Бер уч хезмәт хакы алып, макталып кайттым техникумга. Диплом алгач кайда эшлисемне дә белә идем инде – заводка барам.
KAMA TYRES шина комплексы
Гөлчәчәк ШӘРИФУЛЛИНА, йөк шиналары заводының сыйфат буенча әйдәп баручы инженер-технологы
Нефть химиясе техникумында укыганда безне ярты елга заводка – «Түбән Кама шина» җәмгыятенә практика узарга җибәрделәр. Җыю цехына билгеләндек. Егетләр – тәгәрмәч каркасы, кызлар брекер беләзекләре җыярга тиеш булды. Практика үткәндә брекер беләзекләре җыючы яшьләр арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан иттеләр. Үземне сынап карыйсым килде. Һәм беренче урынны алдым! Грамота тапшырдылар, электр самавыры бүләк иттеләр. Әле әти-әнигә Рәхмәт хаты да җибәрделәр. Бер уч хезмәт хакы алып, макталып кайттым техникумга. Диплом алгач кайда эшлисемне дә белә идем инде – заводка барам. 1993 елда йөк шиналары заводының вулканлаштыру цехындагы техник контроль бүлегенә дүртенче разрядлы контролер итеп алдылар. Бераздан әзерләүләр цехына мастер итеп күчәргә тәкъдим иттеләр. «Нишләп шулай бик тиз, яңа гына килдем бит әле», дип уйлап та куйган идем ул чакта. Әмма шуны аңладым: заводта тырышып эшләгәнеңне күрсәләр, хезмәтеңне бәяләми, сине күтәрми калмыйлар.
Эшемдә һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Хезмәтемнең бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлаттылар. Ихтирамым чиксез аларга. Һәрберсенә рәхмәт әйтә башласам, журнал битендә урын да калмас, мөгаен. Әзер продукцияне кулланучыларга җибәргәнче, аңа җентекле тикшерү уздырыла. Әлеге вазыйфа инженер-технологларга йөкләнгән. Аларның хезмәтен читтән генә кызыгып күзәттем. Бик көчле төркем иде. Патшалар затыннан диярсең: эшләре кызыклы, сменалы түгел, шимбә-якшәмбе ял итәләр... Көннәрдән бер көнне цех җитәкчесенең технологияләр буенча урынбасары Надежда Архипова үз бүлегенә чакырды. Шатландым, тик ул чакта югары белемем юк иде. «Алсагыз, укыйм», – дидем. 29 яшемдә Казан химия-технология институтының Түбән Камадагы филиалына читтән торып уку бүлегенә кердем. Производствода эшләгәч, уку программасы җиңел бирелде. Ә иң мөһиме – инженер-технолог булдым. 2009 елда тоташ металл кордлы шиналар җитештерү буенча яңа завод сафка бастырылды. Мине шунда чакырдылар. Менә инде 14 ел монда эшлим.
Инженерның бер эш көне икенчесенә һич охшамаган. Заводта сыйфатка зур әһәмият бирелә, безнең бүлек җитештерү процессын контрольдә тота. Мин һәрвакыт әйтәм: «Безнең шиналар белән «киендерелгән» тәгәрмәчләр, аз дигәндә – бер, иң күбе – салоны кеше белән тулы автобусны йөртә». Үзебездә җитештерелгән шиналар белән горурланам, аларны илнең беренче затларына хезмәт итә торган машиналарга куйгач, горурлык хисе икеләтә арта.
Һөнәри «авыруым» да бар: һәрвакыт машина көпчәкләренә игътибар итәм. Резинасы безнекеме? Шулай бервакыт бензин салырга заправкага тукталдым. Карыйм: 116 нчы регионнан йөк машинасы тора, ә тәгәрмәчләре чит ил шиналары белән комплектланган. Йөртүчесен көтеп алдым. «Безнең шәһәрдә сезнең машина тәгәрмәченә туры килә торган шиналар җитештерелә. Нигә шуларны алмыйсыз?» – дип сорыйм. Баксаң, ул аның шәхси машинасы түгел икән,ә менә безнең продукцияне мактады. Рәхәт булып китте инде. Нишлим, холкым шундый: тыны чыккан тәгәрмәчләр белән йөргән техниканы күрсәм, ачуым килә. Юлда фаҗига килеп чыкса, сәбәбен безнең покрышкада күрергә мөмкиннәр бит.
Яңа технологияләр чоры хәзер. Дөньяви брендлардан калышмаска тырышабыз. Мин эшли башлаган елларда башкача иде. Тормышта бернәрсә дә бер урында гына тормый, һәрвакыт алга бара. Эшләү кызыклырак, мөмкинлекләр дә күп хәзер. Заводка килгән яшьләр дә алдынгы карашлы, тәвәккәл, яңалыкны тиз тотып алалар. Бераз көнләшеп тә куям. «Тәҗрибәм зур, миннән үрнәк алыгыз», – дип йөрмим, киресенчә, алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Барыбыз да беләбез: коллективның уңышы – команда булып эшләүдә. Эштә төрле вакыт була. Бәхәсле ситуацияләр дә килеп чыга кайчак. Хакыйкать нәкъ менә шул чакта туа да инде. Хезмәтенә күрә эш хакы да лаеклы бездә. Әмма аның күктән төшмәгәнлеген заводта эшләүчеләр бик яхшы аңлый.
Яңа заводны эшләтеп җибәргәндә чит ил белгече килгән иде. Ничек эшләгәнебезне күреп шаккатты ул. Смена тәмам-ланды, дип, башлаган эшен ташлап беркем өенә кайтып китми, кирәк булса соңга кадәр кала, иртән исә нәкъ тиешле минутында эш урынында була. Цехта җитештерү процессын башлап җибәргәндәге мәшәкатьләр белән бәйле булды бу. «Сездәге кебек эшчән кешеләрне беркайда да күргәнем юк, – дигән иде ул шул чакта. – Сездә профсоюз бармы?» – дип тә кызыксынды әле. «Бар, әлбәттә, һәм без барыбыз да профсоюз әгъзалары», – дидек горурланып. Бу заводтагыларга гына хас сыйфат түгел. Татарстанда һәр өлкәдә шулай бирелеп, җиң сызганып эшлиләр. Нәрсәгә бәйле бу: сулар һава-бызгамы, менталитеткамы, әллә тәрбиягәме...
Тәгаен генә әйтүе кыен. Тик шунысы хак – без ялкау халык түгел. Шуңа чәчәк ата, үсә илебез, ә Татарстан – аның иң гүзәл төбәге. Кешеләре эшчән чөнки. Эшемне бик яратам. Заводка сөенеп барам. Хезмәтем бәяләнгәч тә рәхәт. Мактаулы нефтьче дә әле мин. «Сыйфат отличнигы» дигән күкрәк билгем дә бар. Кирәк чакта заводта экскурсияләр дә үткәрәм. Яшь буын өчен гид ролен башкарырга яратам. Заводтагы технологик процессларның бөтен нечкәлекләре турында горурланып сөйлим. Күрсеннәр, белсеннәр Түбән Кама шиналарының ничек «тууын».
Фото: Илья Шалафаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк