Логотип
Арабыздан беребез

Герой килене

Михаил Девятаевның очкычын фашистлар ике тапкыр бәреп төшерәләр. Икесе дә аның язмышын үзгәрткән очрак була. Беренчесендә, яраланса да, парашюттан сикерергә өлгерә. Ул чакта аны дәваланырга Казан госпиталенә озаталар һәм очучы егет монда булачак хатынын – татар кызы Фәүзияне очрата... 

Иң элек аз гына тарих. 
Михаил Девятаевның очкычын фашистлар ике тапкыр бәреп төшерәләр. Икесе дә аның язмышын үзгәрткән очрак була. Беренчесендә, яраланса да, парашюттан сикерергә өлгерә. Ул чакта аны дәваланырга Казан госпиталенә озаталар һәм очучы егет монда булачак хатынын – татар кызы Фәүзияне очрата... 

1944 елның 13 июлендә Львов шәһәре янында Девятаевның самолетын янә бәреп төшерәләр. Бу юлы да каты яралана, парашюты җиргә төшкәндә ул әле аңсыз була. Дошман кулына эләгүен дә аннары гына аңлый... Җәһәннәмгә тиң тормыш башлана: концлагерь, сорау алулар, җәзалаулар... Михаил гел качу турында уйлый. Иптәшләре белән барак идәне астын казыйлар, ләкин бу фашистларга мәгълүм була – аларны үлемгә хөкем итәләр. Гомере бетмәгән икән: егетне ул чакта лагерьның чәчтарашы коткара – киеменә беркетелгән язуын штрафчылар арасыннан үлгән берәүнекенә алмаштыра... Яңа сынаулар башлана. Штрафчыларның барысын «Узедом» дип аталган яшерен үлем утравына илтеп ташлыйлар: гитлерчылар анда яңа ракета кораллары сыный. Әсирләр өчен шартлар бик кырыс, утраудан котылуның юлы бер генә кебек – үлем... Әмма Михаил өметен барыбер өзми – кабат качарга әзерләнә башлый. Немец самолетына утырып качуның үтә катлаулы икәнен, әлбәттә, аңлый ул, шуңа күрә дә җентекләп әзерләнә, дошманнарның сак тәртибен өйрәнә, ышанычлы кешеләрен әзерли. Яңадан үлемгә дучар ителгәнгә, аны берни куркытмый: хөкемгә нибары ике көн калган була... 

1945 елның 8 февралендә «Хейнкель» бомбардировщигы тугыз совет солдаты белән күккә күтәрелә. Легендаларга кергән качу була бу! Авиабелгечләрнең күбесе хәзергә кадәр гаҗәпләнә: әсирлектә коточкыч ябыккан, нибары 36 килограммга калган Девятаев ничек очкычны кабызган һәм һавага күтәрә алган, идарә иткән, аннан совет гаскәрләре ягына чыгып, аны кырга утырткан?! Фронт сызыгын узуга, дошман очкычы дип, совет зениткалары ачкан уттан качып бит әле! Немецларның гадәттән тыш яшерен «Хейнкель» самолетын гына кулга төшереп калмыйлар, совет хәрби командованиесенә полигондагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматларны да тапшыралар.

Ә аннан... аннан Михаил Девятаев хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә. Әмма язмыш аңа тагын мәрхәмәтле була: 1945 елның сентябрендә конструктор Сергей Королев очучыны Польшада, элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба. Девятаев галимгә утрауда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты Михаил Девятаев шул елның ноябрендә Казанга кайта. Кайта... Әмма аны беркайда да эшкә алмыйлар. Кулында капитан дипломы булса да, 1946 елда гына, анда да бик кыенлык белән генә, Казан елга портына йөкче булып урнаша... 

Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызы аны бары тик унике елдан соң – 1957 елның 12 августында гына эзләп таба. Акланырга кабат космик корабльләр генераль конструкторы Сергей Королев булыша. Бөтенесен дә ул ачыклый. Казан журналисты Ян Винецкий «Литературная газета»да Михаил Девятаевның батырлыгы турында очерк бастырып чыгара. Очучының каһарманлыгы турында шулай итеп бөтен ил белә... Гомеренең ахырына кадәр Казан елга портында пассажир cудносы капитаны булып эшли ул. Хатыны Фәүзия ханым белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 

Мама Михаила Девятаева Фаузия ханым Кайнанам биергә яраткан.

Әңгәмәдәшем Фирдәвес ханым ДЕВЯТАЕВА шушы гаилә килене, икенче уллары Александрның хатыны. Данлыклы якташыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаевны, аның гаиләсен якыннан белгән кешеләрнең берсе. Без аның хатирәләрен барлыйбыз. – Саша белән танышып, очрашып йөри башлаганга күп вакыт узмаган иде әле. Җәен студентлар отрядына эшкә урнаштым: поездда проводница булып йөрим. Берсендә Саша мине вокзалга кадәр озата килде. Поезд кузгалып киткәнче вагон янында басып торды, кул болгап озатып калды. Пассажирларны урнаштыра башладым. Шунда бер ханым яныма килде дә: 
– Девятаевның улын сез кайдан беләсез? – дип сорады. 
– Нинди Девятаевның? – дим. 
– Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның!

Барыбер һаман берни дә аңламыйм. Очучы Девятаев турында мәктәптә дәрестә сөйләгәннәре истә, әлбәттә. Безнең пионер отряды да Михаил Девятаев исемен йөртә иде. Тик тарих китабы үткәннәр турында бит ул... Мин хәтта Девятаевның инде исәнме-түгелме икәнен дә белмим икән... Тәмам аптырап калдым. «Әйе, сезне аның улы озатты», – ди теге ханым. Егетемнең фамилиясен белергә өлгермәгән идем шул әле. Телемдә – исеме генә...

Бөтен эшемне, пассажирларымны ташладым да күрше вагонга йөгердем – анда дус кызым Дилбәр эшли. Тизрәк бу яңалыкны аңа җиткердем. Ул да ышанмады: «Китсәнә!» – ди. Кайтуга Сашаның үзеннән сорарбыз дип килештек. 

Дөресен әйтәм, башта куркып калдым. Бүтән очрашмам инде, дип, үземчә күңелемнән хәл итеп тә куйдым. Бердән, Саша инде фәннәр кандидаты, укытучы, икенчедән, әнә нинди гаиләдән икән... Әмма ярату дигән нәрсә дә бар бит әле. Ул бит инде миңа бу вакытта: «Син мине акылдан шаштырасың. Инде шаштырмаган булсаң...» – дип әйтергә өлгергән иде... 

20 августта Сашаның абыйсының туган көне. Мине дә чакырдылар. Алар Гадел Кутуй урамындагы йортта, 5 нче катта торалар иде. Мәрхүм кайнанам мине күрер өчен махсус килгән: авырткан аяклары белән бишенче катка көчкә менеп җиткән. Ишектән керүгә Сашага: «Син бит аны авыл кызы дип әйткән идең», – дигән. Ә минем өстемдә, шәһәрнекеләр кебек, джинс чалбар, джинс куртка... Юк, аның белән беренче очрашудан курыкмадым. Курыккан булсам да, аны күрүгә югалгандыр ул хис. Өрәге каты түгел иде әнинең... Танышуга ул миннән: «Сез кайсы авылдан?» – дип сорады. Аның үзенең әнисе дә Саба районы Чулпыч авылыннан булып чыкты! Безнең авыл яныннан узып кайтып йөргәннәр. Алгарак китеп булса да әйтим, без Саша белән өйләнешкәндә Мәймүнә әби исән иде әле. Аны Хәйрулла исемле Казан татарына кияүгә бирәләр, йортлары университет янында ук була. Мин белгәндә дә Мәймүнә әбинең чәчләре озын, калын иде – үземнең дә ике толым итеп тарап үргәнем булды. «Кияүгә чыкканда бик яшь идем, кайнанам чәчләремне үләннәр белән гел үзе юды», – дип сөйләде ул. Кайнанасы бөтен шәһәргә атаклы аш-су остасы була, осталык серләрен килененә дә өйрәтеп калдыра. Девятаевларда камыр ризыкларын Мәймүнә әби генә пешерә иде. Аннары бу вазыйфа миңа күчте...

Соңгы курста укыганда миңа Ленинградка аспирантурага китәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта әйткәч, Саша шунда ук: «Ә мин? Сине бит инде әти белән әнигә күрсәттем», – диде. Без өйләнешергә хәл иттек. Тик әти-әниләрнең хәер-фатихасын аласы бар бит әле. Әнисе бу вакытта Ригада санаторийда ял итә иде. Минем кулны сорарга Саша авылга әтисе белән кайтты. Дөресрәге, өчәү бергә кайттык. Өйдәгеләргә, әлбәттә, алдан хәбәр итеп куйган идем инде. 

Кайтсак, әни ишегалдында басып тора, еламый гына. «Атаң авылдан ук чыгып китте. Фирдәвес аңа пар түгел, кызымны андый зур кеше баласына бирә алмыйм, дип әйтә», – ди... Әтине күрше Алан авылыннан табып кайттылар. Буе 197 см иде безнең әтинең, кушаматы да Озын Исмәгыйль иде. «Әти, шушы яшемә кадәр йөзеңә кызыллык китермәдем. Сине шундый кешеләр хөрмәт итеп кайтты... Мин бит обком секретаре кызы түгел! Сашаны яратам...» – дим. 

Михаил Петрович торып басты: «Исмәгыйль, беләм, син каршы, әмма мин дә синең кебек үк җир кешесе, аңлашырбыз. Кызың да, минем улым да инде бала-чагалар түгел, ризалашыйк», – диде. (Еллар узгач, әтинең: «Бөтен дөньяның татарларын җыеп китерсәләр дә, Саша кияүгә алыштырмыйм», – дигән сүзен җиткерделәр). 

Ә авыл... авыл ул чакта: «Фирдәвес Советлар Союзы Герое малаена чыга икән», – дип, ду килде. Никахка, соңрак туйга кайнанам кайтып төште. Аның татарча рәхәтләнеп сөйләшкәнен барысы да күреп, тагын бер кат шаккатты. Туйда кайнанам мине килеп кочаклады да: «Улым бу кадәр бәхетле булыр дип уйламаган идем», – диде. Әле мине чынлап торып белмәгән дә килеш әйтте, әмма Сашаны ни дәрәҗәдә яратканымны аңлаган булгандыр инде. Авылда бөтен кеше кайнатам белән кайнанамның гадилекләренә таң калды. Парлап Сабантуйларга кайтырга яратты алар безгә. Елга буйларын әйләнәләр, Чулпычка алып барып киләбез. Кайнатам күрше әбиләргә кереп китә – һәрберсенең хәлләрен белешә. Әнигә хәйран кала иде ул: «Иң соңгы кеше булып ятты, инде сәгать өчтән торып камыр ризыклары пешерергә дә өлгергән», – дия иде. Алар кайткан саен мич коймагы да пешерә иде әни. 

Өйләнешкәч иремнең әти-әнисе белән бергә яши башладык. Озакламый каенсеңлем дә кияүгә чыкты – аның ире Рөстәм дә күченеп килде. Өч бүлмәле фатирда өч гаилә! Әмма кайнатам: «Мин – герой, миңа тиеш!» – дип, нидер даулап йөри торган кеше түгел иде. Шәһәр башлыкларына кемдер: «Девятаев килене, кияве белән бергә яшәп ята», – дип җиткергән, шуннан соң гына фатир бирделәр. 

Алар гаиләсенә килеп кушылган беренче көннәрем истә. Мин нигәдер алар янында ашарга ояла идем. Шундый үпкәчел идем: һәр көнне кич белән «китәм» дип чемодан җыям. Буш вакытым булдымы, Нәни апаларга ашарга дип йөгерәм... Берзаман моны кайнанам сизеп алган, бу хакта иремә дә әйткән. Аннан ничектер табын янында булганда гел үзебезне генә калдырырга тырыша башладылар, моны сиздермичә генә эшләделәр. 

«Ул бит миңа бер эш тә кушмый», – дип зарланам иремә. «Ә син көтеп торма, – диде Саша. – Әни ул шундый кеше, эшне аның кулыннан үзең ал – шул очракта гына бирәчәк». Иремнең шул сүзеннән соң гел күзәтә башладым: кайнанам кайсы эшне ничек эшли. Беркөнне кайттып кердем – ваннада кер чайкый. Янына кереп бастым да әкрен генә кулыннан алдым. Бирде! Шул көннән башлап үземне аларда ят итеп тоймый башладым. Барысын да аныңча эшләргә тырыштым. Институтта безне философиядән Венера Харисовна укытты. Якын күрә иде ул мине. Инде кияүгә чыккач, берсендә аның белән озак кына икәү урамда сөйләшеп йөрдек. «Фирдәвес, син шундый яхшы гаиләгә эләктең. Менә мин сезнең өчен бик кырыс, хәтта кайчак усал укытучы идем. Ә өйгә кайткач бары ир хатынына гына әйләнәм дә калам», – диде ул. Мин дә аныңча эшләргә тырыштым. (Кайвакыт «Яшь киленнәр мәктәбе» ачып, аларга кайнана күңеленә үтеп керү серләренә өйрәтәсем килә. Югыйсә бу бик авыр да түгел бит. Әле соңгы тапкыр самолетта кайтканда урыныбыз бер яшь ханым белән туры килде. Сүз иярә сүз чыкты: кайнанасы белән уртак тел таба алмый икән. Киңәшләремне исе китеп тыңлады һәм уйга калды.) 

Без бер түбә астында ел ярым яшәдек, аннан башка чыктык. Әмма кайнатам-кайнанам белән гел бергә идек. Бала табу йортыннан да һәркайсыбыз иң элек алар фатирына кайтты. Бабалары һәр оныкны башта үзе кулына ала, юрганын чишеп ташлап карый, ярата... Әлбәттә, ул минем малай табуымны көтте. Әмма мин дә гел кыз алып кайттым, олы килен дә. Хәтта каенсеңлемнәр гаиләсендә дә ике кыз туды. «Моның кадәр кыз белән нишләрбез?» – дип көлә иде ул. «Кияүгә бирербез!» – дип елмая иде кайнанам.

Кайнанам балаларны гел карашты, аларны үзе алып калып, мине Мәскәүгә укырга да җибәрде. Вакытым булган саен үзем дә аңа ярдәм итәргә тырыша идем. Аңа булышу да күңелле иде! Шулкадәр рәхмәтле була белә иде ул. Бер эшен эшләсәң дә сине шулкадәр зурлый: «Әйдә, азрак ял итик, бергә утырып чәй эчеп алыйк», – ди. Беркайчан сиңа гына салынмый, эшләрне шунда ук бүлеп куя: «Син бит инде табак-савытны юдың, монысын мин эшлим», – ди. Яшь чакта гел: «Бөтен кеше кайнаналардан зарлана, миңа менә нинди әйбәте туры килде», – дип сөенә идем. Кайнанамның бергә торганда да, соңыннан да ялгыш та беребезгә кыек сүз әйткәнен хәтерләмим. Югыйсә тормыш бит ул! 25 ел эчендә кайнатамның да беркайчан да кешегә кычкырганын, тавыш күтәргәнен күрмәдем: балаларына да, оныкларына да, кайнанама да. Безнең дә йомшак, тәмле телле булганны яратты ул... Ике кызыбыз буй җитте менә, кияүләребез, оныкларыбыз бар. Тормыш булгач, төрле мизгелләр була: кайчагында тавыш та күтәрәсе килә, ачуланасы, син дөрес эшләмисең дип тә әйтәсе. Әмма андый чакларда кайнана-кайнатамны искә төшерәм дә, тыелам. Беркайчан бернәрсәгә кысылмыйм. Әгәр иремнең әти-әнисенең гадәтләрен, балаларына, безгә мөнәсәбәтен күңелемә салып, алардан үрнәк алмаган булсам, үземне болай тотар идемме икән әле?!

Традицияләр бик нык саклана иде алар гаиләсендә. Яңа елда, гомумән, бөтен бәйрәмнәрдә кайнатамнар фатирында җыелабыз. Бергәләп табын әзерлибез. Мин, һәрвакыттагыча, өчпочмаклар пешерәм. Аңа дигән итне вак кына итеп бабай турый. Ахырда иң күңелле мизгелләр башлана. Каенсеңлем пианино артына утыра, һәм кайнатам белән кайнанам бии башлыйлар... Биергә кайнанам бигрәк тә ярата иде. Сугышка кадәр биеп, төрле конкурсларда катнашып йөргән. Аның хәтта: «Бии белә торган кешегә генә кияүгә чыгам», – дигән сүзе дә булган. Михаил Петрович белән, чыннан да, танцыга баргач танышалар. Мин «Нечкәбил»дә җиңгәч, кайнанам сөенде, тик: «Сәхнәгә чыгып, синең белән бии алмадым», – дип кенә бик уфтанды. 
Әти белән 1943 елда өйләнешә алар. Язылышырга баргач төшкән фотосурәтләре әле дә бар. Фотографның: «Бигрәк матур пар!» – дип әйтүен дә үзләре гел искә төшерәләр иде. 

Мин аларга килен булып килгәндә кайнатама әле 60 яшь кенә иде. Имән кебек төз, нык чагы! Капитан! Хатын-кыз заты аларның формасы өчен генә дә егылып китә. Кайнанамның: «Ишек төбемә ничәмә-ничә тапкыр килделәр», – дигәне булды. Лаеклы ялга чыккач та «Белем» җәмгыяте белән 20 елдан артык чыгыш ясап йөрде кайнатам. Бөтен ил буйлап! «Әтигә түгел, сезгә герой исеме бирергә булган», – дип көлә идем. Аларның беркайчан сүзгә килгәннәрен күргәнем булмады! Бер-берсенең кадерен белеп яшәделәр. Аларга бит бергә күпме авырлык кына кичерергә туры килгән! Михаил Петрович әсирлеккә эләккәч кайнанам өметен өзми хәбәр көткән. Герой исеме алганчы да кыенлыкны шактый күргәннәр: кулларында ике бала, ә кайнатамны беркая эшкә алмаганнар. Ул хәтта туган ягына – Мордовиягә дә китеп караган. Кире борылып кайткан... 

Кунакка кем генә килми иде аларга! Өйгә дә, бакчага да. Германиядән дә бик күп кунаклар кабул иттеләр. Кайнанам һәрвакыт булышырга чакыра иде. Мин бит авыл кызы – эштән курыкмыйм: ышанып тапшырулары гына кирәк. Җиң сызганып, бакча өен җыештырып чыгарам, савыт-саба юам, камыр куям, өчпочмак, гөбәдия пешерәм... Андый чакта үземне Берлинны алгандай тоям. 

Кайнатамның безнең Балыклы әбиләре белән дә, кунакка килгән җитәкчеләр белән дә бертөсле сөйләшүенә соклана идем. Барысы да күз алдымда булды бит... 25 ел күргәзмәләрдә эшләдем менә: кешеләр белән аралашканда гел әтине кабатларга тырыштым. Аның кебек гади булырга омтылдым. 

Гаилә белән бергә җыелганда табын артында нәрсәләр турында гына сөйләшмибез, әмма кайнатам өйдә беркайчан сугыш темасына кагылмады. Берсендә аны тыңларга «Ливадия» санаториясенә качып кердем... Кайнатам кулы кагылган бөтен нәрсәне дә сакларга тырыштым. Хәзер инде алар музейларда. Әти унөч балалы зур гаиләдә үскән, һәркайсының кулы эш белгән. Кайнатам, мәсәлән, балалар өчен бүрекләр текте. Джинс чалбарларга салган ямаулыкларын күрсәгез! Сәнгать әсәре! 

60 ел бергә яшәде алар – бриллиант туйга барып җитәргә берничә ай гына калган иде. Кайнатам 85 яшендә мәрхүм булды. 2 ноябрь – Саша белән өйләнешкән көнебез. Ул елны да өчпочмаклар пешереп, күтәренеп аларга киттек. Табын әзерләдем. Бу вакыт инде әнинең аягын кискәннәр – ул урында гына утыра иде. Чәй эчкәндә әти кинәт: «Кодагыйга әйт, Фирдәвес, ул әйбәт кыз үстергән», – диде. Шул төнне аны инде хастаханәгә алып киттеләр. Бәхиллеге итеп кабул иттем бу сүзләрен... 

Ә кайнанам 90 га кадәр яшәде. Янына киләм, юам, җыештырам, пешерәм... Берсен дә авырыксынмыйча эшләдем. Ул соңгы көнгә кадәр газета-журналдан өзелмәде. Радио тыңлый, китап укый – хәтере искиткеч иде. Аның белән сөйләшүе, киңәш соравы рәхәт иде. Ә мин сорарга беркайчан оялмадым... Ул да үзенең борчуларын сөйли иде. Өч бала белән кызының аерылышуын бик авыр кичерде. Булдыра алганча тынычландырырга тырыштым аны... Кайнанам мине харчо, борщ пешерергә өйрәтте. Помидорны мин хәзер дә аның рецепты белән тозлыйм – бик тәмле килеп чыга. Аныңча бефстроганов ясарга гына өйрәнә алмадым. Әни миңа гел: «Фирдәвес, сиңа гына ышанам, мине мөселманча күмәрсең», – ди иде. Барысын да нәкъ ул теләгәнчә эшләдек... Саша белән ел саен аның рухына Коръән укытабыз, аны догадан калдырганым юк.
Әгәр бу гаиләгә килен булып төшмәсәм, шундый кайнанам-кайнатам янында яшәмәсәм, бүгенге Фирдәвес булмас идем. Мондый ир хатыны да, кызларыма шундый әни дә, кияүләремә бүгенгедәй әби дә булмас идем! Гомер буе кая гына барсам да, кем белән генә сөйләшсәм дә, Девятаев фамилиясе минем өчен гел киртә булды: начар адымнан, сүздән, гамәлдән, уйдан... Җаваплылык иде ул! Бу гаиләгә берничек тә тап төшерергә тиеш түгел идем. Һәм мин, шөкер, төшермәдем дә!

Михаил Девятаев с мамой, супругой и внучкой

Ходай кайнанама озын гомер бирде: ул безнең оныкларны сөяргә дә өлгерде.

Фотолар: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар