Логотип
Арабыздан беребез

Кеше гомере

Телефон шалтырады да шалтырады. Әңгәмәбез күп тапкырлар бүленсә дә, аны читкә алып кую, тавышын басу мөмкин түгел – бу башка очрак. «Телефоным ялгыш сүнсә дә, үземне җинаять эшләгән кебек хис итәм... Бәлки мине эзлиләрдер, бәлки мин кирәктер?» – ди ул. Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы, анестезиолог-реаниматолог Гөлнара Илдус кызы САФИУЛЛИНА белән кеше гомере турында сөйләшәбез. Гомер исә көннәрдән, сәгатьләрдән, мизгелләрдән тора... Аның үз тормышында да онытылмас көннәр байтак. Һәм аларның бик күбесе башка берәүләрнең гомере белән бәйләнгән. Бердәнбер гомере белән...

Телефон шалтырады да шалтырады. Әңгәмәбез күп тапкырлар бүленсә дә, аны читкә алып кую, тавышын басу мөмкин түгел – бу башка очрак. «Телефоным ялгыш сүнсә дә, үземне җинаять эшләгән кебек хис итәм... Бәлки мине эзлиләрдер, бәлки мин кирәктер?» – ди ул. 
Кайбыч районы үзәк хастаханәсенең баш табибы, анестезиолог-реаниматолог Гөлнара Илдус кызы САФИУЛЛИНА белән кеше гомере турында сөйләшәбез. Гомер исә көннәрдән, сәгатьләрдән, мизгелләрдән тора... Аның үз тормышында да онытылмас көннәр байтак. Һәм аларның бик күбесе башка берәүләрнең гомере белән бәйләнгән. Бердәнбер гомере белән...

Беренче көн
– Күршебездә яшәүче Сәхибкамал әби: «Синең белән рәхәтрәк, җиңелрәк», – дип, беренче тапкыр үзенә чакырып керткән көнне миңа ничә яшь булды икән? Мөгаен, 8–9 яшьләр тирәседер... Ул инде авырый башлаган иде бит. Янында утырам, сөйләшәбез... Күрәзәче дип әйтәләр иде аның турында – анысын белмим, әмма: «Кызым, үскәч, син врач була-сың», – дигәне исемдә. Хәер, мин кечкенәдән үк курчаклар белән дә гел «больница» гына уйнадым. Алма агачыннан ерак төшми инде ул... Әнинең апалары да табиблар, әни үзе дә 47 ел медицина өлкәсендә эшләде – фармацевт иде, РФның «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнде. Кыскасы, мәктәпкә укырга кергәндә үк үземнең киләчәктә табиб буласымны белә идем. Әнинең абыйсы-ның кызлары Горькийдагы медицина институтына укырга керде. Мин дә алар артыннан киттем. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамласам да, Казанда керә алачагыма ышанып җитмәдем. Имтиханнарга әзерләнәм. Утырам да елыйм, утырам да елыйм – авылны, әнине сагынам... Шунда аңладым: керсәм дә, укый алмаячакмын – өйдән болай еракта яши алмыйм икән. Беренче имтихан биргәндә үк махсус хата ясадым... Ә табиб буласы килә! Кайтып, документларымны Яшел Үзән медицина училищесына тапшырдым. ...Һәм үзүземә сүз бирдем: «Мин институтка барыбер керәм!» Училищены «кызыл диплом»га тәмамладым һәм мине шул елны ук имтиханнарсыз, әңгәмә белән генә Казан дәүләт медицина институтына кабул иттеләр. Студент эскәмиясенә утырганчы, ярты ел Кайбыч участок больницасында эшләргә өлгердем – училищеда уку ел уртасында ук тәмамлана. 
Роберт белән дә мин шул вакыт таныштым. Авариядән соң алып килделәр аны. Мотоцикл белән бәрелгәннәр иде: дусты үлгән, ә ул аңсыз... Роберт аңына килгәнче әнисе берничә көн янында утырды. Бик иркә егет кебек күренде ул миңа... Ике ел мин аннан качып йөрдем әле. V курстан соң без өйләнештек. Роберт Казан дәүләт университетын тәмамлады, ул – радиотехник, әмма: «Мин – авыл малае, авылга кайтам», – диде. Ә мин шәһәрдә калырбыз дигән идем... Соңгы курсны кулымда бала булган килеш тәмамладым, аннан бер ел интернатура уздым. Авылга кайткач, беренче тапкыр кызым белән капка төбеннән әйләнеп кергән көнем истә: Кайбычның әле яңа район булып оешкан гына чагы – бала арбасы белән дә йөрерлек юллар юк... «Ә группадашларымның барысы да диярлек шәһәрдә калды», дип моңсуланып уйлаганым истә. 

Икенче көн
– Авыруга иң беренче үзем куйган диагноз? Әлбәттә, ул көнне хәтерлим! Мин эшкә чыкканда терапевт урыны буш түгел иде – йогышлы авырулар бүлегенә кертеп утырттылар. Сайлау мөмкинлеге юк... Авыруны кабул итәм, зарларын тыңлыйм, күңелемнән диагноз куям. Һәм... берәр сәбәп табып, күрше бокска чыгам – тизрәк китабымны актарам: «Ялгышмыйммы?» Диагнозларым дөрес булып чыккач, үз-үземә ышаныч артты... Йок-ларга яткач та, авыруның «тарихы»н кат-кат башыңнан үткәргән, аннан сикереп торып, китапка ябышкан чаклар хәзер дә бар әле ул. 
Хастаханәдә анестезиолог-реаниматолог юк иде – укырга мине җибәрделәр. Аннан кайтып эшли башлагач кына медицинаның нәрсә икәнен чынлап торып аңлаганмындыр. Моңарчы сәгать дүрттә эштән кайтып китәсең дә, аннан инде сине берәү дә борчымый иде. Ә монда – тәүлек әйләнәсе кирәк булуың бар. Исемдә: Шуширмә авылыннан бер кызны алып килделәр. Машинадан төшкән дә юлны чыга башлаган. Тирә-ягына карамаган, күрәсең – КамАЗ бәрдереп киткән. Аңында түгел, сынмаган бер җире юк... Өч тәүлек без аның яныннан китмәдек. Күчерергә мөмкин булгач кына, Республика клиник хастаханәсенә озаттык. Исән калды! Медицинаның көченә мин беренче тапкыр шунда ышандым. 

Өченче көн
Көннәрнең төннәре дә бар бит әле... Иң авыры дигәндә шушы төнне искә төшерәм. Башта бер әбине алып килделәр: кулындагы кан тамырлары тыгылган. Аңа операция ясап кына чыгардык, «Ашыгыч ярдәм» бер яшь хатынны алып килде. «Аналыктан тыш йөклелек», кан киткән – операция кирәк. Өч сәгатьтән соң тәмамладык кына, алдагы пациентның кабат каны китте. Тагын операция өстәле артына бастык. Ул арада яшь ханымның гемоглобины бик төште. Бездә запас кан юк һәм аны дүрт сәгатьтән дә алдарак алып кайтып җиткереп булмый, ә кан менә хәзер үк кирәк, шушы минутта! Төн уртасында кайдан эзлисең аны – операцияне туктатып торып, үзем бирдем. 20 шприц кан салдык, ул хатынга азрак хәл кергәч, әбигә операция ясауны дәвам иттек. Таң беленгәндә – иртәнге сәгать дүрттә яңа авыруны алып килделәр: аңа да катлаулы операция кирәк булып чыкты. Иртәнге тугызда гына тәмамладык... Һәм, иң куанычлысы, аларның барысы да терелеп аякка басты! Район кечкенә бит: үзем ул чакта кан биргән хатынны кибетләрдә очраткалыйм. Мөрәле авылында яши, әлеге төнне ул да онытмыйдыр. Ә канны беренче һәм соңгы бирүем генә түгел...

Дүртенче көн
– Иң дулкынландырган көн? Җиде ел элек баш табиб вазыйфасына керешкән көнемдер. Коллективка мине Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин үзе тәкъдим иткән иде. Хәер, хезмәттәшләремә ят кеше түгел идем – эшли башлавыма 15–16 ел иде ул чакта. Белгечләр гел җитми, әйткәнемчә, йогышлы авырулар бүлегендә дә эшләдем, кабул итү бүлегендә дә, участок табибы булып та... Берсендә Иске Тәрбиткә барган истә. Юл юк, буран – ат чанасына утырып бардык. Авыл кешесе ихлас бит ул. Хәл белергә керүеңне зур вакыйга итеп кабул итә. Урын өстендә яткан бер әбине икенче көнне «Ашы-гыч ярдәм» белән район хастаханәсе-нә алып килделәр. «Нәрсә булды, кичә генә барысы да әйбәт иде бит?» – дим. Мин кергәнгә, дулкынланып, кан басымы күтәрелгән икән... 
Бу урындыкка утырганчы ук, баш табибыбыз Газимагомед Магомедов ялга китте дә, бер ай аның урынында калып тордым. Эшнең очы-кырые юк! Бу урында ничек эшләп була икән, тизрәк үзе чыксын иде дип йөрдем... Әйе, нинди вазыйфа йөкләүләрен белдем! Әмма бөтен нечкәлекләренә эшли-эшли генә төшендем. Авыру дәвалау белән, әйтик, биналарга ремонт ясату арасында аерма зур шул... Үлчәү тәлинкәсенә салсаң, баш табибның административ эшләре ягы басып китә. Анда торба тишелә, монда нидер ватыла, анысы кирәк, монысы...  
Соңгы елларда бөтен машина паркын яңарттык – 14 машина кайтты безгә. Президентыбыз дүрт яңа «Ашыгыч ярдәм» машинасы бирде. Яңа гараж төзедек. Тәрәзәләр алыштырдык. Күпфункцияле караватлар алдык. 24 миллион акча бүлеп бирделәр безгә, шуның 12 миллионына яңа җиһазлар кайтарттык. Әмма нинди генә ремонт ясатсаң да, нинди генә җиһаз алсаң да, белгечләр булмаса, берни эшли алмыйсың. Беренче чиратта, җаннарын биреп эшләүче табиблар кирәк. Шөкер, андыйлар бар бездә. 

Бишенче көн
– Көннәрнең исәбен югалткан чаклар булды. Коронавирус белән бәйле пандемия турында әйтәм. Без берничек тә коткарып кала алмаган беренче авырулар... Ковидның башланган гына чоры. Борындык авылыннан ирле-хатынлы бер парны китерделәр – янәшә палаталарда яттылар. Салганда хатынының хәлен артык авыр дип тә әйтеп булмый иде. Дәвалыйбыз, алга китеш бар шикелле. Кинәт ул сулыш ала алмый башлады, зәңгәрләнде һәм... Бездәге чарасызлыкны белсәгез?! Кулдан килгәннең барысын да эшләдек бит! Балалары борчыла: «Хәзер әтигә дә берәр нәрсә булса?» – диләр. Динамика әйбәт бит, дибез. Ә авыруның хәле бу юлы да кинәт кенә начарланды... Таң белән өзелде ул... Мин елыйм, мине кочак-лап шәфкать туташы Сәвия елый: «Башка монда эшли алмыйм», – ди. Улына әлегә шалтыратмыйк, тагын өч сәгать булса да тынычлап йокласын, дип сөйләштек. Бөтен документларны тутырып сәгать дүрттә генә кайттым. Өй буйлап әрле-бирле йөрим, ничекләр генә әйтермен, дим... Безнең эштәге иң авыр ситуация бу. Андый авыр хәбәрне йә баш табиб, йә реаниматолог җиткерергә тиеш. Ә минем сайлау мөмкинлегем юк – икесе дә үзем. Нинди сүзләр табарга белмисең... Мондый хәлдән соң күзгә бик озак бернәрсә күренми: өйдә дә, эштә дә. Җанда да бушлык кына... Тагын бер нәрсә бар: шәһәр табибларыннан аермалы буларак, без һәр очракта да диярлек белмәгән-күрмәгән кешене түгел, ә бер танышыбызны югалтабыз. Безнеке кебек кечкенә районда яшәү һәм эшләүнең бер минусы бу... 

Алтынчы көн
– Гомеремдә дә онытмаячак иң озын төн бар әле... Пандемия башланганда 20 кислород баллоныбыз бар иде. Алмашка тагын шуның кадәр алдык. Барыбер җитми! Төнге сәгать ике. Аппаратка өч-дүрт кешене тоташтырдык. Баллоннар бик аз калды. Апаска шалтыратам – алмыйлар, Буаны җыям – анда да җавап бирмиләр. «Бара торыгыз», – дип, машинаны барыбер чыгарып җибәрдем. Буада кислород тутырырга була иде – шалтыратып, баш табибны уяттым. 8 баллонны алар тутырып җибәрде. Сөйләшеп торабыз – машина кайтып җитәргә 20 минутлар калды. Әмма кислород бетте диярлек! Буш баллоннарны тартып чыгардык – төпләрендә аз булса да калгандыр, дибез. Соңгы 8–10 минутны ничек үткәр-гәнебезне үзебез генә беләбез. Берара хәтта аягым атламый башлады... Берьюлы дүрт кеше бит! Дүрт гомер! 
Ковидтан соң эш бер бәйрәм кебек кенә тоела. Бер уңай ягы булды: грипп белән чирләп китсә дә, халык хастаханәгә килә хәзер – авырудан соң катлауланулар шуңа да кимеде. Кайбычның ковид госпитале аша исә 337 авыру узды. Моның нинди коточкыч зур сан икәне үзебезгә генә мәгълүм... 

Җиденче көн
– Иң үкенечле көн?.. Иртәгәсен Робертның туган көне булырга тиеш иде. Кызым белән кереп кибеттән табынга дип әйберләр алдык. Салатка дип пешерергә чөгендер, кишер, бәрәңге куйдым. Үземнең җаным тыныч түгел... «Әтиең һаман кайтып җитми әле», – дип, кызыма әйтеп кенә бетердем, телефон шалтырады. Ирегез авариягә очраган, авыр хәлдә дип хәбәр иттеләр. Ярты юлга җит-кәч, кабат шалтыраттылар: «Ул инде исән түгел...» – диделәр. Мин барып җиткәндә «Ашыгыч ярдәм» килеп киткән иде инде. Күңелне сыздырып үкенечле уй узды: «Күпме чит кешегә ярдәм иттең, ә үзеңнекенә...» Соңыннан куелган диагнозларны күргәч, аңладым – булыша алмаган булыр идем. Мин дә, башка берәү дә... Әмма үкенү юшкыны барыбер калды. Дүртенче ел инде аны югалтканга... Тормышта хәзер төп таянычым – әнием һәм абыем Илшат. Тагын – кайнатам белән кайнанам. Алар мине һәрвакыт якын итте. Кайнанам гел булышырга тырыша: «Кызым, син бит тәүлегенә 48 сәгать эшлисең», – ди... 

Сигезенче көн
– Иң озын көн? Бар! Тик аны иң озын юл дип тә атарга буладыр. Узган көз берәүне китерделәр: пычак белән яралаганнар – бугазына эләккән. Шунда ук сулыш алу аппаратына тоташтырдык. Тик операцияне аңа Казанда гына ясый алалар иде – бездә андый белгеч юк. Юлга кузгалдык. Машина идәнендә аның янында тезләнгән килеш барам. Сатурация бер менә, бер төшә... Борылам да, машина тәрәзәсеннән карыйм: ерак калдымы икән? Кайбыч белән Казан арасын ике түгел, ә 20 сәгать узгандай булдык. Ниһаять, барып җиттек! «Син бит безгә мәет алып килгәнсең», – диләр. Нинди мәет, тизрәк карагыз, дим. Терелеп кайтты ул ир!.. Фаҗигагә тарыган һәркемне шунда ук Казанга, белгечләр кулына озата алмый-сың – бөтен очракта да юлга чыгып булмый. Башта әле канны туктатырга, пациентны шок хәленнән чыгарырга, кан басымын көйләргә кирәк... Андый вакытта авырулар гына түгел, туганнары белән дә эшлисең – аларны да ничектер тынычландырырга тырышасың. Яшермим, нигә бу юлны сайладым дигән мизгелләр дә була. Ә аннан авыру терелә һәм сиңа да канатлар үсә! 

Тугызынчы көн
– Бәхетле көннәр... Буага спарта-киадага бардык шулай. Соңыннан кафега кердек. Таныш түгел бер хатын көтмәгәндә яныма килде дә елый-елый мине кочаклый башлады. Берни аңламыйм! «Сез минем абыйны коткардыгыз!» – ди... Менә шундый мизгелләр өчен эшлибез инде.
Авыл җирендә, гомумән, авыру белән табиб арасында дистанция юк. Кибеткә кергәч, кемнеңдер сине туктатып, чирен сөйли башлавы, киңәш соравы – бездә гадәти күренеш. Баш тарта алмыйм: әйткәнемчә, барысы да үземнекеләр бит инде алар. Көне-төне телефон шалтырауга да күптән күнектем – район җирендә номерымны табу берәүгә дә авыр түгел. Ничек җавап бирмисең – беркем дә болай гына шалтыратмый бит. 

Унынчы көн
– Борчулы көннәр... Җитәрлек... Хастаханәбезгә педиатр, лаборант-врач, психиатр-нарколог, участок терапевты, педиатр, лор, анестезиолог-реаниматолог кирәк. Белгечләр килми түгел, «Авыл табибы» («Зем-ский доктор») программасы буенча шактый килделәр. Эшкә өйрәтәбез, ияләшәбез генә – биш ел уза да, алар китеп бара. 17 табибтан  3 се генә Кайбычта төпләнде. Әлеге программа бүген дә эшли, әмма соңгы елларда кайтучылар юк диярлек. Миллион ярым гына инде кызыктырмый бугай яшьләрне... Районыбыз башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин быел яшь белгечләр өчен ике йорт төзетергә вәгъдә итте – алар буш тормас дип өметләнәм. 
Республикадагы кебек үк, бездә дә беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары тора. Бер участок терапевтыбыз дүрт ай укып, яңа гына имтихан тапшырып кайтты. Ул инде бары тик шушы авырулар белән генә шөгыльләнәчәк. Диспансеризация узу өчен район халкының хәзер барысын да чакырырга, китертергә тырышабыз. Авыл кешесе, гадәттә, соңгы чиккә җитмичә килергә атлыгып тормый ул... Узган ел шуның нәтиҗәсендә 11 онкология очрагы ачык-ланды менә. Безнең район өчен зур сан... Димәк, шуның кадәр кеше гомерен саклап калдык дигән сүз... 
Авыл табибы беренче чиратта үз-үзенә, үзенең белеменә ышанырга тиеш. Бездә бер табиб та үз белгечлеге буенча гына кабул итми: авыруны аякка бастыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Яшь белгечләргә гел кабатлыйм: кешене ягымлы, җылы сүз дә терелтә, дим.  Ышаны-чын яуламасаң, авыру сиңа күңелен ачмаячак, сөйләмәячәк. Дөрес диаг-ноз кую өчен аның эчке дөньясын да белергә кирәк... Авыл хастаханәсендә эшләү – яшьләргә тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Хәер, яшәр өчен дә! Бассейн, шугалак, парклар, кибетләр, мәктәп, балалар бакчасы – һәркайсы кул сузымында. Юк, мин инде үзем хәзер шәһәрдә тора алмас идем... 

Унберенче көн
– Җитми калган көннәр? Бихисап! Берсендә циркка билет алдым. Башкалар кебек балаларга күрсәтәсе килә бит... Юк, барып булмады – ашыгыч операция килеп чыкты. Үпкәләделәр инде... Кунакка бармый калган чак-ларны санамыйм да... Гүзәл минем юлдан китте – табиб-стоматолог. Киявебез дә табиб, ул – микрохирург, Республика клиник хастаханәсендә баш табиб урынбасары. Миңа инде онык бүләк итәргә өлгерделәр... Камилә КФУда укый, дизайнер булырга җыена. Алар икесе дә кеч-кенәдән бик мөстәкыйль булып үстеләр. Мин гел эштә идем бит... Дөрес, башкача да яшәп булгандыр. Әмма хатын-кыз һәрвакыт аягында нык басып торырга тиеш дип санадым. Кызларыма да шулай, дим.
...Төне буе операция ясап, таң белән генә кайтып керәсең. Өйдә тып-тын, балалар йоклый. Өсләренә ябасың... Җаныңа шунда бер тынычлык иңә. Роберт кайчак уянып: «Син бүген дә өйдә кунмадыңмыни?» – дия иде. Якыннарың сау-сәламәт булганда эшкә барып эшләп кайтуның бер-нинди авырлыгы юк аның...

Фото Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар