Логотип
Арабыздан беребез

«Казан дип янганда булачак һөнәремне таптым»

Әлмәт районында туып-үссәм дә, нефтьче булам дигән теләгем юк иде. Ышанмассыз, мәктәпне тәмамлагач, берәр ел әти-әни янында гына яшисем килде. Сәбәбе дә бар иде...

Лилия КУРАМШИНА, «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең
бердәм диспетчер хезмәте операторы


Нефть табу тармагында 30 елдан артык инде мин. Юкса әле генә мәктәптә укып йөргән идем кебек. Әлмәт районында туып-үссәм дә, нефтьче булам дигән теләгем юк иде. Ышанмассыз, мәктәпне тәмамлагач, берәр ел әти-әни янында гына яшисем килде. Сәбәбе дә бар иде: без күрше авылга йөреп укыдык, анда бер әбидә яшәдем. Өйгә ялга гына кайтам. Шуңа беркая да китмичә туган йортымда яшисем килде. Тик... мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кызларының укырга кермәячәге белән килешә алмады минекеләр. Борчылдылар, уфтандылар... Әти-әнием белән каласы урынга, көзен Чаллы педагогика институтына киттем. Имтиханнарга әзерләнмәсәм дә, зур конкурс аша узып, мәктәпкәчә белем бирү факультетына укырга кергән идем. Бик җиңел укыдым анда. Институтны тәмамлаганда 90 нчы еллар иде бу. Диплом алуга Казанга – Ирек мәйданына юл тоттык. Югары Совет утырышлары вакытында урамда булучыларның берсе инде мин. Бик күп дуслар табып, ИЯЛИгә документларымны биреп, иң мөһиме – суверенитет яулап, байраклар күтәреп өйгә кайтып кердем. Суверенитет алу гына түгел, эшләргә дә кирәк бит әле. РОНОга барып эш сорадым. Мәктәптә нинди фәнне укытучы юк, шуларны бирделәр. Тарих укытырга алындым. Тарихны киредән язган чорлар бит бу. Иске тарих китаплары чүплеккә ташланган, яңалары юк. Нәрсә һәм ничек укытырга белмәссең.
Күңелем – Казанда. Балалар укытырга сәләте булган, үз эшен үлеп яратканнар гына мәктәптә эшләргә тиеш дип санадым. Шуңа бер елдан хушлаштым. Нефтьчеләр арасына барып кердем. Уйламаганда. Казан дип янганда. Бер ел эшлим дә башкалага китәм дип урнашкан идем югыйсә... Дөнья мәшәкатьләре белән кайнап, Казан да, дуслар да еракта калды. Үкенәсезме, дип сорарсыз. Юк, үкенмим. Тормышым түгәрәк, стабиль. Бер җире китек булса гына үкенеп яшисең бит ул. 

 Эшемне дә яратам. Моннан 33 ел элек диспетчер булып эшкә килгән коллективымны, хәтта шундагы идән юучы мәрхүм Разия апаны да әле дә сагынып искә алам. Югыйсә ул вакытта тәүлек буе эшләп ике көн ял итә идек бит әле. Тәүлек буе эшләү хатын-кыз өчен авыр инде ул. Коллектив әйбәт булгангамы, яшьлек беләнме, авыр итеп кабул да ителмәде. Хәзер ул вакытлар белән чагыштырсаң, безнең  эш шартлары җир белән күк арасы. Беренчедән, тәүлек буе эшләмибез, 12 сәгать кенә. Икенчедән, элек кул хезмәте зур иде. Бүген бөтенесе автоматлаштырылган, программалаштырылган, компьютерлаштырылган. Без инде хәзер барысын да виртуаль рәвештә генә карап барабыз. Алдыбызда ике монитор, видеодивар. Әнә шулардан күзне алмыйбыз дисәм дә ялгыш булмас.


Яңа программалар өстәлгән саен, йөкләмәләр дә, җаваплылык та арта, билгеле. Элек без һәрвакыт телефонда идек, хәзер аралашу минимальләштерелде, барысы да мессенджерлар аша башкарыла. Без промыселдагылар белән бер-беребезне күрмибез дә. Камералар насос агрегатларына карап тора. Шунда гадәттән тыш хәлләр була калса, секундлар эчендә хәбәр итү – безнең бурыч. Скважиналардан бик күп күләмдә нефть килә бит. Җаваплылык зур. Нефть резервуарларга җыела, алардан насос нефтьүткәргеч­ләргә суырта. Нефть, газ, басым күләмен тикшереп торабыз. Насос агрегатлары туктап калса, нефть тулып куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Сменаңда кечкенә төгәл­сезлекләр килеп чыкса да зур стресс инде. Аллага шөкер, минем сменада гадәттән тыш хәлләр булганы юк. «Күрми калсагыз, кирза итек киясез дә, нефть җыярга китәсез», – дип әйтә иде элекке җитәкчем. Алай нефть җыеп йөргәнем булмады. Насос агрегатларын гына түгел, скважиналарны да карыйбыз. Алар да минут та туктап торырга тиеш түгел хәзер. 
Быел Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. Бу бит инде хезмәтеңне предприятие бәяли дигән сүз. Бәяләнгәнеңне белү рәхәт инде. Кайда эшләвенә карамастан, бу һәркем өчен мөһимдер. Бездән битәр, әти-әниләребез куана. Минем дә әни бик шатланды. Кызганыч, бу көннәрне әти генә күрми калды. 


«Татнефть»тә эшләвем миңа Аллаһының биргән хәерлеседер. Булды, китәм дигән уй булмады. Стабильлек тотты, әлбәттә. Гаилә булганда, балалар үстергәндә тотрык­лылык кирәк инде ул. Безнең тармакны һәрвакыт акчалы тармак дип йөртәләр. Аннан соң уңайлылык зонасыннан да чыгасы килми. Хатын-кызның бәхете – гаиләсендә, әти-әнисенең, ә иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең синнән канәгать булуында. Эш ул мөстәкыйльлек өчен кирәк. Кызларым безнең һөнәрләрне сайламады. Берсе – финансист, икенче­се – күз табибы, өченчесе быел Мәскәүгә китте. Сагынып кайтып кермәсә, шунда белем алачак. Балалар укысын инде ул. Үзем дә игезәкләрем тугач нефть институтын читтән торып тәмамладым. Гомергә белемгә омтылдым. Әле тагын берәр югары уку йортында укыр идем. Бәлки, лаеклы ялга чыккач ул хыялым чынга ашар. Агроном йә ландшафт дизайнеры һөнәрен үзләштерәсем килә. Мин – Татарстан патриоты. Татарстанның чәчәк атуын телим. Безнең «Татнефть» моңа зур өлешен кертә, димәк, минем өлешем дә бар. 

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар