«– У-ү-ү-ф-ф-ф-ч-ч-ч-сь-ш-ш, щ-ц-с-с-с… Зөлхәбирә дөньясы монда да туктаусыз җил кебек гүелдәде, кыңгырау сыман чыңлады, елан булып ысылдады». (Гүзәл Галләмова. «Зәңгәр кыңгыраулар».)
– Мин ун ел төрмәдә утырдым... Сөйләшүнең ни икәнен оныта, аннан бизә башладым. Сөйләшергә кешем булмады. Сәламәт чакта ярдәмләшеп яшәгән дуслар юкка чыкты. Югыйсә телефон номерым да үзгәрмәде, әмма хәбәрләр килү туктады. Минем белән кызык түгел бит – кара-каршы басып гайбәт тә сатып булмый...
Бервакыт аның әнисе үзенә сәгать сатып ала. Кул сәгате! Авыл хатыны өчен зур вакыйга! Бөтенесе дә сәгатьне тотып, тагып, тыңлап карыйлар – эшли дип куаналар. Гүзәлгә дә чират җитә. Ул да колагына куеп тыңлап карый, тик... сәгатьнең йөргәнен ишетми... Үзенең начаррак ишетүен ул беренче тапкыр шунда аңлый. Әмма бу үзе генә белгән кимчелеге мәктәптә «дүртле», «бишле» билгеләренә генә укырга комачауламый әле аңа. Иң беренче кыенлыклар белән Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укый башлагач очраша.
Гүзәл журналист булырга хыялланган.
Әмма ул мәктәпне тәмамлаган җәйне әтиләре Ибраһим ага авырып китә. Әниләренең җәе авыл белән хастаханә арасында йөреп уза. Гүзәл – гаиләдәге биш баланың төпчеге, абый-апалары инде кайсы кая таралышкан. Абзарда – ике сыер, кош-корт: аларны ташлап, сине университетка кертәм, дип кем йөрсен?! «Бер балабызны да укыта алмадык, монысын ничек тә укытырга иде бит!» – дип өзгәләнгән әнисен тыңлап, аларда фатирда торучы, ул чакта Лаеш районы «Маяк» колхозында баш бухгалтер булып эшләүче Радик Гайзатуллин (бүген Татарстан Республикасының Финанслар министры), кызны Лаешка, техникумга илтеп урнаштыра. Беркайчан бухгалтер булырга кызыкмаган Гүзәлнең анда укырга керәсе килми дә бит…
– Бер көн укыдым, ике көн... Ә өченче көнне мине дәрестән әни чакырып чыгарды: «Әйдә, өйгә кайтабыз», – ди. Әтине өйгә җибәргәннәр икән дип уйладым. Чыксам, аның мәетен автобуска сузып салганнар... Хәле авыр икәнен белә идем, тик миңа әтидә яман шеш икәнен әйтүче булмады. 17 яшь миңа бу вакытта, бала дип санаганнардыр инде... Әти бик йомшак кеше иде безнең, аны үлеп ярата идем. Әтине югалткач, укуда да гамь калмады. Бармыйм, дим. Техникумга куып диярлек җибәрделәр...
Бухгалтерлыкка укыйсы килмәү – бер нәрсә, Гүзәл лекцияләр тыңлаган-да сөйләме аермачык булмаган укыту-чыларның кайбер сүзләрен аңлап бетерми. Аның конспекты шуңа да гел өзек-өзек килеп чыга. Тулай торакка кайткач башкалар ял итә, ә ул әнә шул «төшеп калган»ны язып утыра.
Район табибларыннан юллама алып, студент чакта беренче тапкыр Республика клиник хастаханәсенә сурдологка күренергә бара ул. Табиб төзегән аудиограмма Гүзәлнең, чыннан да, ишетүдә тайпылышлары барын ачык-лый: аңа барлык авазлар да тиешле югарылыкта килеп ирешми икән. Шуңа күрә барлык сүзләр аңа аңлашылып бетми. Туганда зыян күрү аркасында шулай булырга мөмкин, диләр. Чыннан да, Гүзәлне әнисе бик авырлык белән тудырган. Кан киткән, район үзәгенә аны көчкә алып барып җиткергәннәр – баланы ярып алганнар.
Техникумны тәмамларга кызга бик зур тырышлык кирәк була. Диплом алып, колхозга кайткач, диспетчер вазыйфасына гаражга эшкә куялар. «Озакламый бухгалтериядә урын бушый, көт инде», – диләр. Гүзәлнең цифрлар дөньясына бер дә ашкынмавын белмиләр.
Барысы да көтелмәгәнчә хәл ителә: авыл мәдәният йортының директоры эштән китеп бара – Гүзәл аның урынына урнаша. Мәдәният хезмәткәре булырга берәү дә атлыгып тормаган еллар әле бу, әмма кызга ошый – күңеленә, рухына якын урын. Иҗат белән бәйле! Өстәвенә, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе – балачактан бергә уйнап үскән күрше егете: Алмаз белән икәү аңлашып, бик рәхәт итеп эшләп китәләр. Вакыйгаларга бай ел була ул: Гүзәл үз авыллары егете Нуретдингә кияүгә чыга. Нәкъ бер ел дигәндә кызлары туа. Начаррак ише-түен тирә-юньдәгеләр алай сизмәгән, үзе генә белгән еллар әле бу.
– Әни ялгызы яши иде бит. Клубны бикләгәч, аның янына кунарга киләбез. Ул чакта клуб шулкадәр соң бикләнә иде: башта ике серияле кино була, аннан соң дискотека. Йокыдан торуга, иртән килен хезмәте күрсәтергә кайнаналарга кайтып китәм. Бәбиләр алдыннан әни безне үзенә торырга чакырды. Иремнең төп йортында сеңелләре, энесе бар иде әле. Шулай итеп, үзем үскән нигездә яши башладык, һәм мин озакламый аңладым: безгә өй салырга кирәк. 1992 ел бу. Ул вакыт җир учас-тогы бирмиләр дә иде. Әнинең ишег-алдында, ермак кырыенда сала башладык өйне. Олы кызым иммәде, шуңа күрә декретта ике ай гына утырдым. Әни: «Ярар, үзем карыйм, эшлә», – диде. Төзелешкә акча кирәк бит... Мин эшкә чыгуга, Алмаз: «Институтка укырга кермәкче булам, Гүзәл, директорларны җиңелрәк алалар икән», – дигәч, ул урындыкны ике куллап аңа бирдем. Сәнгать җитәкчесе булып күчтем, сценарийлар язам – миңа ошый! Без аның белән бер-беребезгә гел ярдәм итеп, аңлашып эшләдек. Мин икенче баламны табарга декретка киткәч, клубтан кайтканда Алмазны машина бәрдерде. Ул югалтуның зурлыгын үзем генә беләм...
Өйдә озак утырмадым, тагын эшкә чыктым. Бәйрәмнән бәйрәмгә яши башладым: берсен үткәрүгә алдагысына әзерләнергә керешәм. Шулай 22 ел узды... Минем өчен беренче урында гел эш торды. Тырышлыгың бар икән, минеке кебек очракта да эшеңне дәвам итә аласың, чөнки аны биш бармагың кебек беләсең... Хезмәт мине үзенең корбанына әйләндерде. Өстәвенә, гаилә тормышым гөрләп бармады. Иптәшем шулкадәр әйбәт кеше, бер начар сыйфаты юк: көнләшми, түбәнсетми, сүгенми, кул күтәрми. Әмма ул эчү ләззәтенә бирелде.
Ул чакта эш өчен натуралата түләү иде бит. Минеке генә түгел, күпләр шуның корбанына әйләнде... Аерылышу турында уй күңелгә дә кермәде: тормышны тарттым да тарттым, төзелешне дә алып бардым. Булдыра Гүзәл, диделәр. Тик моның өчен күпме энергия кирәклеген үз башыннан үткәннәр генә белә. Ә энергия запасы кешегә гел өстәлеп тормый... Нигә боларны сөйлисең димәгез. Кайда нечкә – шуннан өзелә...
Өзелә шул... Менә шулай яратып эшләп торганда аңа мәдәният йортыннан китәргә туры килә. Үзенең кирәге калмавын аңлый. Эшлим дигән кешегә иң авыры – кирәксезгә калу... Аннан да бигрәк, гомеренең зур бер өлешенең мәгънәсезгә узуын аңлау. Күз яшьләре белән генә ул елларны инде кире кайтарып булмый. Ә Гүзәл елый, бик күп елый әле ул вакытта.
Ике кызы да студент, кредит түлиләр, ире эшсез (колхозлар тарала да, биш ел өйдә утыра ул)... Болар өстенә, әниләре вафат була да, гаиләсеннән аерылып кайткан абыйсы берүзе кала. Аның да дөньядагы бердәнбер юанычы шешәгә әйләнә... Инде шулар янына тагын бер борчу өстәлә – акчасызлык... «Кеше авырлык белән басыла. Сиңа язмыш нәрсә биргән – шуны күтәреп тик яшәп ятасың. Минем кебекләр бик күп», – ди ул.
Бервакыт көндез ятып тора ул. Аннан уянып китә дә, урыныннан кинәт сикереп тора. Шул ашыгып тору ярамагандырмы, күз аллары караңгылана – бөтен дөньяга әйтерсең чаңлап чиркәү кага башлыйлар… Колак шавына ияләшкән була инде ул, әмма монда тавыш бик каты көчәя. Дөрес, беркадәр вакыт узганнан соң ул кими. Тик аның белән бергә ишетү дәрәҗәсе дә кими.
«Ах» итеп күтәрелеп бәрелми – хәс-рәт дәрьясына чуммый Гүзәл. Калган проблемалар моннан зуррак дип уйлый. Шуңа күрә хәтта иң якыннарына да зарын түкми – үз язмышы белән килешә. Гомернең «ун ел төрмәдә утырдым» дигән өлеше башлана.
2012 елның август ахырында «Татарстан яшьләре» газетасында зур язма басыла. Бер клуб хезмәткәре үз эшләренең авырлыклары турында яза: авылда нинди эш бар, без шунда – багана да агартабыз, юл буендагы үләннәрне дә чабабыз, агач та утыртабыз, кичен әле клубка барырга кирәклеген берсе дә уйламый, ди. Гүзәлнең авырткан җиренә кагыла бу юллар... Озак-ламый газетада ул язган кайтаваз басыла. Язма «Эшегезне яратыгыз, ләкин чамасын белегез» дип атала. Җан авазы кебек була ул... «Татарстан яшьләре»нең ул чактагы баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев аны үзләре белән хезмәттәшлек итәргә чакыра. Язмалары бер-бер артлы газетада дөнья күрә башлый. Бер айга 1200 сум тирәсе гонорар чыга, бу акча Казанда, банк мәктәбендә укучы кызына биреп җибәрергә ярап куя.
Өйләренең бер бүлмәсе Гүзәлнең «офис»ына әйләнә. Сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә бәйрәм саен язган сценарийлары бар – ул шуларны китап итеп җыярга утыра. Озак еллар мәдәният хезмәткәре булып эшләгәч белә – бу сценарийларга ихтыяҗ зур.
Мәктәп баласы язарга өйрәнгән кебек, компьютерда текст җыярга өйрәнә. Төрле чаклар була: ялгыш басып текст юкка чыккач кычкырып елаган вакытлар да. Янында күрсәтеп җибәрүчесе юк: елый-елый да кабат өр-яңадан басарга утыра. Сценарийлар бер түгел, өч китаплык булып җыела. Тик аларны бастырасы бар бит әле! Кемнеңдер киңәше белән, «Булышмаслармы икән?» дип, хәтта Татарстан Язучылар берлегенең ишеген дә шакып карый ул... Ә китаплар барыбер чыга! Чыга да, таралып та бетә!
Кеше тормышында борылышлар нинди дә булса бер очраклылыктан соң башлана. Язучы-журналист Гөлсинә Галимуллина белән танышырга насыйп була аңа. Гөлсинә апа: «Әдәби әсәргә то-тынып кара әле син», – дип киңәш итә.
– Югыйсә барысы да инде күптән хәл ителгән булган. Мине бит инде әдәбият көткән, мәдәният йортыннан да шуңа күрә китәргә мәҗбүр булганмын. Гөлсинә апа бик ярдәмчел кеше, ялгыш киңәш бирмәс, дип, тәвәккәлләп тотындым. «Ялгыз көймә»не мин бик кыска вакыт эчендә яздым. Һәм дүрт тапкыр бастырып чыгардым! Халык аны яратып укыды. Бу – минем беренче иҗат җимешем. 2016 елның мартында бастырдым мин аны һәм шунда ук яңа китапка тотындым. Көзгә инде «Түз, йөрәк» чыкты. Бу китабымны да бәхетле язмыш көтте, аны да бер генә тапкыр да түгел, кабат-кабат бастырдым. Акча каян алды икән, дип аптырарсыз. Бурычка алдым! Үзем дә ул чактагы тәвәккәллегемә шаккатам. Авылдашлар да күзгә күренеп торган кереме булмаган Гүзәлгә шулкадәр акча биреп торырга курыкмаган. Димәк, ышанганнар. Беренче китапларымны сатуга үзем күтәреп урнаштырып йөрдем. Попуткаларга утырып барам да, кибетләрдә калдырып кайтам. Кызым белән киявем дә булышты. Язучы булам дип тотынмадым: кулымнан нинди эш килде – шуны эшләдем. Мин бит тормышта иркә хатын ролендә була алмадым. Әллә ул өйне салып чыгу җиңел булдымы? Теләсә кайсы ир-ат эшенә тотындым: стеналарын да үзем сыладым, идән өрлеген дә ирем белән икәү куйдык, түшәмен дә кадакладык... Аллаһы Тәгалә кешегә җиде могҗиза биргән: күрү, ишетү, сөйләшү, шатлану, тоемлау, уйлау, ярату. Тик ишетү дигән могҗизаны Ул миннән бөтенләйгә кире алды. Аллаһы Тәгалә бәндәсен беркайчан да ташламый: ишетү сәләтен алды, әмма миндә уйлау сәләтен арттырды. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, ул миңа ярату дигән саф хис биргән. Дөньяны, тормышны, хезмәтне ярату! Шуңа күрә гади генә тормышыма сөенеп яшим.
Ә аннан гомернең «әдәби марафон» дигән өлеше җитә. Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәп ятучы гап-гади Гүзәлне язучы Гүзәл Галләмова итеп үстергән, үз-үзенә ышанычын арттырган, аны «төрмә»сеннән чыгарган – сөйләштерә башлаган әдәби марафон.
Тормышка инде интернет килеп керә. Берсендә Гүзәл «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә үзенең исемен күреп ала. Дөресрәге, китабының исемен. Шагыйрә Гөлүсә Батталова «Ялгыз көймә» әсәрен укый да, үзенең битенә өзеген куя. Бер көн, ике көн... Ничектер оялып, тартынып күзәтә моны Гүзәл. Югыйсә китабың таралып бет-кән икән, аны укулары гаҗәп түгел бит инде. Раил Гатауллин игълан иткән Беренче Россиякүләм әдәби марафон булып чыга бу. Икенче әдәби марафонга ул үзе дә кушылып китә. (Алгарак китеп булса да әйтим, Раил Гатауллин: «Гүзәл ханымның китаплары әдәби марафонда катнашучылар арасында иң популяр унлыкка керә», – ди.)
– Әдәби марафон тормышны, чынлап та, үзгәртте. Күңеле саф булган кешеләр янына килеп кердем. Китапны шундыйлар гына укый... Дусларым хәзер бөтен дөньяга сибелгән. Үземнән кайчандыр ваз кичкән теге дусларны инде мин дә кирәксенмим. Бүгенгеләре миңа шундый якын! Нинди авырлык булса да, хәзер килеп җитәләр.
Гел элемтәдә: аралашып, хәлләребезне белешеп торабыз. Рәхмәтлемен аларга! Күптән түгел авыл мәдәният йортында «Китаплы юл» дигән кичә үткәрдем. Ярдәм итүчеләр булды, шулай да төп көч үзем идем. Мин әле бүген дә эшли алам икән, дип шундый сөендем. Менә шул кичәнең буласын белгәч, марафончы дусларым: «Без дә киләбез!» – дип яза башладылар Һәм килделәр дә! Баулыдан! Әлмәттән! Чистайдан! Әле күпмесе: «Күңелебез белән без синең янда!» – дип язды! «Кунакларыңны сыйларсың», – дип, Римма апа Яруллина Баулыдан пироглар, Әлмәттән Гөлия апа Җамалиева урама, Чистайдан Гөлнар дускаем тортка кадәр пешереп алып килде. Дус кирәк булса, бер Аллаһы Тәгалә җитә, диләр. Минем дә шулай дип яшәгән елларым булды. Авырлыкларга сабыр итәргә кушылган. Сынау артында һәрвакыт сине яңа баскыч көтә. «Зәңгәр кыңгыраулар» китабында да яздым бу хакта...
«Зәңгәр кыңгыраулар»дагы Зөлхәбирәсе күпмедер үзенә охшаган. Тормышта кичергән сынавы да өлешчә аныкы. Әйе, китап бит ул кемгәдер булышырга тиеш. Якты дөньяны бизәүче авазларны ишетүдән мәхрүмнәр бер Гүзәл генә түгел.
Кибеттән сыек май белән ипи генә ала алган чаклар инде артта калган. (Ипи дигәннән, Гүзәл ипине үзе пешерә. Кайчан барып керсәң дә, яңа пешкән ипи исе аларда. «Хезмәте күп, әмма ипи – яшәү!» – ди ул.) Вакытын-да ике йорт алып барган. Икесен дә этеп екмаган: ирен дә, абыйсын да. («Мин дә ташласам, кемгә кирәк булыр иделәр?! Аларны кыйблага карату өчен байтак нервылар бетте. Ишетүем шуңа да начарланды», – ди.) Нуретдине бүген җигелеп дөнья көтә, рухи төшенке-леге узган – абыйсы да инде яңа йорт салып кергән. Кызларының берсе әнисенең хыялын чынга ашырып, Казан федераль университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Икесе дә инде кияүдә. Гүзәл белән ире өч онык сөяләр! Нигез җылысын да саклаган ул – читтәге туганнарының балалары, оныклары аларга кайтып йөри. Тагын бер зур шатлыгы – мәчет-кә йөреп, Коръән укырга өйрәнгән. Үзен, эчендәге куркуын, тартынуын җиңеп, китап укучылары белән очрашуларга чыгып киткән. Бөгелмәгә, Түбән Камага, Питрәчкә... («Очрашу алдыннан: «Безнең сөйләшү үзгәрәк булыр инде, сез миңа сорауларны язма-ча бирерсез», – дип әйттем», – ди. Сүз уңаеннан, әңгәмә алдыннан ул минем алга да иң элек кәгазь бите куй-ды – аңа бирәсе сорауларым иң элек ак кәгазьгә төште: шулай «сөйләштек».)
Әйе, болар барысы да зур уңыш, зур җиңү Гүзәл өчен. Әмма иң зур җиңүе – китаплары. Алар инде бер киштә:
«Түз, йөрәк!», «Ызандашлар», «Күңелнең дә үлчәме бар», «Кайту», «Җанкайларым»... «Ялгыз көймә» һәм «Зәңгәр кыңгыраулар»ы Татарстан Милли китапханәсенең иң күп укылган татар китаплары исемлегендә. Соңгы елларда китаплары иң күп сатылган автор дип тә аны атыйлар. Узган ел Гүзәл Галләмованы Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алдылар.
– Электрон почтама укучылардан бик күп хатлар килә. Минем язмышны сөйләгәнсең диючеләр дә бар. Рәхмәт, яратып укыдык, тагын языгыз, диләр. Шулар мине иҗаттан җибәрми. Инде бөтен жанрда үземне сынап карадым. Үзем нәрсә аңлыйм, беләм – шуны язарга тырышам. Күтәрергә теләгән темаларым шулкадәр күп, мин аларны язып өлгерә алмыйм. Кеше хәленә керә беләм, шуңа күрә үзем кичермәгәнне дә күңелемнән үткәрә алам. Китапка бер тотынсам, мин аны озак язмыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бик зур тырышлык биргән. Әни шундый иде – мин әни кызы. Максат куям икән, шуңа ирешмичә туктамыйм. Эш мыжгып торган җәй көннәрендә дә язам. Бакчада эшләргә чыгам да, күңелгә ургып фикер килә башлый. Йөгереп кереп, тизрәк компьютер каршысына утырам. Язып бетерәм дә, кире чыгып китәм – эш көтә. Бер минутны да исраф итмим. Тәүлеккә дүрт сәгатьтән дә артык йоклаганым юк.
Ишетмәү күңелдән шатлык хисен ала, ләкин аны шөкер итү хисе тулыландыра. Яңа туган һәр көнгә шөкер итәм. Алсуланып кояш чыкканны күпләр күрми – офыкка карамыйлар: торалар да дөнья мәшәкате артыннан чабалар. Ә мин аны көн дә күзәтәм. «Сөбханаллаһ, нинди матурлык!» – дим. Кичен Камада кызарып кояш бата: «Бүген дә мин исән-сау!» – дип куанам... Матурлык яратам шул. Инде 27 ел буе гөлләр үстерәм. Өй салып кергәч тә тотынган идем бу эшкә. Җиһазлар тиз генә барлыкка килмәде: зур чүлмәкләргә гөлләр утыртым да аларны әле бер, әле икенче җиргә күчереп йөрттем – шулай бушлыкны тутырдым, йортыбызны ямьләдем. Күп үрчетәм аларны, аннары өләшәм дә. Кирәкле кеше булу бик рәхәт! Ватсапта һәм телеграмда гөлләр турында канал алып барам. Кешеләргә почта аша да җибәргәлим... Тормышта авырлык кичермәгән кеше юктыр. Рухи дөньяң бөтен булмавы барысыннан да куркынычрактыр – рухи гариплектән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын. Язмыш белән килешеп яшәп ятыш менә. Бу дөньяда авырлык күрүең барыбер яхшылыкка – сабыр иткән саен савап җыясың. Аллаһы Тәгалә шундый сынау биргән икән, димәк, син шул юлны үтәргә тиешсең...
...Өйдә үзе генә булганда Гүзәл компьютерын кабыза да, «Зәңгәр кыңгырулар» җырын эзләп таба.
Ул клубта эшли башлаган елларда чыккан җыр бу. Әхсән Баян сүзләренә Фуат Әбүбәкеров язган көй.
«Мин аны беркайчан да тыныч кына тыңлый алмадым», – ди. «Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл / Бүләк иткән-нәрең истә гел. / Шуннан бирле, сине сагынганда / Кыңгыраулар чыңын ишетәмен». Гүзәлнең күңелендә авылдашы Алия апа башкаруында яңгырый ул, ә колагында... Колагында өзек-өзек авазлар: «У-ү-ү-ф-ф-ф-ч-ч-ч-сь-ш-ш, щ-ц-с-с-с…»
Фото: Яна Лабоскина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Чын,ихлас.Рәхмәт,автор.
0
0