраннардан бер елга югалып торган Роза кабат үзенең сөйкемле, шат йөзе белән тамашачыларга «Хәерле иртә!» тели. Бүгенге әңгәмәдә Розаның ничек килеп эләгү серләрен, сабые тугач үзгәргән тормышы хакында белербез.

Роза, балачактагы хыялларың тормышка аштымы? 
– Мин җырчы булырга хыялландым. Кечкенә чакта көзге алдында, кулыма тарак тотып, җыр­­чы­ларга кушылып җырла­ганым әле һаман да күз алдымда. Бу бик кызык иде. Телевидениегә килеп эләгүем очраклы булмады. Кечкенә чактан ук ТВ бинасында чуалып йөрдем. Әниемнең туганнан туган сеңлесе, балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итүче Рамилә Сәхабет­динова мине үзе белән эшкә ияртеп йөрде. «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруына катнашучылар, алып баручылар кирәк булса, югалып калмыйча, әлеге эшкә мин бик те­ләп керешә идем. Иң мөһиме, бирегә кызыклы яшьтәшләрем белән танышырга, аралашырга килдем. Мәктәпнең 8 нче сыйныфында укыганда режиссерыбыз Заһирә Курта­ева «Тамчы» тапшыруына алып баручы кирәк диде дә, кулыма текст тоттырып, камера каршына бастырды. Берникадәр тәҗрибәм булганлыктан, оялып калмадым. Шуннан соң журналистика дөньясына чумдым. «Тамчы» тапшыруын алып бардым, төрле газета-журналларга мәкаләләр яздым, дусларым белән бергә гимназиядә «Ишек» дип аталган газета чыгардым. Әлеге һөнәрне сайлавыма телевидение хезмәт­кәрләре Рамилә һәм Заһирә апаларга рәхмәтлемен.

Син тынгысыз кешеме? Декрет ялында озак утырмыйча эшкә чыгуың шуның белән бәйлеме?
Үземне тынгысыз кеше дип әйтмәс идем. Мин телевидениене яратучы актив кеше генә. Минем өчен телевидение – яшәү рәвеше, минем икенче гаиләм. Биредә минем дусларым. Аннан башка тормышны күз алдына китерә дә алмыйм. 

Син декрет ялына киткәч, «Татарстан–Яңа Гасыр» телеканалына шылтыратып «Роза кая югалды?» диючеләр күп булды. 
Әйе, бу хакта беләм. Шуңа да тамашачыларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларның мәхәббә­тен тоеп яшәү тормышыма көч, куәт һәм дәрт өсти. Ә алар биргән бүләкләр, бигрәк тә җылы оекбаш салкын кичләрдә күңелемне дә җылыта. 

Кызың Алисә тугач тормышың үзгәрдеме? Эшкә чыккач, балаңа бирелергә тиешле вакытың кыскарыр дип курыкмыйсыңмы? 
Тормышым нык үзгәрде. Мин бәхет төшенчәсен чын мәгънәсендә аңлый башладым. Әниләргә карата хөрмәтем тагы да артты. Алисәм бүләк иткән сөенечне, шатлык-куанычны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Аны яратып үп­кән саен миндә канатлар үсеп чыга сыман. Ә вакытка килгәндә, ул күпкә кыскармаячак. Кызым минем өчен гел беренче урында булачак.



Алисә белән көнегез ничек уза? Әтисе сиңа ярдәм итәме?
Кызым, сөбханалла, бик актив. Әйтерсең, ул үзенә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән девизны сайлаган. Чөнки безнең көнебез иртәнге алтыдан ук башланып китә. Һәм ул балалы миллионлаган кешеләр­неке кебек уза. Шунысы сөендерә: ирем кызы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Кызчыгым да әтисен күрүгә үзгәрә: елмая, шатлана, аңа таба талпына. Кайчак аларның мөнәсә­бәтләренә көнләшеп тә куям. Рәмисемнең бала үстерүдә ярдәме бик зур. Ул төнлә торып баланы караша, эштән арып кайтуына карамастан, аның белән уйный. Бу мәшәкать­ләрдән ул ләззәт таба. 

Син эштә вакытта кызчыгыңны кем карый? Аны кемгә курыкмый калдырып китә аласың?
Алисәне карар кеше юк дип бер дә борчылмадым. Дәү әтиләре, дәү әниләре бу эшкә бик теләп керешәләр. Сүз уңаеннан, алар һәрвакыт ярдәм итеп тора, тәҗрибә­ләре белән уртаклаша. Аларның киңәшләре минем өчен алтынга тиң. Кызымны шушы якын кеше­ләремә генә калдыра алам. 

Роза, син кызыңа кибеттән алынган әзер балалар ризыкларын ашатасыңмы яисә үзең иренми пешерәсеңме?
Төрлечә булгалый. Ашларны үзем пешерәм, боткаларга килгәндә – кибетнекеләренә өстенлек бирәм. Кызым татлы әйберләр һәм эремчекне бик ярата. 

Алисәнең кем булуын теләр идең?
– Нинди һөнәр сайласа да, хуплармын. Иң мөһиме: әхлаклы, белемле, намуслы кеше, тугры дус булсын.  Алисә – затлы нәселдән, акыллы, чибәр дигән мәгънәгә ия исем. Кыз бала өчен бу менә дигән сыйфатлар.


Бала тәрбияләүдә Роза Әдиятуллинадан киңәшләр: 
– Бик кырыс булмаска. «Юк», «ярамый» дигән сүзләрне еш кулланмаска. Бар нәрсәне аңлатырга тырышырга. Һәм бала белән гел аралашып торырга, аңа мәхәббәтең турында әйтергә. Чөнки бала мәхәббәтне тойса, мәрхәмәтле һәм әхлаклы булып үсә дип уйлыйм.

«Сөембикә», 2009, № 11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар