Логотип
Арабыздан беребез

Дога  

Раилнең ул көндәге халәтен күз алдына китерү авыр түгел. Читләр генәме, үз-үзе шаккатарлык хәл – «мәчет төзим» дисен әле! Әле кайчан гына Аллаһ йортының ишеге кайсы якка ачылганын да бөтенләй белмәгән кеше!

Раилнең ул көндәге халәтен күз алдына китерү
авыр түгел. Читләр генәме, үз-үзе шаккатарлык хәл –
«мәчет төзим» дисен әле! Әле кайчан гына Аллаһ йортының ишеге кайсы якка ачылганын да бөтенләй белмәгән кеше! 

– Мин бу буш урында цехлар төзергә – үз эшемне ачарга җыендым. Токарьлык, агач эшкәртү эшенә тотынмакчы булган идем. Кәҗәләр дә үрчетергә иде исәбем. Цехка дигән материаллар да инде байтак алынган иде. Алар әле бүген дә ята – сатылып бетмәгән... Бер егет миңа бетон блоклар китерде. «Урыныгыз зур, иркен икән, монда нәрсә төзергә уйлыйсыз?» – ди. «Мәчет салам», – дим. Кайдан телемә килде, ничек әйттем бу сүзне – белмим! Үзем дә сизмәдем... «Ярый, андый ниятегез булып тотынсагыз, без дә булышырбыз», – ди бу. Аны озатып өйгә кердем дә уйга калдым. Мәчет төзим, дидем бит... Моңарчы күңелгә кергән уй түгел иде. Аллаһыдан ният алдым, димәк... «Кирәкми бернинди бизнесың. Җитмиме әллә сиңа?! Йортың, кәҗәң, тавыкларың бар», дигәндер... Тәвәккәлләдем. «Чынга аша торган эш икән – юлын күрсәтерсең, Ходаем», – дидем. Гаҗәп: бернинди киртә булмады! Кая, кемгә мөрәҗәгать итсәм дә, бар да уңай килеп торды...  

Ул көнне Раилнең халәтен күз алдына китерү авыр түгел. Читләр генәме, үз-үзе шаккаттырлык хәл – «мәчет төзим» дисен әле! Әле кайчан гына Аллаһ йортының ишеге кайсы якка ачылганын да бөтенләй белмәгән кеше!  

...Армиядән соң туган якларына әйләнеп кайтырга ашыкмый ул: диңгезче булып китә. Диңгезчелек буенча институтка укырга керә, югары белем ала. Ун елы диңгез-океаннар гизеп уза. Латин Америкасы, Аляска, Канада, Куба... Аларның балык тота торган траулеры барып чыккан һәм ул аяк баскан илләрнең кайберләре бу. Ә аннан туксанынчы еллар җитә. Илдә барысы да бутала... Әтисе авырып киткән Раилгә туган нигезгә кайтып төпләнергә туры килә. Төпчек балаларның язмышы шундый...  

Төпләнә дидем дә... Дәрьялар чиксезлегенә ияләшкән сәйяр җанны, илгизәр күңелне коры җирдәге тар кысаларга сыйдыру бик җиңел түгел бит ул. Аныкы да сыймый... Янәшәгә шундый ук дуслар җыела... Ахыры... Әйе, начар тәмамлана. Утырталар... Әйе, аның тормышында мондый хәл дә була. («Туганнан туган абыем район башлыгы урынбасары булып эшли иде ул чакта. Алып кала ала иде. «Утырсын, бәлки, акылына килер», – дигән. Дөрес эшләгән...») 

Иреккә 2000 елны чыга ул. Гомер китабының бер өлешен шул чакта яба. Элеккеге дуслар белән бөтен элемтәләрне өзә. Йортлар төзи башлый. Казанда, Әлмәттә, Чаллыда... «Моңа кадәр тотынып эшләгән эшем түгел иде», – дисә дә, бабалары, әтисе балта остасы булган кешенең бу һөнәргә кулы, күңеле ятып торуы гаҗәпмени?!  

Инде ничек итеп дингә килүе хакында. 

– Эшлекле дусларым арасында мөселманнар да байтак иде. «Ә нигә син җомга намазына йөрмисең? Җомгага бөтен ир-атлар да барырга тиеш», – дип аларның да әйткәләгәне булды. Ә аннан бер муллага йорт төзетергә туры килде. Аның белән соңыннан да аралашып тордык. Ул да: «Җомга намазына булса да мәчеткә кил әле», – дип чакырды. Баш тарта алмадым... 

Раил дөрес әйтә: йөрәгебезнең Ходайга кайчан ачыласын без беребез дә белми... Биш вакыт намаз укый башлавы белән «мәчет салам» диюенең арасы исә кул сузымы гына була.  

Һәм аның тормышында могҗизалар башлана!  

– Интернет-кибетләрдән арматура эзлим. Берсен таптым да, шалтыратам: «Миңа 16 миллиметрлы арматура кирәк иде. Метры ничә сум?» – дим. «Ә сезгә нәрсә өчен ул?» – диләр. «Фундамент өчен кирәк иде», – дим. Тагын сорау бирәләр: «Ә нәрсә төзисез?» – диләр. «Мәчет...» – дим. «Ә килеп карасак буламы?» – диләр. Чаллыдан бит бу! Кич килеп тә җиттеләр. «Санадыгызмы, күпме кирәк?» – диләр. Һәм... бушлай китерәчәкләрен әйтәләр! Күз алдына китерәсезме: интернет-кибеттән әйбер сайлыйсыз, ә аны сезгә бүләк итәләр. Хәтта кулыгызга китереп тоттыралар!  

Бер танышымның йөк машинасы бар. «Кирәк чакта мөрәҗәгать итегез, булышырмын», – дигән иде. Киров өлкәсеннән мәчеткә такталар алып кайта алмассыңмы, дип сорадым. Шоферы авырый икән – рульгә үзе утырып чыгып китте. Соңыннан сөйли: «Машинага документларым үзем белән юк иде бит. Бер урында, йөк машинасына узарга ярамый дигән билгене күрмичә, туры юлга кереп киткәнмен. Карыйм, каршыда – полиция хезмәткәрләре. Хәзер туктаталар, штраф салалар инде, дип уйлыйм. Үзем белгәннәремне укыйм... Ә алар, мин килеп җитәргә 10–15 метр калгач, машиналарына утырдылар да китеп бардылар!» – ди. 40 тонна кирпеч төяп кайткач та шаккатты ул. «Тәгәрмәчең шартларга мөмкин, дигәннәр иде. Ничек кайтып җитәрмен дип уйладым... Исән-сау кайтарып җиткездем менә. Кая барсам да юллар ачык – бу мәчетең нишләтә безне?!» – ди.  

Мәчет төзелеше белән бәйле могҗизаларны бик озак сөйли ала Раиль. Бер бабайның иң кирәк чакта 250 мең сум акча китереп бирүе әллә могҗиза түгелме?! Ә икенчесенең инде ике тапкыр: «Мин биргәнне берәүгә дә әйтмә, Ходай гына белсен», – дип, аның кесәсенә кырыгышар мең салып калдыруы? Пенсиядән өзеп җыйган акчалары бит... Интернет аша кайбер оешмаларга ярдәм сорап хатлар юллагач, берсеннән 300 мең сум акча килеп төшүе дә аның өчен могҗизага тиң. «Сезнең акчага үземнең 100 меңемне куштым да, плитәләр алдык. Исемегезне китапка кертергә телибез, сез ризамы?» – дип язган хатка җавап бирмәүләре дә... (Ә минем үземә Раилнең әнисе – 85 яшьлек Рәйсә апаның бөтен пенсиясен, оныклары калдырган сәдака акчаларын мәчет төзелешенә биреп баруы да могҗиза кебек тоела. Хатыны Гөлназның мәчет төзелешендә эшләүчеләрне ашатырга өлгерүе дә.)  

– Кемгә ышандым, кемнәргә өметләндем, берсеннән дә ярдәм күрмәдем, – ди ул. – Хәтта классташлардан да... Булышабыз дигән эшмәкәрләр дә булышмады.  Ярдәм гел көтмәгән яктан килә...  

Мәчет бик күпләрне үзгәртә. 

Менделеевскида туып-үскән бер ир-ат (җитәкче кеше!), узган җәй ял алып кайтып, бер ай мәчет төзелешендә эшләп китә. Бер көнне «үзем өчен» дип килә, икенче көнне – хатыным өчен», дип, өченче көнне – «әнием өчен», дип...  

Үзенең кул астында эшләүченең берсе – христиан егете – мәчет төзелешендә катнашканнан соң, ислам диненә күчәргә хәл итә.  

Бер ир-егет 52 яшендә генә дингә килә һәм иң беренче эш итеп «Хөсәен» мәчете өчен утеплитель ала. Озак та үтми йөрәк өянәгеннән кинәт вафат була. Аның белән ахирәтенә барасы догасы – тау кадәр ул дивар җылыткычлар мәчет ишегалдында үз чиратларын көтә.  

Тик мәчет төзегәндә бөтен шайтаннар шул урынга җыелыр дигән сүз дә бар. Төзелеш әлегә туктап тора, чөнки күршеләрнең берсе: «Син безгә кояшны капларга җыенасың. Тиешле булганнан, 30 сантиметрга безгә якынрак сала башлагансың», – дип тавыш чыгарган. Мәсьәләне хәл итү өчен, хәзер күршедәге ул участокны сатып алырга җыеналар. Моның өчен акча бирергә вәгъдә иткән кеше инде табылган. Йортын – имам йорты итеп үзгәртергә, бәрәңге бакчасы урынында хәләл балалар бакчасы төзергә хыялланалар (әлегә андый теләге булган ата-аналар балаларын Чаллыдагы хәләл балалар бакчасына йөртергә мәҗбүр.) Ә арттарак... анда парк булачак! Дөресрәге, аның бер өлеше инде бар: зәңгәр чыршылар, наратлар инде утыртылган. 

– Бистәбездә яшәүче әби-бабайлар бик борчыла, – ди Раил. – Узган ел бу эшкә алар бик ышанып бетмәде бугай. Нигезенә таш салырлар да туктарлар дип уйладылар, күрәсең. Җәй эчендә мәчетнең беренче каты күтәрелгәч, аларда да өмет уянды. Кулларын артка куеп, гел мәчет тирәсен урап китәләр. Аның янында торган тартмага да күпмедер акча салып калдыралар. «Шушы мәчеттән азан тавышы яңгыраганын ишетеп өлгерергә иде», – диләр. Елыйлар... Үземнең әни дә шулай дип елый... 

«Ә мин борчылмыйм. Мәчетне барыбер салып бетерербез – Ходай булышыр. Мәчетне бит ул төзи, без сәбәпче генә. Миңа шулай тоела», – ди ул. Иң зур ышанычы – «Татнефть» берләшмәсендә. Алар өметләндергән. (Хәер, нигә Раиль генә, моңа бөтен Менделеевск өметләнә!) Түбә астына кертергә, коммуникацияләр үткәрергә ким дигәндә 5-6 миллион сум кирәк әле. Ә мәчетнең эчке эшләре... аларын ул хатыны Гөлназ белән эшләп чыгарга да әзер! Ул инде барысын да уйлаган: мәчет белән янәшә цех төзиячәк, аны егетләргә арендага бирәчәк – анда ипи пешерәчәкләр. Хәләл балалар бакчасы да ачылса... Арендадан акча керә икән, мәчеттә ут һәрвакыт яначак, анда җылы булачак, су агып торачак. Теләгән кеше теләсә кайсы вакытта кереп намаз укый алачак. Әйе, йөрәкләрнең кайчан ачыласы Ходайга гына мәгълүм...  

– Гөлназ сезнең мәчет өчен күпме акча тотканны беләме? – дип сорыйм сак кына. 

– Аны мин үзем дә белмим, чутламыйм, – дип шаккаттыра ул. – Йортлар әле дә салгалыйм бит. Бар тапканым – мәчеткә, әлхәмдүлилләх... Дөрес, соңгы вакытта халыктан кергән акчаны язып барырга куштылар, берәр фетнәгә эләгә күрмә диләр. Сәдака бик чиста, нечкә әйбер бит ул. Кешеләр аның хакында белсә, ул пычрана кебек тоела миңа. Күптән түгел бер сәдакам турында бөтен кеше алдында: «Анда бит син дә булыштың», – дип кычкырып әйттеләр. Һәм ул сәдакам сулган кебек тоелды, йөрәктән рәхәте китте... Уң кулыбыз күпме биргәнне сул кулыбыз белмәскә тиеш бит. Дөрес, кайчак башкаларга үрнәк булу өчен әйтәсе дә килә.  

Тәрәзәгә карап тынып калабыз. Икебез дә бер үк нәрсә турында уйлый бугай: тиздән алар тәрәзәсеннән мәчет күренеп торачак. Манаралары 29 метр биеклектәге матур мәчет. Үргә урнашкан бу Аллаһ йорты борынгы бистәнең – Бондюгның күркенә әйләнәчәк. Иншалла! 

– Берничә ел элек миңа: «Син тиздән намаз укыячаксың, мәчет салачаксың», дисәләр, ышанмас идем. «Юк, бу реаль түгел», – дияр идем... Башкалар кебек мин дә дөнья кудым. Әни белән икәү 10–12 шәр баш мөгезле эре терлек – сыер, үгезләр асрадык. Иртәдән кара төнгә кадәр эштән кайтып кермәдем. Ә Аллаһы Тәгалә кешенең тормышын менә шулай да үзгәртә ала икән... Әмма үткәннәр өчен үкенергә, дөрес яшәлмәгән дияргә ярамый. Начарын, гомумән, искә төшерергә тырышмыйм. Аны искә төшереп сөйләсәң, бигрәк тә азарт белән сөйләсәң, барысы да яңара... Кайчак уйлый башлыйм да, әйтерсең, алар инде минем белән булмаган кебек тоела...  

Үзеңә үпкәли башласаң, бер туктамый үпкәләп утырырга, үткәндә казына башласаң, үзеңне юкка чыгарырга да була. Моның өчен сәбәпләр дә бар... Юлны һәрвакыт үзебез сайлыйбыз бит. Минем дә сайлау мөмкинлегем бар иде. Татар кызына да өйләнә ала идем, ә мин башка якка авыштым. Анысы бит барысын да рөхсәт итә иде... (Үзебезнең кызга өйләнсәм, әкрен генә, җай гына агар иде, бәлки, тормышым. Бер-береңә татарча дәшәр идең. Ә монда туган тел онытылып бетте диярлек.) Балалар туды, өйләнештек. Шушы юлдан киткәнгә күп нәрсә дөрес булмады да. Аллаһы Тәгаләгә бер генә юл алып бара, ә аңа янәшә юллар бик күп һәм аларның һәркайсының башында шайтан утыра, диләр... Кызларны миңа каршы котырттылар. Аерылыштык, әмма балалар хакына дип кабат кушылдым. Тик Розалина белән Римманы барыбер миннән аердылар... Римма Рязаньда яши, академия тәмамлады, тик сату эшен сайлады. Ә Розалинада анорексия... Мәскәүдә, Малаховның «Пусть говорят» тапшыруында да катнашып кайтты. Кызларым Аллаһы Тәгаләгә якынайса иде дип көн дә дога кылам. Кем белә... Әмма бөтен кешегә дә бу юл ачык түгел шул.  

Аннан Гөлназ белән очраштык менә. Очраштык та, бергә калдык... Аның да беренче никахы уңышлы булмаган. Минем арттан ул да, аның улы да намазга бастылар, шөкер. Тормыш шулай кызык ул... 

...Әйе, безнең алда торган юллар күп, әмма иң мөһиме: иртәме-соңмы аның дөресенә, турысына чыгудыр. Раил Хөсәенов бу юлга чыккан. Чыга алган! 

Ислам дине буенча, дога ул – кул күтәреп Аллаһыга ялвару, аннан нидер сорау гына түгел. Дога – ул яхшы сүз дә, кулның хәрәкәте дә, дога ул – баштагы фикер дә. Мәчет төзү дә – дога. 

P. S. «Мәчет төзергә уйласагыз, булышырбыз», – дигән рус егете Раилгә чыннан да булыша: ике КамАЗ төзелеш материаллары китерә.  

Гөлнур САФИУЛЛИНА 

Фото: Анна Арахамия 

 

Ирек хәзрәт НУРИЕВ,  
Менделеевск районы имам-мөхтәсибе: 
– Раил абыйның дингә басуы да үзенә күрә бер могҗиза аның... Мәчеткә килеп керде дә: «Хәзрәт, Аллаһы ризалыгы өчен мәчеттә эшлим әле», – диде... Аны хәзер моннан тартып та чыгарып булмый... Аннан бер көнне: «Хәзрәт, мин мәчет төзергә телим», – диде... Үзенә дип алган участокны мәчет төзелеше өчен бүләк итте. Узган ел Ураза гаете көнне «Хөсәен» мәчетенә нигез ташы салынды. Районыбызда 12 мәчет бар. Шәһәрнең үзендә моңарчы берәү генә иде, монысы икенчесе булачак... Раил абыйның бу эшкә тотынуы вакыйгага әйләнде – халыкны кузгатып җибәрде. Күпләр җәрия сәдакасы биреп калырга ашыга. 

...Кыямәт көнне сезне Аллаһ хозурына чыгарырлар ди пәйгамбәребез. Аннан әйтерләр: «Бармы бу бәндә тарафыннан рәнҗетелгән кешеләр?» Андыйлар бер рәт булып төзелер: «Әйе, ул безне рәнҗетте», – диярләр. Һәм алар, дога кылып: «Йә Рәссүлүллаһ, рөхсәт ит аның изгелекләрен үзебезгә алырга», – дип сорарлар. Аллаһ бу бәндәнең изгелекләрен – намазын, уразасын, зәкатен, хаҗын алырга рөхсәт итәр. Ә рәнҗетелгән кешеләрнең саны һаман бетмәс... Алар янә: «Йә Рәссүлүллаһ, рөхсәт ит үзебезнең начар гамәлләрне аңа тапшырырга», – диярләр. Аллаһ кабат ризалашыр. Инде бер аягы белән җәннәттә булган бәндә, шулай итеп, җәһәннәмгә эләгер... Ә җәрия сәдакасы чишмә кебек агып тора, кимеми. Мәчет төзелешенә өлеш кертү дә – җәрия сәдакасы бирү. Бу мәчет җимерелгәнче – тарихтан юкка чыкканчыга кадәр кешегә аның савабы килеп торачак. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар