Логотип
Арабыздан беребез

«Ирләр һөнәре түгел ул»

«Инженер инженер инде ул!» Югары уку йортын сайлаганда олы абыйның әнә шул сүзләре барысын да хәл итте.

Гөлнара Нәбиуллина С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы
Әйдәп баручы инженер-технолог

 Башлангыч чорда акчасы зур булмаса да, стабильлек бар: ай саен билгеле бер хезмәт хакы түлиләр, яшәр урын бирәләр. Әйе, заводка стабильлек артыннан килдем. Ул вакытта яшьләр производствога бармый иде. Без – яңа гасырда заводка килгән яшьләр арасында беренче карлыгачлар. Совет мәктәбе узган инженерлар каршы алды безне. Алар укымышлы, интеллигент иде. Без алардан үрнәк алып эшләдек. Җәмгыятьтә завод сүзеннән куркучылар да бар. Ә минем өчен ул – кечкенә шәһәр. Аның үзенең тормышы, һәм ул кайнап тора. Заводны яратырга кирәк. Шулай булганда бернинди кысалар да сизелми. Җәмгыятьтә инженер – ирләр һөнәре дигән фикер яшәсә дә, бездә  хатын-кызларга икенче сортлы итеп караучылар юк.

Хатын-кызлар белән ирләр саны бер тирәдәдер. Безгә карата ниндидер бер хөрмәт бар аларда. Бу шул совет мәктәбе традициясен дәвам итүдер инде. Нәрсә генә барып сорамыйк, барысын да җентекләп аңлатып бирәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Күмәк аң дигән әйбер бар бездә. Заводта эшләмәсәм, кайда эшләрмен  икән дип уйлап куйган чаклар бар инде анысы. Әмма мин эшемнән канәгать. Дөньяга аек акыл белән карап яшәгән ирем Талип та: «Эш урының менә дигән», – ди. Беренче, икенче категорияләрне узып, әйдәп баручы инженер булдым. Хезмәт хакым да яхшы, социаль пакет та бар, телисең икән, укырга җибәрәләр, ял көннәре дә алып була. Шәһәрнең икенче башына да йөрисе юк – ике тукталыш кына төшәсе. Мин килгәндә заводта пенсия яшендәге хезмәткәрләр күп иде, хәзер яшьләр килүе сөендерә. Бик укымышлы, акыллы, инде бүген әйдәп баручы инженер итеп куярлык сәләтле белгечләр бар араларында.

Заводта конструкторлар белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Алар конструкция документларын эшкәртә, ә без булачак машинаны җыяр өчен материаллар сайлыйбыз. Машина  төрле һава шартларына чыдам булырга тиеш. Әйе, без самолетны машина дип сөйләшәбез. Барыбыз да! Ой, безнең горурлык инде самолетлар! Заводыбыз өчен дә, илебез өчен дә! Самолетларның гайрәте аэропортта, бәлки, ул кадәр сизелмидер дә, ә менә цехта аңа ниндидер бер горурлык белән карыйбыз. Машиналарны күп итеп чыгарырга насыйп булсын безгә. Алар очсыннар, ышанычлы булсыннар... Чит илгә күчеп китәм, анда тормыш яхшырак, дигән уйның башыма бер тапкыр да килгәне булмады. Ватанымны бик яратам. Тамырларым, балаларым минем монда. Үз илемә файда китерергә тиешмен дип яшим. Өч баламны да шулай тәрбиялим. «Үзеңнең илеңне яратырга, аның дәрәҗәсен күтәрергә тырышырга кирәк», – дип әйтәм аңа. Социаль челтәрләрдә инженерларга урын булмауга исем китми. Алар бит зыялы, бик тыйнак кешеләр, чын интеллигентлар! Анда үзеңә кирәкле мәгълүматны табарга була инде, әмма чүп-чар бик күп. Ә бит кешеләрне культурага да өйрәтергә кирәк. Менә без бит теләсә нинди ризык ашамыйбыз, шуңа күрә теләсә нәрсә карап утырып баш миен чүпләү дә кирәкми. 


Бездә хатын-кызлар үзләрен карап йөрергә бик ярата. Ирләр өчен бизәнәләр, дип әйтүчеләр белән һич килешмим. Хатын-кыз үз ишләре өчен бизәнә ул. Бер-берсенең күзендә кызыксыну, соклану уяту өчен. Бик яхшы дип уйлыйм мин моны. Хатын-кыз өчен – мотивация. Тышкы кыяфәт минем өчен дә мөһим. Әмма кешене матур кием генә түгел, үзен матур итеп тота белүе, башкаларга карата хөрмәтле мөнәсәбәте бизи. Андыйлар бик сөйкемле була. Хатын-кыз һәрвакыт йомшак, җайлый торган булсын инде ул. Юкса янәшәдәге ире ир-ат булудан туктаячак. Ә без бит барыбыз да ир-атларның үз асылын югалтмавын телибез. Без дә югалтмыйк. 


Бәхет – эштә стабильлек, гаиләдә тынычлык, балаларның акыллы-тәүфыйклы булуы. Картлык та бөтен кешегә дә бирелми. Ул да – бүләк. Гомер көзеңдә балалар белән матур итеп, кешеләр, табигать белән гармониядә яшәсәң, бәхет шул инде ул. Балаларның нигә син заводта эшлисең дигән сорау биргәннәре юк. Мин аларга, бигрәк тә энергетика университетында укыган уртанчы улыма инженерның нинди масштаблы һөнәр икәнен даими аңлатам. Әлегә аңлап бетерми кебек, әмма ул да инженер булыр. Яшьләргә бүген актуаль булган һөнәр кирәк шул. Безнең заманда юристлар популяр иде, хәзер – программистлар. Бүген, ниһаять, инженерларга йөз белән борыла башладылар. Телевизордан күп вәгъдәләр бирәләр. Инженерларның дәрәҗәсе тагын да күтәрелүгә  өметләнәбез. Уйлап карасаң, алар – илебезне алга алып баручылар, рационализаторлар! Нигездә чимал сата торган ил булудан туктый башлавыбыз сөендерә. Бу дәүләтнең сәнәгать өлкәсенә булган игътибарыннан күренә. Безнең заводыбыз да яңара, заказлар артты. Сәнәгать  өлкәсендә күтәрелеш чоры шахиты булуыма, үземнең өлешем керүенә дә куанам.  Игътибар булгач эшләве дә күңелле инде. Илдә производстволарыбыз саны артсын, инженерларның яңа идеяләре тормышка ашсын иде. Алар – идеяле кешеләр. Бервакытта да заводта эшләгәнемә үкенгәнем булмады. Ул миңа күп файда бирде. Кеше нинди коллективта эшли, шул якка тартыла, үсә. Менә мин дә завод коллективында рухи яктан  баедым. Искиткеч кызыклы кешеләр эшли монда. 

Фото: Азат Яһүдин
 
 

Теги: инженер самолет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар