Логотип
Арабыздан беребез

Чакрым баганалары

Һәркемнең тормышында җитә бу вакыт: артка борылып карап үткән юлыңдагы маякларны барлый, язмышыңны теге яки бу сукмакка ияртеп кереп киткән кешеләрне, вакыйгаларны искә төшерә, эш-гамәлләренә бәя бирә торган чак. Хәтернең үз үлчәме: кайчак ул озын-озак вакыйгаларны сәгать-минутларына кадәр оныттырмый, җетелеген уңдырмый, ә кайвакыт елларны да сандыгына бер мизгел итеп кенә салып куя. Хәтер сандыгы тирән: анда кемдер кайчандыр әйткән сүз дә, күңелгә килгән уй да, кемнәндер ишетеп калган фикер дә... саклана. Һәм аларның һәммәсе кадерле, чөнки бу синең күңел байлыгың! Әлеге сандыкны тутырырга гомер кирәк, ә бушатырга сәгатьләр дә җитә.
Бүгенге әңгәмәдәшем – Равия Гаяз кызы Мухина, Казан шәһәренең ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы.
«Тормыш – карурман, – ди ул. – Аны үтәр өчен юлыңда маяклар булырга, син кемнәргәдер таянырга, кемнәрдер сиңа ярдәм дә итәргә тиеш».

Беренче багана. Кайсы ел икәне истә түгел, 9 май – җиңү көне булуы гына хәтердә. Эштән кайткан әтисе өстәл янында утыра. Кырлы стаканга аракы салган, аның өстенә бер сынык ипи куйган. Равия бүлеп биргән ашта гаме дә юк: терсәкләренә таянган да, йөзен куллары белән каплаган – уйлары еракта-еракта... Әти­се кызына күрсәтмичә елый түгелме соң?! Елый... Алдын­дагы аш тәлинкәсе аның күз яшьләреннән мөлдерә­мә тулды бугай инде... Моның сәбәбен Равия бик күп еллар үткәч, үзе әтисе яшеннән узгач кына аңлар әле. Әниләренә 88 яшь тулган көннәрдә алар «Хәтер китабы» редакциясенең җитәкчесе Михаил Черепанов ярдә­ме белән архивлардан әтиләренә кагылышлы документларны юллап алырлар. Һәм менә нәрсәләр ачык­ланыр: 1942 елны Белоруссиядә әсирлеккә эләккән булган Гаяз ага. Германия, Франция, аннан кабат Герма­ния концлагерьларында иза чиккән. Фашист тоткынлыгыннан коткаргач, бер ай эчендә аны туган ягына – Кукмара районы Березняк авылына озаталар, мондый бәхет ул чакта кристалл чиста кешеләр өлешенә генә тигән, диләр. Күңеле тулы сер булган икән шул әтилә­ренең. Менә ни өчен ул укытучы булып эшләп торган җиреннән, гаиләсен алып, Урта Азия якларына чыгып киткән: бертуктамый район үзәгенә чакырып торуларның ни белән бетәсен, әлбәттә, чамалаган. Аннан сагынуларга түзә алмыйча, 12 елдан соң, кире әйләнеп кайткан. Менә ни өчен мәктәптә, сугыш ветераннарына багышланган стендта әтиләренең рәсеме булмаган... Яраланган, сул аягында өч кыйпылчык йөрткән. И-и, аның һава торышы үзгәрер алдыннан сызланулары... Сабантуй саен биш кызына биш яңа сандали, биш яңа күлмәк күтәреп кайтучы әтиләре иллесе тулуга бакыйлыкка күчә. Балаларны аякка бастыруның авырлыкларын да, алар китергән сөенеч­ләрне дә әниләре Разия апа берьялгызы күтәрә. «Иһ, әтиләре исән булса!» дигән уйның бу еллар эчендә ничәмә-ничә кабат бә­гырь­ләрне телеп үтүен ана кеше үзе генә беләдер...



Икенче багана. Беренче эш көне. Бөтен нечкәлекләре белән хәтердә ул! «Табиб булам»нан башка сүз белмәгән кызның хыяллары чынга ашкан сәгать. (Ә ул хыял әтисенең әрнүләрен бер кул сыпыруы белән генә алып таш-лыйсы килгән минутларда тугандыр). Медицина көллиятен «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган кызны 15 нче шәһәр хастаханәсенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Травматология бүлегенең ишекләрен ул язгы кояшлы матур иртәдә – 1 апрель көнне ачып керә. өстендә – шыгырдап торган ак халат. Аякта – үкчәсез туфлиләр. (Көллияттә ничек өйрәтсәләр, шулай – аның бүген дә авырулар янына үкчәле аяк киеменнән кергәне юк.) Ра­виягә беркетелгән палатада ятучы Камил исемле малай­-ның әнисе шул чакта беренче эш көне белән котлап кызга ап-ак чәчәкләр бүләк итә. Кайдан алган булды икән ул аларны андый иртә язда?! Чәч­кәләрнең бары ак төслеләренә генә гашыйк булуы, табиб­ларга иң зур бүләк чәчәк бәйләме дип санавы – шушы көннән.

Өченчесе. Язмышны үзгәрткән бер сүз. «Әйе» урынына «юк» дию. Аның үткәнендә монысы да бар. Ә бит барысы да шулкадәр матур башлана. Равия дус кызларына – кунакка, ә Ул туган авылына солдаттан кыска вакытлы ялга кайткан була. Егет кызны биергә чакыра. Һәм алар... гомер буе бер-берсен белгән кешеләр сыман сөйләшеп китәләр. Ә аннан кич буе авыл урамнары буйлап ай нурлары астында шигырь сөйләп йөриләр: берсе башлый, икенчесе дәвам итә.

Һ. Такташның «Мокамаен», Ф. Кәримне... Равиянең көннәре башта – солдат хатларын, аннан аның институтка сессиягә килер чагын көтеп уза. Армиядән кайткач, егет авылда төпләнә, мәктәптә балалар укыта. Ка­занга бер килүендә Ул аны туганнарына мәҗлескә алып китә. Кызны анда: «Булачак киленебез килгән», – дип каршы алалар. Мәҗлес беткәч, хуҗалар кунакларны озатырга урамга чыгалар, яшьләргә исә савыт-сабаны юа тору бурычы йөкләнә. Зөлфәтнең «Һаман яратам» җыры халык арасында таралган чак. Егет белән кыз да табын җыя-җыя парлап шул җырны җырлыйлар:
Ашыга күрмә, ялгыштан саклан, –
һаман яратам, һаман яратам!


Вәгъдә кебек яңгыраган сүзләр тынгы бирми колакта гомер буе чыңлар дип кем белгән?! Биш ел дуслашып йөргәннән соң Ул аның янына: «Әйдә, бергә булыйк!» – дип килә. «Риза!» – диясе урынга, иреннәр: «O мин табиб булырга телим...» – дип пышылдый. әти-әнисен ташлап аның авылдан китмәячәген белә торып әйтә. Сүзсез генә икесе ике якка атлыйлар... Нәкъ бер айдан аяз көнне яшен суккандай аның өйләнүе турында хәбәр килеп ирешә. Моңа ышанганчы язлар, көзләр уза. Ә аннан йөрәк түренә йозак элә дә бик күп еллар башка берәүне дә анда үткәрми... Аның әйбәт хатынга тап булуына, тәрбияле балалар үстерүләренә, матур гомер кичерүләренә сөенеп яши ул. Ә яшьләргә теләге бер Равия ханымның: «Мәхәббәттән баш тартмагыз! Яраткан ярларыгыздан аерылмагыз!»

«Кирәк!» сүзе дә тормышларны үзгәртә ала икән.

........... «Кирәк!» сүзе дә тормышларны үзгәртә ала икән. Монысы Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап (әйе, алты ел шәфкать туташы булып эшләгәннән соң керә һәм «бишле» билгеләренә генә укый ул анда) республика клиник хастаханәсенең кардиоревматология бүлегенә эшкә килгәч була.

Яшь табиб киләчәген йөрәк-кан тамырлары чирләре белән бәйләү турында хыяллана. Ә остазы, профессор Илдар Салихов исә шәкертенә: «Ревматик чирләр белән шөгыльләнергә кирәк, Равия», – ди.
– Ул чакта безнең авырулар клиниканың тугыз каты буйлап таралганнар иде. Күз, авыз-колак-борын авырулары бүлекләрендә, кан тамырлары хирургиясендә, урология, гинекология, онкологиядә... Аерым үзәк җиңел төзелмәде. Анда авырулар «табып» китерү та­гын да авыррак булды бугай. Өлкән шәфкать туташы Раилә Хәйдәровна белән Казанның 23 поликлиникасын йөреп, һәр табибка «шундый-шундый авыруларны безгә җибәрә аласыз», дип аңлатып чыктык. 40 кеше ята торган бүлектәге авыруларны дәвалаудан тыш, хәзер көн саен уртача 40-50 авыруга консультация үткәрәбез. Республика районнары һәм шәһәрлә­реннән генә түгел, тирә-күрше өлкәләрдән дә киләләр. Бер-ике ай алдан чиратка язылалар. Монысы, әлбәттә, куанычлы хәл булмаса да, авыруларның соңгы вакытта безгә тизрәк «килеп җитүләре» сөендерә. үзәгебез дә, авыруларыбыз да үзгәрәк: без һәр иртәне зарядка белән башлыйбыз (кем аякка басып зарядкага чыга алмаган, димәк, аның хәле авыр – мин иң элек шул авыру янына керергә тиешмен); бездә бар да бәйли, белмәгәне өйрәнә, хәтта ир-атлар да; бездә һәркем чигү белән мавыга; бездә тегү машинасы тора; бездә китапханә бар; бездә стена газетасы чыга; бездә... Буыннар гел хәрәкәттә булсын! Үз-үзеңне жәлләмәскә! Чирдән өстен булырга! Йөрәгем аларны кызганып елый, ә телләрем көн саен шушы сүзләрне кабатлый.

«Табиб өчен иң зур бүләк — чәчәкләр бәйләме», — ди ул.

Җыр – дәвалый диләр. Ревматология үзәгендә җыр дарулардан өстенрәк тә куелмый микән әле?! Мондагы авыруларны чир өйгә бикли, йөзләрен үзгәртә, баскычлардан атлап төшә алмас хәлгә китерә. Бала таба, бала үстерә, иргә ярарга тырыша торган яшьтә авырып киткән хатын-кызны күз алдына китерегез. Кул, аяк буыннары шешкәнлектән ул савыт-саба да, идән дә юа алмый. «Иртән өйдәгеләр эшкә киткән вакытта йоклаганга салышып капланып елап ятам», – дип әйтүчеләре күп. Җаннарында тынычлык булмыйча, дәвалавың уңышлы барыр димә. Шуңа күрә, бу авыруларны физик яктан гына түгел, психологик яктан да дәвалау кирәк. (Моңа хатыннары ятса – ирләрен, ирләре авырса – хатыннарын чакырып сөйләшүләр дә керә). Үзәктә ятучыларны җыеп ясаган җыелышлар (монысы да башка җирдә булмаган яңалык!) һәрвакыт күмәк җыр белән тәмамлана.
Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз.
Бар дөнья утында яныгыз,
Ялгызлык утында янмагыз!


Гимнга әйләнгән шушы көйдән башлыйлар да, икешәр сәгать туктамыйлар. Йөзләр үзгәрә, яктыра, күздә очкыннар кабына...
Аннан биюләр башлана. Кырык авыруның кырыгы да биеп чыкканчы тагын шуның кадәр вакыт уза... үзәк 7 нче шифаханә бинасына күчкәч, баш табиб: «Нинди проблемаларыгыз бар?» – дип, аларның хәлләрен белергә керә. «Баян кирәк безгә, карап кайткан идем, бәясе 42 мең тирәсе. Аннан сезнең актлар залында пианиногыз да буш тора икән...». Марат Наи­левич гаҗәпләнәбрәк тыңласа да, Равия Гаязовнаның үтенечен канәгатьләндерә. Дәүләт Советы депутаты буларак та, авыруларның мәнфәгатен тирәнтен аңлый торган кеше ул баш табиб!
........... Туарга хакы булган кебек, кешенең китәргә дә хакы бар. Нәселдән килгән яисә авыр чирләр аркасында кеше кисәк кенә дә вафат булырга мөмкин. Авыруның туганнары да аңласа икән моны! Авыруны югалтуны табибтан да авыррак кичерүче юк югыйсә.
– 29 яшьлек ул кыз безгә җомга көнне керде. Хәле авыр иде. Шуны аңлап, шимбә дә, якшәмбе дә янында булдым. Ә дүшәмбе көнне ул якты дөньядан китте. Йөрәге көчсез, зәгыйфь иде, чыдамады... Туганнары аның кисәк китүе белән килешергә теләмәделәр. Аннан соңгы 8 айны ничек яшәвемне үзем генә беләм.

... Ә бу хәл 15 ел элек булды. Эльвирага да 24 яшь кенә иде. Волчанка чире аны яшен кебек аяктан екты. Дүрт яшьлек баласы калды. Актык сулышларын алганда янына ирен һәм: «Соңгы сүземне аңа Сездән башка әйтә алмыйм», – дип мине дә чакырды. Кулымны кысып тоткан килеш иренә: «Мин китәм, әйбәт хатынга өйлән, улыбызны ятим итмә инде», – диде дә өзелде. Аның җидесен үткәргән көнне, бәлеш күтәреп, чәчәк тотып яныма әти-әнисе килде. Әле дә күз яшьләрсез искә төшерә алмыйм. Аңлаулары өчен мин аларга гомер буе рәхмәтле!
........... – 8 Март, әниләр көне искиткеч бәйрәмнәр. Ә кайберәүләр өчен – үзәгөзгеч... Кызганычка каршы, һәр хатын-кыз, ир хатыны, ана, дәү әни булу бәхетенә ирешә алмый. Бу – язмыш. Кайчакта өметләр киселүгә яшь чакта ясалган катлаулы операцияләр дә сәбәпче. Туганнарымның балаларына рәхмәт, сизгерләр, йөрәк ярасына дәва табалар. Бәйрәмнәрдә башта мине, аннан гына үз әниләрен котлыйлар.
Ялгыз кешенең шәхси тормышы юк дип уйлап ялгышучылар бардыр. Ә аның дүрт кыз туганын, якын дусларын кая куясыз?! Берәр җиргә китсә: «Сез булмагач, монда күңелсез. Кулымны гына тотып торыгыз әле, Сез кагылгач сызланулар басыла», – дип каршы алган авыруларын?! Күңел дөньясын бай итү исә һәр кешенең үзеннән торадыр. Равия Гаязовна илле яшендә пианино сатып алган, музыка мәктәбенә укырга кергән. Йөзәргә өйрәнгән. Кышын чаңгыда йөри. Шигырь китаплары укырга ярата. Инглизчә камил сөйләшәсе, чит илләрдә тәрҗемәчесез аралашасы иде дип хыяллана...

........... Ана белән баланы бәйләп торган кендек җебе ахыргача беркайчан да өзелеп бетми торгандыр. Разия апага бүген 90 яшь. Дистә еллар инде ике күзе дә дөм сукыр аның. Олы кызы тәрбиясендә яши. Хәер, биш кызының бишесенең дә «әни» димәгән сулышы юк.
– Әнине бик еш үземә кунакка алып киләм, – моны дүртенче кызы – Равиясе сөйли. – Безнең рольләр күптән алышынды инде. Балачакта ул безне сыйлаган кабартмаларны хәзер мин аңа пешерәм. Ул килгәч куйган камырымның уңмаган чагы юк! Иртәнге чәй өстәле әзерлим дә, «уянмаганмы икән?» дип аны барып карыйм. Ана кечкенә сабые абынмасын, егылмасын дип ничек курыкса, мин дә әни өчен шулай борчылам.
Табын артында үткәннәрне искә төшерергә яратабыз. Әни гел... укучылары турында сөйли. Исемнәрен, холык-фигыльләрен хәтерли! Березняк авылы мәктәбендә укытканда, һәркөнне диярлек ул үзенә төшке ашка дип алган ипи кисәген гаиләләре бик авыр хәлдә яшәүче Рашил исемле малайның партасы эченә куя. Рашил абый инде вафат, тик без авылга кайтканда ул гел елый-елый әнигә шул бер кисәк ипи телеме өчен рәхмәт укый торган иде...
........... Күңел сандыгы тулы. Юк, бушамады, җиңеләйде генә. Ап-ак халаты Равия ханым өстендә җете дә ак булып күренә. Күңел аклыгы да өстәлгәнгә күрә шулай ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар