Логотип
Арабыздан беребез

Гөлнур Айзат: «Без бит әле икәү!»

Инсульт кабатлана, күп булса бер ел яшәр, дигәннәр иде, инде менә тугыз ел була.

– Җылы, матур сүзләргә саранрак иде ул. «Яратам» дип тә ике генә тапкыр әйтте: улыбыз Идеалны тапкач һәм 55 яшьлек юбилеемнан кайткач...

Ире дә аннан «яратам»нарны көн дә ишетеп яшәмәгәндер. Андый чын хисләр, гадәттә, эчтәрәк, тирәндәрәк була. Аның каравы, Гөлнур ханым моны хәзер һәр көнне исбатлый. 

Тормыш шундый бит ул – кешене утка да, суга да сала. Аның сынаулары да гел көтмәгәндә килә. Килә дә, бар гомереңне икегә бүлә. Ире, Азат Касыйм улы Айзатуллов – Буа районы башлыгы, һәр җирдә сүзе үтә торган дәрәҗәле җитәкче, тырыш гаилә башлыгы. Болары – гомернең беренче өлешендә. Ә икенчесе... Монысы күпкә катлаулырак – ул көн саен сындырырлык итеп сыный. Югыйсә алдарак та гел иркә хатын гына булып яшәлмәгән. 
Язучы, шагыйрә, бик күп җырлар авторы Гөлнур АЙЗАТ белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Яшәр өчен, аны ямьлерәк итәр өчен ул бүген кайдан көч ала – шул сорауларга җавап эзлибез. 

...2016 елның 26 ноябре иде ул. Азатның Буа районын җитәкләвенә дүрт ел: җир җимертеп эшләп, зур-зур планнар корып йөргән чагы. Ул елны җәй буе туган авылына –

Ташкичүгә су керттерде. Авыл сусыз тилмерә иде...

Алай гынамы?! Яңа медпункт төзетте, клубка капиталь ремонт ясатты. Юл салдырды! 26 ноябрьдә төзекләндерелгән клубны ачу тантанасы булырга тиеш иде. Ул Әниләр көненә туры килде – чарага әниләр дә чакырылды. Азат миңа шалтыратканда, кайнанамны котлап килсәк дип, өчпочмак пешереп йөри идем. «Әйдә, матур күлмәкләреңне, читекләреңне ки, чыгыш ясарсың, бүләккә китапларыңны да ал», – ди. Беренче тапкыр: «Матур күлмәкләреңне ки», – ди!.. Әнкәйгә ике чүлмәк гөл дә алып куйган идем, өчпочмакларны тутырдым, бүләгемне дә әзерләдем. Ул арада капка төбенә машина белән Азат та кайтып туктады. Шул көнне ул мине беренче тапкыр машинага ишекне ачып утыртты. Искитмәле хәл... Авылга башта әнкәйгә кереп, аны котлап чыктык. Азат табын янында бер чынаяк чәй генә эчте. Югыйсә районның бик мөхтәрәм кешесен юбилее белән котлап, аларда да бер чынаяк чәй генә эчкән иде...

«Авызымнан нигәдер канәфер тәме килә», – диде... 

Клубка халык җыелган иде. Өч сәгатьлек концерт әзерлә­гәннәр. Азат та котларга сәхнәгә менде. Йөзе үзгәрүенә, төсе китүенә игътибар иттем, әмма үзе зарланып бер сүз дә әйтмәде. Соңыннан китапханәдә чәй эчтек. Саубуллашканда кызларга: «Исән-сау эшләгез, матур чаралар үткәрегез!» – диде. Киткәндә мине тагын машинага ишекне үзе ачып утыртты. Аның артына утырып, ул утырган урындыкка тотынып, нидер сөйли башладым – тәэсирләр тау кадәр бит! Кузгалып 100 метр китмәдек, Азат кулыма авып төште. Бер сүз әйтмәде, ниндидер аваз гына чыгарды... 
«Ашыгыч ярдәм» көтмәдек, үзебез туры хастаханәгә киттек. Азат ул чакта 153 килограмм иде – машинадан төшергәндә өстемә ауды... Диагнозны шундук куйдылар: «Инсульт... Баш миенең 53 проценты зарарланган» диде­ләр... Төнге өчләргә Казанга барып җиттек. Азат бу вакыт инде комада... Назлыгөл киявебез белән туй сәяхәтенә кит­кән иде, минем янда улыбыз Идеал гына. Иртәнге сәгать алтыда безне чакырып керттеләр дә: «Риза булсагыз, баш капкачын ачабыз», – диделәр. Ул-бу булса, берәүне дә гаепләмим, дип кул куйдым. Исән генә калсын!

Операцияне аңа алты сәгать ясадылар. Улым белән коридорда аны чыгарганнарын көттек. Чыкты... Һаман да комада... Реанимациягә янына сәгатьләп кенә кертәләр.

Өн белән төш, көн белән төн буталган чаклар... 

Өч көннән соң, тукта, өйгә кайтып килим әле, дим. Эт тә бар бит, тавыклар да. Кайтып керсәм, мич ватылган – өй баз кебек салкын. Тәрәз төбем саен гөл иде – илле өчесе дә өшегәннәр. Шактый соң кайттым, мичне ясатырга мастер чакырырга инде соң. Кухня ишеген ябып, җылыткыч кабыздым. Чәй куеп җибәрдем. Төнге сәгать ике, берүзем. Күңелгә шигырь юллары килә башлады: 

Моңланмыйча узып буламыни
Бәхет белән сагыш арасын. 
Чын сөюгә ышанмаган кеше
Бер ялгызы калып карасын... 

Аннан ВКонтактега кереп киттем, берәр дога эзләп укыйм әле, дим. Шул вакыт җырчы Сиринә Зәйнетдиновадан хат килеп төште: «Гөлнур апа, нигә йокламыйсыз?» – дигән. «И-и, бәгырь, Азат абыеңа инсульт булды, комада ята. Менә бер шигырь яздым әле», – дим. «Җибәрегез әле миңа да», – ди. Кухняда утырган җирдә йоклап киткәнмен. Уянуга телефонымны карыйм – Сиринә инде миңа яңа җыр салган. Ул җырыбыз 2017 елда «Иң моңлы җыр» номинациясендә җиңү яулады. Аның нинди ситуациядә тууын үзем генә беләм.... 

Иртән гөлләремне чыгарып ташлап, мичне ясаттым да, тагын Казанга чыгып киттем. Азат һаман аңында түгел... Ундүртенче көнне генә, өстендә берничә тапкыр азан әйт­кәч, беренче тапкыр керфекләре селкенә башлады. Күзләрен ачты, уң кулы белән кулымны чытырдатып кысты. Сул ягы хәзер дә бөтенләй эшләми аның... Бу вакыт Азатка 57 яшь иде. Чиратлап сакладык: мин, улым, кызым... Дүрт айдан соң реабилитация узарга Төркиягә киттек. Ике ай дигәндә без анда «әйе», «юк» кебек кыска сүзләр әйтергә, берничә кашык ботка кабарга, бассейнда атларга өйрәндек. Аннары булган ике инсульттан соң, яшь баланы йөрергә өйрәткән кебек, аны йөрергә инде үзем генә өйрәттем... Төркиядән соң бик озак вакытлар Казанның 7 нче хастаханәсендә, ветераннар госпиталендә дәваландык. 

Өйдән 26 ноябрьдә үз аягы белән чыгып киткән кеше, 20 августта инвалид коляскасында кайтып керде. Азат өчен дә, минем өчен дә яңа тормыш башланды... Бер ел логопед белән шөгыльләндек. Тукай, Твардовский, Есенин, Некрасов шигырьләрен сайлап, 110 битлек текст әзерләдем: бөтен сүзләре аңлашылып бетмәсә дә, ул аларны минем арттан кабатлап кычкырып укырга өйрәнде. Басма хәрефләр белән язабыз, саныйбыз, балалар тренажер кайтартты – аны әйләндерәбез. Дөресрәге, ул әйләндерә, ә мин җырлый-җырлый яныннан «чабам». Әкрен генә кухняга, аннан ишегалдына чыгабыз... 

Бәла ялгыз йөрми диләр бит: Азат авырып киткәч, әнигә яман шеш дигән диагноз куйдылар – операциядән соң аны үземә алып кайтырга туры килде. Аннан әнинең ялгыз сеңлесенә инсульт булды – ул да минем кулга калды. Өйдә берара берүземә өч авыру булды! Тормыш мине шулай дүрт стена эченә бикләде. Буа шәһәренең академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә эшләп йөргән чагым иде бит. Ренат Харис музеен оештырдым, «Шәҗәрәләр – нәсел ага­чы» дигән конференциям региональ дәрәҗәгә күтәрелде, «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» республика фәнни укулары оештырып, фәнни эзләнү эшләрен калын җыентыклар итеп чыгардык... Шуңа күрә эштән бик авыр киттем. Әмма капкаларның берсе ябылса, чыннан да, икенчесе ачыла икән. Азатка инсульт булганнан бирле 4 китап, 300 җыр яздым! Йокы күрмәгән озын төннәр бар. Иң авыр вакытларда, нишләргә белмәгәндә, кухняга чыгып утырам да чәй яки каһвә эчәм һәм... бәхет турында шигырь юллары язып куям. Шуннан соң рәхәт булып китә...
Авыру карау үзеңнең сәламәтлегеңне дә урлый. 2019 елда миңа авыр диагноз куйдылар: өч ай гомерең калган, диделәр. Кайттым да елыйм, мин елаганны күреп Азат елый... Аннан: «Азат, туктале, мин бит исән... Нәрсә ашыйсың килә?» – дим. «Пәрәмәч» дип аңлатты. Камыр куеп җибәрдем. Тиздән үләсең дигән көнне камыр куйган кеше тагын бармы икән?!. Икәү утырып чәй эчтек, аннан аны урамга алып чыктым... Шуннан... тагын китапка тотындым. Алай-болай булсам, бөтен тормышым шунда чагылыр, дим. Китапка керәсе фотоларны Азат белән икәү сайладык. Моңа кадәр язган шигырьләремне, җырларны, иҗатташ авторларның фотоларын, хикәяләрне тупладым. Татарстан китап нәшрия-тында: «Дүрт-биш елсыз чыкмас», – диделәр. «Аның кадәр көтәргә вакытым юк», – дидем. Спонсор эзләргә туры килде... «Саф чишмә» китабын улыбыз Казаннан алып кайткач, башта аны Азатка тоттырдым. «Монда безнең туй көне турында да язылган, минем 55 яшьлек юбилеем хакында да. 55 роза тотып, син дә чыгып сөйләгән идең», – дим. Шундый куанды! 

Яхшымы бу, юкмы, белмим, әмма минем китапларым­ның 95 проценты – тормышта булган хәлләр. Мәсәлән, «Баллы кирпеч» повестеның төп герое – әтиемнең бабасы Ибәтулла Рәхмәтуллин. Ул – кирпеч сугу остасы, архитектор дисәң дә була. Аның төзегән йортлары Апас, Кайбыч, Тәтеш районнарында хәзергәчә саклана. Ибәтулла бабам турында язарга әтием әманәт иткән иде. Ул китапны әни бездә торганда яздым. Шунда ул миңа: «Кызым, гел әтиең ягын язасың, безнең нәселдә дә китап герое булырлык кешеләр бар бит», – диде. Һәм бер атна буе Җиһаннур апаның язмышын сөйләде. Әйе, ул да тарихи повесть. Әнидән ишеткән­нә­ремнең бер өлешен интернетка чыгаргач, миңа Җиһаннур апаның үги кызлары, оныклары яза башлады. Үзе дә бик иртә ятим калган Җиһаннур апа сигез балалы тол иргә кияүгә чыга. Алар белән аралашудан да туды «Җиһаннур» китабы. Мин әниемнең бу туганы аша 1930–1931 елларда Магнитогорск шәһәренә сөргенә сөрелгән милләттәш­ләре­безнең аянычлы язмышын да күрсәтергә теләдем... «Баллы кирпеч» повесте Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең махсус бүләгенә лаек булды. Ә «Җиһаннур» китабы «Казан утлары» журналы үткәргән конкурста «Иң яхшы проза әсәре» номинациясендә икенче урынны алды. 
Көннәр буе өстәл артында утырып китап язарга мөмкин­легем юк минем. Ноутбукны күбрәк йә Азат торганчы, йә ул йокларга яткач кабызам – минсез бүлмәдә озак тормый ул хәзер. Көндез язарга җай табам икән, аны коляска белән яныма чыгарып утыртам. «Хәзер шушы бүлекне генә язып бетерәм дә, тәмләп чәй эчәрбез», – дим. Өстәл янына утыргач, кайсы бүлектә, нинди урында калган идем әле, дип уйлап торырга вакытым юк – шунда ук яза башлыйм. Азатны яткыргач кына язганнарымны кабат укып чыга алам. 

Аягында йөргәндә, таза-сау булганда Азат минем язуымны җитди эшкә санамады. Шушы шөгылем аркасында аеры-
лышуга кадәр җиткән чаклар булды... Ул район башлыгы булып эшләгәндә иҗат кичәмне үткәрдем һәм шуның артыннан ук Азат өстеннән шикаять яздылар. «Хатыны иҗат кичәсе үткәреп, укытучыларны эштән аера», дип. Мондый аноним хатларның икенчесе дә булды, өчен­чесе дә. Соңгы-сында Казаннан төнлә генә кайтып керде – йөзенә карарлык түгел. Андый чакта дәшмисең инде... Иртән тордык, ул эшкә җыена, ә мин кухняда аңа иртәнге чәй әзерлим. «Бәлки син язуыңны ташларсың?» – диде ул миңа шунда. «Аңламадым», – дим. «Мин бит инде җавап тотарга Казанга өч тапкыр бардым... Язуыңны ташласаң, бәлки, безне тынычлыкта калдырырлар иде», – ди. «Азат, мин 10 яшемдә яза башлаган идем. Бүген дә шул иҗат мине укытучы, хатын-кыз, әни буларак яшәтә. Язучы белән тормыйм дисәң, берәр сыер савучы яки төзүче алып кайта аласың. Тик мин язудан туктамыйм!» – дидем. Шуннан соң ул миңа «писака» дия башлады. Ә хәзер мине шул иҗат яшәтә – бүгенге көндә бөтен авырлыкларны җиңәргә булыша... Беренче инсульттан соң Германиядә дәваланып кайттык. Файдасы булды – тагын барырга кирәк. Тик бер тиен акча юк! Китапларымны күтәреп, районның мәдәният, мәгариф бүлекләренә бардым. «Бушка ярдәм сорамыйм, алыгыз китапларымны», – дим. Рәхмәт аларга – мөмкинлек таптылар. Азатка: «Әгәр теге вакытта язудан туктатсаң, бу китап-ларым булмаса, миңа бу акчаны кем бирер иде?!» – дидем. Минем өчен язуның нинди мөһим икәнен хәзер аңлады ул: яңа китабым кайткач, һәрбер битен ачып карый.

Аны исән-сау яшәтү өчен китапларымнан аз өлеш кермәде. Шушы иҗатым булмаса, тугыз ел буе мондый авыр йөкне алып барырга ничекләр түзәр идем икән?! Түзү дигәннән. Бу хакта миннән бик еш сорап язалар. «Аның белән гөрләп яшәгән вакытыңны искә төше­рә­сең дә, түзәсең», – дим. «Тугыз ел буе коляскадагы иргә карап торасыңмы?» – дип язучылар да бар. «Сигез ел буе авыру ирем белән бер түшәктә йокладым, үземнең чирләрем арткач кына аерым ятам хәзер», – дип җавап бирәм. Мин тәүлектәге 24 сәгатьнең 20 сәгатен аңа хезмәт итәм. Азат исән булмаса, бу китапларны яза да алмас идем. Җырларым да тумас иде.

Кеше йә бик бәхетле, йә бик бәхетсез чагында гына иҗат итә ул...

Тормыштан мин гел позитив эзләргә тырышам.

Ул Азатка да, минем үземә дә бик кирәк. Еш кына догалар тыңлыйм, йә үзем укыйм. Ул уянганчы торып, ишегалдына чыгып китәм. Кыш көне елап, җырлап кар көрим. Җәй булса, бер-ике тапкыр үләннән яланаяк әйләнәм. Тәнем уянсын, дим: Азатны күтәрергә көч кирәк бит миңа. Гел салкын су белән юынам. Чәйне куеп җибәрәм: ике кашык бал белән сөтле чәй эчәм. Мине табигать, бигрәк тә ылыслы агачлар тынычландыра: әтисе белән шушы хәл булгач, Идеал улыбыз бакчага өч нарат алып кайтып утыртты. Тәрәз төбемдә яраннар үстерәм – алар белән сөйләшәм. Вазага чәчәкләр кертеп куюдан да бер тынычлык табам. 

Инсульт кабатлана, күп булса бер ел яшәр, дигәннәр иде, инде менә тугыз ел була.

Азат сәгать биштә тора. Сигез тулырга 20 минутта гына иртәнге процедураларыбыз бетә. Һәр көнне иртән кырынабыз, юынабыз, бөтен тәннәрен карап чыгам – инсульт булган авырулар өчен бик мөһим бу. Мыек турында аерым сөйләргә кирәктер. Аны карау үзе бер мәшәкать булса да, кырып ташлый алмыйбыз. Кайчандыр Азат аны минем өчен үстергән иде. Студент чакта таныштык бит. Мин: «Мыексыз егетләр белән йөрмим», – дигәч, китте дә бер айга югалды. Беркөнне ак розалар тотып килгән. Башта танымый тордым – мыек үстереп яткан икән!.. Шушы иртәнге эшләр беткәч, иң азакта аңа затлы парфюм сөртәм. «Нинди кием киясең?» – дип сорыйм. Ашарына да берничә төрле ризык әзерлим, аннан: «Кайсын телисең, сайла», – дим. Аңа һәрвакыт сайлау мөмкинлеге калдырам: башын эшләтергә сәбәп чыгып кына торсын. 

Кайчак ВКонтактега икәү төшкән фотобызны куям: «Менә Касымич белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчәбез әле», – дим. Шунда ук: «Инде тугыз ел сөйләшмәгән кеше белән ничек сөйләшеп була ул?» – дип язучысы табыла. Сөйләшәбез! Мин сөйлим, ә ул йә башын кага, йә кул белән берәр реакция белгертә. Без күп вакыт аңлашабыз. Ул миңа гөлләргә су сибәргә кирәклеген искә төшерә. Ашауга, табак-савытны юарга куша – аңа су тавышы рәхәт бугай. Агып торган суда савыт-саба юу минем үземне дә тынычландыра, шуңа күрә савыт-саба юа торган машина куйдырмадым да. Идән юганда да шундый хисләр кичерәм. Аннан икәү урамга чыгып китәбез: «Мин бакчада эшлим, син карап утырырсың», – дим. Мин аның белән гел сөйләшәм. Китабымның яңа бүлеген тәмамлауга, кычкырып аңа укып чыгам. Газета-журналларда безнең гаилә хакында берәр язма чыкса, иң элек Азатка күрсәтәм. Композиторлар шигырьләремә көй язып салсалар, иң беренче аңа тың­латам. Шуңа күрә ул аларның барысын да таный: телевизордан берәр җырымны ишетеп калса, бөтен өйне яңгыратып кычкыра – үзе янына карарга чакыра. «Яшәү яме» җырын бик ярата. Әйе, мин аны күптән сүзсез дә аңларга өйрән­дем. Дөрес, аңламаган чаклар да була. Андый вакытта җиде-сигез вариант тәкъдим итәм: өстеңә ябыйммы, ачыйммы, утыртыйммы, яткырыйммы, дару биримме... Мин санап чыгам, ул белгертә. Һәр көнне иртәнге сәгать алтыда Идеал шалтырата: «Әни, тордыгызмы, хәлегез ничек?» – ди. Аз гына соңарса, әтисе инде тынычсызлана башлый. Атна азагы җитсә, ул аларны көтә: Идеал атна саен улы белән кайтып аны мунча кертеп китә. 
Безнең инде тугыз ел ике арада диалог юк, монолог кына. Ләкин гаилә архивында элек төшергән видеолар шактый. Юбилеемда Азатның мине котлавы, «Татарстан–Яңа гасыр»га биргән интервьюлары… Тере тавышын бик сагынган чакларда, яныма утыртам да шуларны тыңлыйм. «Хәтерлисеңме?» – дим. Ул «әйе» дип баш кага. Ә кайчак тәмле ризык пешерсәм, «ох» дип куя. Андый мизгелләрдә ике сәгать аның белән сөйләшеп утырган кебек булам...
Яңа күлмәк кисәм, замогын юри эләктермим: «Азат, булыш әле», – дип, аның янына барам: калтыраган кулы белән тырыша-тырыша күтәрә. Үзенең нәрсәгәдер яравына куана, ә миңа шул гына кирәк! «Авыруга кайда ятса да, нәрсә ашаса да барыбер түгелмени?!» – диючеләр бар. Барыбер түгел! Аның урын-җирен кайбер көнне дүрт-биш тапкыр алыштырам. Үзем ашамасам да, әйткәнемчә, аның алдына әллә ничә төрле ризык тезеп куям – һәрберсен блендер аша чыгарам. Аңа шулай ярдәм итә алуым үземә дә куаныч. Азатның кәефен күтәрү өчен әллә ниләр уйлап табам: беренче елларда, үзенә алдан белгертмичә, гел дусларын чакыра идем. Ул утырган һәр бүлмәгә пар аккошлар сыны куйдым. «Бу – синең белән мин!» – дип әйтеп торам.

Аның күз алдында гел икебез бергә төшкән фотосурәтләр тора... 

Тагын яңа китап башладым менә. «Корыч аргамак» дип атала ул. Ирем Азат, аның язмышы турында булачак. Үткәннәргә күз салган саен, ныграк аңлыйм: мин иремне бар булмышы белән хөкүмәткә эшкә биреп, тормышны үзем алып барып, бүгенге авырлыкларны кичәргә инде алдан әзерләнгәнмен. Аллаһы Тәгалә күтәрә алмаслык сынау бирми, диләр – мин инде моңа инандым. 


Фото: Арахамия Анна
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар